Серле янгыннар

Серле янгыннар

(Булган хәл. )

Бу вакыйгалар минем туган авылымда үткән гасырның 70нче еллар урталарында, без тырышып-тырмашып «нык үскән социализм» төзеп яткан чорда булды.

Хәтердә, матур җәйдә атна саен диярлек, кайбер атналарда хәтта икешәр тапкыр 600дән артык хуҗалыклы авылның әле бер очында, әле икенче очында янгыннар була башлады. Беренче чыккач, халык моңа әллә ни гаҗәпләнмәде дә кебек. Хуҗасы саксыз булып, йә мунчасын кызурак яккандыр, йә сүнеп бетмәгән көлен абзар-кура тирәсенә түккәндер, диделәр. Инде мондый хәлләр ике, өчтән узгач, юк, монда нәрсә дә булса бар, йә яшьләр клубтан кайтканда шаяргандыр (янгыннар төнлә була иде), йә иминият акчасын алу өчен хуҗасы иске, сәләмә каралтысына үзе төрткәндер, ди башладылар. Шулай да, безнең кешеләре бигрәк тә ике нәрсәдә бердәм: берәүдә мәет булса, дәррәү аның кайгысын уртаклашып, җирләшергә, сәдакасын бирергә баралар; чыкса, чиләк-балтасын, сәнәк-көрәген тотып, кем мотоциклын пырылдатып, кем арбасына сулы мичкә куйган атын дулатып, ә күпләр җәяү янгынга чабалар иде. Шулкадәр күп булса да, шөкер, үлем-китем булмады. Дөрес, берәүнең абзарда ике бозавы, дистәдән артык тавыгы, шулай ук күпләрнең кышлыкка дип җыелган печән, терлеккә дип әзерләнгән бөртек, фуражлары да яна.

Янгыннар биштән узгач, кешеләр гаҗәпләнүдән аптырауга күчте. Төрле имеш-мимешләр тарала башлады. Берәүләр, бу янгыннар һич очраклы түгелдер, йә үчләнеп, йә кызыкка санап, ут салып йөри булса кирәк, дисәләр, икенчеләре, авыл Советы идарәсе, милиция нәрсә карый, нигә алар көнозын эшләп арып-талып кайткан, йокыга талган халыкның тынычлыгы, иминлеге турында кайгыртмый, дип ризасызлык белдерделәр.

Билгеле, янгыннарның болай ешаеп китүе авыл җитәкчеләренең дә йокысын качырды, пошаманга салды. Алар иң элек зур исемлек төзеде, анда исә җинаять кылырга сәләтле кешеләр: шәһәрдән кайтканнар, төрмәдә булганнар, эчкечеләр, элек вак-төяк урлауда тотылганнар кертелгән. Аптырагач, урамнарда төнге кизү оештырдылар. Ләкин аның файдасы булмады.

Тиздән, күрше күршедән, дус дустыннан эченнән генә булса да шикләнә башлады, янәсе, ут салучы ул түгел микән. Төнлә түгел, көндезләрен дә йә урамда, йә почтада, кибеттә берәр дус, танышын очраткач, элеккечә хәл-әхвәлләрен сорашканчы, бу ут салып йөрми микән, дигән шайтани уйлар баштан йөгереп уза башлады.

Төнлә тәһарәт алырга яисә йомыш белән бәдрәфкә, тышка чыгарга куркыта, шикләндерә башлады. Ә бер көнне көндезге уннарда хатыным өйгә бөтенләй сулышы кабып, төсе китеп чабып керде: ул тавык чеби чыгармаган микән дип карарга менгән дә, йөрәге ярыла язган.

– Абзар башында кемдер йоклап ята, – диде ул, көч-хәл белән.

Шунда ук балта, сәнәк тотып абзар башына менеп киттем. Чыннан да анда утырган тавыктан ерак та түгел кемдер бөгәрләнеп йоклап ята иде. Мин аны шунда ук танып алдым – күрше авылныкы, кичтән күршебез урман каравылчысына килгән, сыйланган, тик нигәдер аларда кунмаган, безнең абзар башын сайлаган. Анда ул баскычсыз менгән, тәмәке тартып ничек ут чыгармаган? Ходай саклагандыр инде.

Билгеле, хатынның өнен алган бу сәрхушне милиционер да тикшерде, сораштырды. Ул безнең авылга кичә иртә белән генә килгән, көнозын урман каравылчысы белән урманда утын сайлап йөргән, аннан кайткач, кичен алачак утынны шундый яхшы «юганнар», төнлә ничек безнең абзар башына эләгүен дә хәтерләми икән…

Ә янгыннар һаман туктамый, әле берәүнең мунчасы, әле берәүнең абзары яна. Ниһаять, авыл җитәкчеләренең үзләренең башларына килдеме, әллә берәрсе әйттеме, авылга керү юлларына (алар уннан артык) куярга булалар. Ут төртүчеләр безнең авылныкылар түгел, моны читтән килүчеләр эшли, авыл кешесе ут салса, үзенеке дә янарга мөмкин бит, диләр. Ләкин кызу урак вакытында каравылга кемнәрне куярга? Ир-егет укытучыларны! Кыш буе «җиңел» эштә булып, хәзер ике ай ял итәләр. Карар бирелде – эш башланды. Мин дә укытучы идем. Дөрес, яшем дә өлкән, колакка да саграк идем. Миңа иптәшкә яшьрәк тә, көчлерәк тә (сабантуйларда көрәшләрдә катнашкан) физкультура укытучысы Әсхәтне куйдылар.

Әсхәт белән саланың көнбатыш ягыннан чуаш авылына бара торган юлга каравыл торырга киттек. Кулда озын, таза күсәкләр. Караңгылыкка күзләребезне текибез. Алдагы арыш басуы җилдән әкрен генә тирбәлә. Вакыт-вакыт аның арасыннан безгә таба кемдер килә кебек. Каравыл торуыбыз тыныч кына узды. Алай да, ике вакыйга булып алды. Төн уртасында газик килеп туктады, колхоз рәисе уяулыгыбызны тикшереп йөри икән. Ул китеп озак та үтмәде, бездән ике йөз метрдагы район үзәгенә баручы юлда ыгы-зыгы, тавыш купты. Башта аннан бик кызу тизлек белән зур, авыр йөк машинасы элдертте, аның артыннан ук мотоцикл, җиңел машиналар чапты. Без соңрак белдек: йөк машинасында Казаннан урып-җыюга килгән шофер авылыбызның бер кәнтәен якындагы урманга «табигать белән ләззәтләнергә» алып бара икән.

Ә инде авылда шулай күп янгын булуның сере күп еллардан соң барыбер ачылды. Бу турыда ул кеше кемгәдер үзе сөйләгән. Сәбәбен берәүләр төрмәдә утырганда (ул көчләү өчен берничә ел утырып чыккан) аңа шулай кушканнар, икенчеләре көнчелектән төрткән диделәр. Дөресен үзе белгәндер дә, Ходай гына беләдер.

Шул җәйдән бирле, Аллага шөкер, зур янгыннар булганы юк, була да күрмәсен. Алга таба да булганына шөкер итеп, тыныч, мул, бәла-казасыз тормышта яшәргә насыйп итсен Ходаем.

Сәлихҗан ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

 

Комментарии