- 29.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Синең тагын бер ай гомерең калды…
Соңгы арада, дөресрәге бер атна элек, Фирүзә үз-үзе белән сөйләшергә гадәтләнеп китте. Сары йортка китәргә вакыты җиткән дип ялгыша күрмәгез, аның бу гадәтен бүлмә уртасында торган караватында утыручы аю-Мишуткасыннан башка берәү дә белми иде. Читтән караганда, аннан да бәхетле кеше юк сыман: һәрчак каядыр ашкына, иреннәрендә елмаю, шат күңел белән яши. Күзләре дә очкын чәчеп тора кебек… Әйе, күзләр алдый белми. Хәтта бик нык тырышсалар да.
Ә ни өчен читтән булса да бәхетле күренмәскә тиеш ди әле ул?! Бүгенге тормышы, Аллага шөкер, барысы да уңай бара: яраткан эше бар, әти-әнисе, туганнары исән-саулар, янәшәсендә менә дигән дуслары, бер айдан кияүгә чыгачак…
Янәдән эчке тавышы сүз ала: «Синен тагын бер ай гомерең калды…»
Тәрәзә янында басып торган кыз янә үзе белән бәхәскә керә. Ни җитми сиңа, Йөрәк?.. Кемне көтәсең? Ә өмет дигәннәре сүнми – аның бит әле бер ай гомере бар.
Әнисе белән бик озак киңәшкәннән соң кичә Фирүзә Фәриткә кияүгә чыгарга ризалык бирде. Фәрит начар егет түгел, иң мөһиме – ярата ул кызны. Билгеле, Фирүзәдән дә шуны көтә, тик кыз өзеп кенә «яратам» сүзен әйтергә ашыкмый. Егет туй белән ашыктырмас иде дә, яшь гаиләләргә район үзәгеннән ташламалы бәягә фатир бирелү вакыты бетеп килә икән шул. Ә бу – алар өчен бик яхшы шанс. Инде бит елга якын очрашалар, әгәр бөтенләй хисләре булмаса, шуның кадәр йөрмәс иде, тора-бара яратыр әле дип уйлады ул. Фирүзәнең уңай җавабына ышанып бетмәсә дә, беткән баш беткән дип, кызның кулын сорарга барды.
Шушы бер айны Фирүзә бер тән ике җан итеп үткәрде: бер өлеше аның тәнендә йөрсә, икенчесе өмет иде. Никадәр тырышса да, үзенең тәүге чып-чын мәхәббәтен, Тәфкилне оныта алмады кыз. Тырышмады түгел, тырышты. Билгеле, аны онытам дип, очраган берәүнең куенына ашыкмады. Шулай да очрашып йөргән егетләре булды аның. Тик берсен дә ярата гына алмады. Ә Фәрит белән ничектер үзеннән үзе очрашып кителде инде шунда. Тик ярата алырмы ул аны, монысын белми әле.
Тәфкил белән бер урамда яшәде алар. Икесе урамның ике башында яшәсәләр дә, мәхәббәт дигәннәре аларны тоташтырды. Тәфкил кыздан бер яшькә өлкәнрәк иде.
Әле дә хәтерли Фирүзә: кыз беренче атнасын «студентлар Казаны»нда кайнап, авылга кунакка кайткач, тәүге тапкыр озаткан иде аны Тәфкил. Озак очрашмадылар да бугай, ни сәбәпледер аралары суынды. Бу өлешен әллә хәтерләп кенә бетерми, әллә чынлап та ни өчен аралары өзелгәнне белми кыз. Шуның белән шул! Тик мәхәббәт бөреләнер өчен бу җитә калды. Инде өч ел үтүгә карамастан, һаман йөрәгеннән чыгарып ата алмый әле ул аны. Бер урамда торгач, тагын да кыенрак: бер күренмәсә, бер күренә егет. Кайвакыт «ул да онытмаган» дигән уй да биләп ала кызны. Күрешкәндә күзләре күздән аерыла алмый. Әллә Фирүзәгә генә шулай тоеламы?
Ә бүгенгә ул бер тән ике җан булып яшәвен дәвам итә. Өмет көн дә тәрәзәдән күзен алмый: бәлки Тәфкил үтеп китәр… Куллары бик еш телефонга үрелә – ә анда сабый бала сурәте генә экраннан аңа карап елмая. Тәфкилдән бер хәбәр дә юк. Югыйсә, Фирүзәсенең кияүгә чыгасы хәбәрен ишеткәндер бит инде?! Моның белән шулай тиз генә килешәме икән? Ә ул бит аңа: «Без барыбер бергә булачакбыз!» – дип вәгъдә биргән иде!..
Ике атнасын шулай уздырып җибәрде. Инде Өмет дигәннәре дә хәлсезләнә – үлеме килүен сизә күрәсең. Белә торып, күрә торып үтерәсе дә килми. Тик башлап сөйгәненә хәбәр салырга кыюлыгы җитеп бетми, хәер, «ярәшелгән кыз вөҗданы» да моңа рөхсәт бирми, билгеле.
Тагын бер атна… Өметнең бер дә үләсе килми, ул соңгы тапкыр талпынырга карар кылды: Фирүзә Тәфкил белән еш очрашкан урынга китте. Бәлки ул да монда килер дигән уй яшәтә иде өметне. Тик берәү дә юк…
Бүген Фирүзәнең туе. Бер яктан бик бәхетле көн бу. Икенче яктан, бүген матәм көне. Бүген аның өмете вафат булды, юк, батырларча һәлак булды. Фирүзә аны үзе таптый-таптый күмде. Нәкъ җырдагыча, ясин чыкты.
Туй күлмәгеннән басып торган кызның күңелендә нинди давыл котырганын берәү дә белмәде. Ә ул соңгы чиккәчә Тәфкиленнән хәбәр көтте. Әгәр ул менә хәзер Фәрит бу бүлмәгә килеп кергәнче: «Матурым, мин сине сагындым!» дисә, бар дөньясын ташлап, аның белән китәргә әзер иде. Тик могҗиза булмады, өмет терелмәде.
Туй машиналары кычкырта-кычкырта капка төбеннән кузгалган вакытта Фирүзәнең караватында гына ниндидер җанлылык булып алды: аның онытылып калган телефоны бар көченә, тырыша-тырыша, хуҗабикәсен чакыра иде. Экранда бер генә сүз – Тәфкил. Шушы көнгә кадәр Фирүзәнең берәү дә белмәгән эч-серләрен саклап килгән аю-Мишутка да көчсез иде бу минутта. Ә бит аның: «Биш минут элек кайда идең соң син?!» дип кычкырасы, бөтен дөньясы ишетерлек итеп кычкырасы килә иде…
Ә Тәфкил бу минутта, бар кыюлыгын җыеп, сөйгәненә бергә китәргә тәкъдим ясау өчен гудокларны саный иде… пип…пип…пип…
Әнисә ГАРИПОВА.
КФУ студенты.
Комментарии