Чак баемадым, малай

Чак баемадым, малай

(уены-чыны бергә)
Күптән очрашкан юк иде аның белән... Талантлы егет. Дистә еллар бергә эшләгәнбездер Сабир белән. Күптән күренгәне юк, исән микән дип, әле беркөн генә искә төшереп торган идем үзен. Уйлаганың беркөн алдыңа килеп басар диләр, хак икән. Лаеклы ялга чыккач, вакыт бөтенләй җитми башлады. Хатынның көен көйләп кибетләргә чабып вакыт бер үтсә, бакчада казынып икенче, дигәндәй. Таң ата да кич була, таң ата да кич була... Кая чабадыр ул вакыт.
Машинаны кызыл җирлек эченә олы «бишле» саны төшерелгән кибет янына туктатып, хатынны акча туздырырга кертеп җибәрдем дә, чиста кар кебек ап-пак «карлыгачымны» кузгалып китәргә җайлы урын булсын дип, якындагы нарат агачы төбендә торган әвен кадәр «Рено» машинасы янына чигереп куйдым. Аның хуҗасы да, минем кебек, «умартасын» кибеткә алып килгән, ахыры, машина эчендә бер ноктага төбәлеп, руль артында гамьсез генә утыра. Яңгыр яумаганга ай була, каян тапты икән бу кадәр пычракны бу адәми зат, дип, борын астыннан сөйләнә-сөйләнә, чыгып машина тәрәзәсен сөртә башладым. Аның бөҗәкләрен әйт син, машина килгәнен күреп торалардыр, югыйсә, килеп бәрелмәсәләр, миңа эш булмас иде... Теге машина эчендәге зат кабинасы аша үрелеп миңа карады да: «Һә-әй, әллә, замандаш, син Наил инде», – дип, ишеген шап итеп ябып, күрешергә ерактан ук кул сузып, янга ук килеп тә басты. Түгәрәкләнеп, картаебрак киткән диимме. Әрмәннеке кебек, дугаланып төшкән кылыч борынына элеп куйган кара кысалы күзлеге белән озак күрми торгангамы, башта танымыйчарак тордым... Кытыршыланып, катып киткән учына минем карандаштан башка нәрсә күтәрмәгән йомшак кулны кысып, ирләрчә күрешкәннән соң, очрашудан тәм табып, ахыры, гадәттәгечә үз хәлен сөйләргә тотынды. Ул бер сөйли башласа, туктатам димә. Тамагын кырып ала да кабат башлый. Сәнгать кешесе шулай була торгандыр инде ул. Мәктәптә балаларга җыр дәресләре дә биреп алды берара. Көйләр дә язгалады. Баян күтәреп концертлар куярга да йөрде. Тик ята торган кеше түгел Сабир. Фикер сөреше үзгәргәндә, синең хәл ничек соң, дип сораштыргалап ала. Тик син җыелып сөйли башлаганчы, ул үзе сөйли башлый.
– Малай минем хәлне ишеткәнсеңдер инде, фермер булып киттем бит әле, – дип башлады тормышы белән таныштырасы итеп. – Теге буталыш башланган елларны бар кеше дә бизнесмен булып беткән иде бит. Без дә булып алдык аны хатын белән, кешедән калышып буламыни? Төркия яки Мәскәүдән әйбер төяп кайтабыз да рәхәтләнеп базарда сатабыз. Тагын барабыз. «Челнок» иде безнең исем ул чорда... Шулай йөри торгач, кесәдә акча да барлыкка килде. Күп баласы булганнарга шәһәр читеннән җир бирә башладылар бит, шуны алып, йорт та төзи башлаган идем, төзелеш акчаны шәп кенә суыра икән бит ул, төзеп керергә аңа акча җитмәде. Ахыры сатып җибәрдем мин ул яртылаш төзелгән йортны. Котылдым. Акчаны тегесеннән сорап карыйм, монысыннан сорап карыйм, шул шытырдык нәрсәне. Кая инде, ул кадәр акча кем биреп торсын ди сиңа! Администрация хуҗасыннан кереп сорап карыйм микән, дип уйлаган чаклар булды. Танышлар бит... Шуңа керергә йөргән чакта урамда урынбасары Нәҗипне очраттым, хәлемне кыскача сөйләп аңлаттым моңа. «Кереп йөрмә, файдасы булмас, син болай ит, – ди бу миңа. – Фермерлык эшен җәелдерү өчен хөкүмәтнең саллы программасы чыкты бит, Сабир. Фермер булам дип теркәләсең дә, акчасын кулыңа алгач, шуңа сыерлар сатып алып, абзарыңа бикләп куясың. Берничә елдан алган әҗәтеңне алар белән җиңел генә ябасың. Эчеңне тишмәс берничә йөз мең акча. Менә сиңа «дельный совет». 
Ышандым бит. Тәки ышандырды. Каян ул чагында беләсең ди аңа кешеләр табып, фермерлык эшен ничек булса да районда җәелдерергә дип югарыдан план төшерелгәнен. Аның шәп «капкан» икәнен белгән булсаммы?! Канатланып, кирәкле кәгазьләрне җыйдым да. Сыерларны кайтарып абзарга яптым. Тик алай гына бетми икән бит аның мәшәкате. Ул сыерларга синең элек бер сыер белән бозау торган абзар ярамый икән. Унике баш бит алар. Алар бозаулыйлар да икән, җитмәсә. Малкайларга заманга яраклы утар төзергә туры килде. Ул сыерларны ашатып кыш чыгару өчен йөз утыз, йөз кырык түк печән сыйдырышлы сәндрә дә кирәк булып чыкты. Алардан алган кадәр өстәмә акча сәндрәле утар төзергә кереп тә китте. Әле ярый әти-әнинең миңа атап калдырган пай җире бар иде. Ул булмаса, булыр идең фермер, тот шымытырыңны. Былтыр шул җирдән йөз кырыкка якын түк печән чабып алган булсам, быел бары утыз сигез түк чыкты. Елы коры килде бит, күреп торасың. Яңгыры төшеп тә карамады. Печәннең түген быел өч меңнән сатып яталар әнә. Әле анысы-анысы... Бер елны өч сыерны иткә җибәрергә туры килде. Бозаулый алмадылар... Үтереп булмый бит инде, «кызыл галстук бәйләргә» туры килде утарда ук. Шуны гына көткәндәй, комиссиясе дә килеп төште. Сыерларның хәлен белү, дөресрәге, фермерлык эшенең торышын тикшерү икән килүләре максаты. Ишеткәнем бар иде, комиссия җаныңа тиеп бетерәчәк әле, дигәннәр иде аны. Бет белән бер алар. Санап карыйлар, кәгазьдә булганча сыер саны җитми. Кая куйдың да кая куйдың? Фотога төшерәләр, нидер язалар, суеп саткансың, акчаны кире кайтарасың, диләр. Каян барысын да белеп бетерәсең ди фермерлык эше нечкәлекләрен. Шул вакытта мал табибын чакыртып акт төзергә кирәк булган икән. Килер көннәрен белгән булсам, бер-бер хәл кылып куйган булыр идем. Күршеләрдән алып чыгып булса да күрсәткән була идем ул сыерларны. Соңыннан шулай итә башладым башлавын, ә ул чагында... Тора-тора өйрәнәсең икән аны. Шомарасың. Ә ул вакытта шомарып бетмәгән идем бит әле. Прокурорга да барып аңлатып карыйм, хакимият чиновникларына да кереп аңлатам, депутатларга да аңлатам, мин бит фермерлык эшемне туктатырга җыенмыйм, дим. Бераз вакыт бирегез, тулыландырам мин сыер башын, дим. Юк, тегеләрнең үз туксаны туксан, акчаны кайтарасың! Булмаган акчаны каян кайтарыйм мин аларга? Калган сыерларны алып китегез, дидем. Аермасын ничек тә кайтарырмын, дим. Фермерлык эшеннән алай тиз генә котылып та, тиз генә ябып куеп та булмый икән. Ахырда үзебезнең Дәүләт Советы депутаты Галимханга барып, хәлне аңлаткач, ул эшне җайга салырга булышты. Рәхмәт инде аңарга. Шулай итеп, тиз генә баеп китә яздым мин, малай, фермер булып. Ахырда яптым мин фермерлыкны. Әмма баеп булмады. Яңадан аяк тыгаммы соң ул программа дигән нәрсәгә, язмасын! Әле менә шул калган берничә сыерның сөт-маен сату нокталарына урнаштырып йөрү белән мәшгуль. Хатын белән кыз урнаштырырга кереп киткән иде. Хәзер дә шул сыерлар белән инде. Әле бит сәнгатьне дә калдырган юк. Узган атнада Казанда берничә җырым белән конкурста катнашып кайттым. Призлы урын да бирделәр. Конвертын да өстәп биргәч, гел күңел булды. Иш янына куш бит ул... 
Үзеңнең хәл ничек соң?! Бергә эшләгән кешеләрне күргән бармы? Гел үзгәрмисең син, кордаш, балыкка да төшеп утырасыңдыр әле. Эх, кызыгам мин шундый кешеләргә, бер балыкка төшеп, суга, кармакка карап утырасы иде... Елга да бакча башыннан гына челтерәп ага югыйсә, юк, вакыт юк. Менә бу машинаны да кредитка алган идем. Әле анысын түләп бетерәсе бар. Йә, ярый, хуш иттек, әнә минекеләр «баеп» чыгып килә. 
Ул машинасына кереп утырды да стартер ачкычын борды: «Эш көтә, дускай, эш! Югалма! Шулай очрашып торырга язсын!» – дигән сүзләре машинасы артыннан бераз эленеп торды да һавада эреп югалды. Эшләгәндә шундый иде Сабир. Үз гозерен сөйләр иде дә ишекне шап итеп ябып чыгып китәр иде. Синеке хет янсын шунда дөрләп. Үзгәрми шул кеше, үзгәрми. Тормыш үзгәртә диләр, үзгәртер бар. 
 

Нәфис ӘХМӘТ

Комментарии