Абый дияргә тиеш!

Менә җәйнең дә актык ае үтеп бара. Бакчадагы җиләк-җимешләрне җыеп, эшкәртеп урнаштырып куйдык инде. Соңрак өлгерә торганнары гына калып тора. Су сибү, чүп утаулар кимеде. Бакча күршеләрең белән бер-береңә кереп сөйләшеп утырырга да вакыт кала. Сул як күршедәге бабай безгә кереп озаклап сөйләшеп утырырга ярата. Менә бүген дә тамагын кыра-кыра бакчабызга килеп керде дә: «Әйдә, күрше, җитеп торыр, эш качмый ул, бераз сөйләшеп утырыйк әле», – дип, үзем ясап куйган урындыкка барып утырды. Нишлисең, күрше хакы – тәңре хакы, диләр бит, янына барып утырдым инде. Хәл-әхвәл сорашып алгач:
– Кара әле, күрше, минем башка бер уй төште бит әле, син ничегрәк әйтерсең, тыңлап тор әле, – дип, үзенең уен сөйли башлады. 
– Менә күрше, мин бит инде сигезенче дистәне тутырып киләм, яшь бара, малай-шалай түгел. Үзең күреп торасың, бер дә тик торган юк, һаман эштә дигәндәй, кулдан килгәнчә эшлим. Ә карчык миңа әледән-әле, Хәйбулла, тегене тегеләй ит, моны болай ит, дип эш кушып кына тора. Ярар, эш кушсын ди, мине малай-шалай шикелле итеп, Хәйбулла-Хәйбулла дип кенә тора. Үзе миннән өч яшькә кечерәк. Значитсо, ул миңа хәзер Хәйбулла абый дип әйтергә тиеш. «Хәйбулла абый, менә бу эшне эшлә әле?» – диеп сораса, бүтәнчәрәк булыр иде. Авылда торганда алар безнең күршеләр иде. Ул миңа гел абый диеп кенә йөрде. Уйнарга дип минем яныма килсә, мин аны калдырып, малайлар янына китә идем. Армиягә киткәндә: «Хәйбулла абый, исән-сау хезмәт итеп кайт», – диеп, капка төбендә озатып калган иде. Ул вакытта ул тузган чәчле, чикерткә шикелле тиктормас кызчык иде. Өч ел флотта хезмәт итеп кайтканчы, буйга үсеп, чибәрләнеп киткән, алыштырып куйганнар диярсең. Сиңа гына әйтәм, ул минем өчен әле хәзер дә чибәр, әллә ни үзгәрмәгән дә шикелле. Авыл клубына кичләрен бергә йөрдек, кайтканда да бергә кайта идек. Капка төбендә таң аттырган вакытлар да булды. Яшьлек бит, күрше, үзең беләсең. Ул миңа кияүгә чыкканчы, Хәйбулла абый, диеп йөрде. Никахлашкач кына Хәйбулла дип әйтә башлады. Әнә, әнә, ул бит Хәйбулла дип кычкыра, югалткан. Ярый, күрше, мин китим, берәр эше бардыр.
– Тукта әле, күрше, син карчыгыңнан үзеңә «абый» дип әйттерә күрмә, үпкәләр, дим.
– Юк инде, күрше, мин болай гына, шаярып кына әйттем. Инде 56 ел бергә тормыш иткән карчыгыңа андый сүзләр әйтү ярыймы соң. Әле исән-сау бергә-бергә озак еллар тату, бер-береңне хөрмәтләп яшәргә язсын. 
Күршемнең сүзләренә мин дә кушылам. Озак еллар бергә гомер иткән парларга исәнлек-саулык, яшь гаиләләргә озак еллар тату-тигез гомер иткән әти-әниләреннән үрнәк алып, балалар үстереп, оныкларын сөяргә язсын дигән теләктә калам.
 

Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии