Сагыш

Урта мәктәпнең 9нчы сыйныфында укып йөргән чак. Күршегә башка авылдан әнисе белән Камилә исемле кыз күчеп килде. Ул 8нче сыйныфка бара иде. Дуслашып киттек. Бергә-бергә мәктәпкә йөреп, уку елын уңышлы гына тәмамладык. Җәйге каникул башланды. Камилә белән еш кына районга, алдагы уку елына дәреслекләр алыр өчен барып йөри башладык.

…Бәлки, барысы да шул чакта ук башлангандыр?

Камиләнең яшь әтисенең улы, ягъни үги абыйсы бар иде. Яңа гына Казаннан операциядән кайтып төшеп, ул да район хастаханәсенә бәйләвечләрен алыштырырга йөри иде. Менә шул күрше егете – Фәндүс, кай җире беләндер үзенә җәлеп итте. Бер карасаң, искитәрлек буй-сыны да, төс-кыяфәте дә юк үзенең. Сары бөдрә чәч, сипкелле йөз, уйчан-моңсу яшькелт күзләр, очып китәргә җыенган коштай өскә күтәрелгән сары кашлар, төз борын, кабарынкы юка иреннәр…

Ә ныклап танышу соңрак булды…

Ул мине “Башсыз җайдак” исемле кинога чакырды. Фильмны юньләп карамадым да кебек. Чөнки аны янәшәмдә тою зур бәхет иде. Шул көннән соң еш очраша башладык. Тик көннәрдән беркөнне Фәндүснең Казанда институтта укыган абыйсы кайтып төште. Шуннан аны алыштырып куйгандай булдылар. Янәшәмнән узып китә, тик “исәнме”дән башка сүз әйтми. Бактың исә аңа абыйсы: “Миңа синең йөргән кызың ошамый”, – дигән икән. Миңа ул сүзләрне ишетү бик авыр булды. Ләкин Фәндүс: “Аның фикере минеке түгел ич, син миңа ошыйсың, шулай булгач, игътибар итмик”, – дигәч, тынычлангандай булдым. Тик барыбер дошман сүзе безне аерырга сәбәп булган икән. Мәктәпне тәмамларга ай ярым вакыт калганда, без инде очрашканда “исәнмесез”дән башка сүз катмый идек. Кем белә, бәлки, моңа сәбәп минем аның тәкъдименә көлеп: “И Фәндүс, миңа 17 дә юк ич әле, нигә сиңа сабый бала?!” – дигән җавабым булгандыр. Бәлки, ничә еллар дуслашып йөргән иптәш кызымның кара гайбәтедер…

Урта мәктәп, сынаулар, сабый чак – бар да артта калды. Зур тормыш юлына аяк бастым. Казанга килеп, авиация заводына эшкә урнаштым.

Эшли башлап, бер ай узуга, безне урып-җыю чорында командировкага җибәрделәр. Туган авылымнан 12 чакрым ераклыктагы бер авылга – “Путь Ленина” колхозына килеп урнаштык. Кызлардан икәү генә булып, безне авыл апалары белән ындыр табагына эшкә билгеләделәр.

Эш гөрләп бара. Көн артыннан көн уза. Тик көтмәгәндә, ындыр табагында аны очраттым. Фәндүс юл төзү бүлегендә эшли иде, ниндидер йомыш белән колхозга килеп чыккан.

– Мине килеп алгала әле. Ара якын, тик иртәнге җидедән кичке җидегәчә эшләгәч, арыта, җәяү кайтасы килми, – дидем аңа.

– Ерак юлга җибәрмәгәндә, килгәләрмен, – диде ул.

Без кабат очраша башладык. Ул мине килеп ала, иртән эшкә озата иде. Тик бу юлы да бәхет кояшы озак елмаймады. Фәндүс бик озак югалып торганнан соң, үзенең туган көнендә килеп чыкты. Без иптәш кызым Флүрә һәм Газиз исемле егет белән аның машинасында урам әйләндек тә, тегеләр төште, мине Фәндүс кулымнан тотып калды.

– Әйтер сүзең бармы әллә, Фәндүс?” – дидем.

– Әйе, Рәзилә, мин бүген синең янга соңгы тапкыр килдем” – диде ул.

Сискәнеп аның күзләренә карадым. Алар уйчан да, моңсу да иде.

– Ни дигән сүз бу, Фәндүс? Ни булды?

– Берни дә юк. Күңелем сизә, без бергә була алмабыз, – диде ул җавап итеп.

– Ни сөйлисең син? Шуны әйтер өчен генә килдеңмени?

– Әйе. Я бүген, яки беркайчан да дип килдем. Аңлый алмадым мин сине. Яратам да, яратмыйм да кебек… Тик син гаепле түгел, Рәзилә. Без бергә була алмыйбыз…

Мин елап, аның иңнәренә капландым.

– Нигә, ни өчен?!

– Сәбәпләрен әйтә алмыйм. Үзеңә авыр булачак.

– Их, Фәндүс, нигә генә күрдем сине?! Нигә сөйдем?! Гомер сукмакларыбыз бергә кушылмагач!

– Хуш, Рәзиләм, хуш, бәхетле бул!…

Без шулай аерылыштык. Кем уйлаган ул чагында мәңгегә аерылышырбыз дип.

…Ул хәбәрне мин командировка тәмамланып, аз сроклы ялга авылга кайткач ишеттем.

– Фәндүс Казанда больницада бит әле, операция ясаганнар, өч тәүлек наркоздан айный алмый яткан, – дип язган абыйсы. – Син күрмәдеңме? – дигән сораулар белән күмеп, әтисе мине телдән яздырды.

Мин тиз арада Казанга киттем.

Әйе, больницага бардым. Бер генә дә түгел. Ул анда сентябрьдән-ноябрьгә кадәр булды. Ул вакытта да мин Фәндүсем бердәнбер көнне мәңгелеккә күзләрен йомар да бу якты дөньяны, мине мәңгелеккә ташлап китәр дип һич уйламаган идем.

Бу хәл соңрак булды. Әле дә хәтеремдә: 1983 елның 28 августы. Тышта чалт аяз күктә җирне мең төрле нурга күмеп, кояш көлә. Тулай торакта эшкә барырга әзерләнәм. Бүлмәдәшем Рәисә хат алып керде. Авылдан. Сеңлем яза. Укыйм. Башта хәл-әхвәл сорашу. Аннары яңалыклар. Өч-дүрт сүздән торган кыска гына бер җөмлә: “Фәндүс абый үлде бит. 23 августта”, – дигән. Күзләремә ирексездән бәреп чыккан яшь аша ничә тапкыр укыдым икән?! Ходай Тәгалә, бирче сабырлык. Чү, йөрәгем, ярсыма! Тибүдән туктасаң да ярый. Фәндүсем мине ялгыз калдырып киткән.

Соңгы тапкыр күрергә, кабереңә ятып еларга да мөмкин булмады, чакырмадылар…

Йөрәкне күпме үкенеч телә…

Әйе, теге чакны тәкъдимеңә каршы “риза” дигән булсам, бүген, бәлки, син исән булыр идең. Сине ташлап, Казанга китмәсәм, бәлки, яшәр идең әле.

Дөнья… Кешеләр… Язмыш… Инде күпме язлар синсез узды. Яшьтәшләрең күптән башлы-күзле. Ул-кызлар үстерәләр. Син генә юк. Мин инде тормыш кордым, кызым белән улым үсә. Шуңа күрәдерме – авылдагы зиратка – синең кабереңә барырга уңайсызланам. Мәхәббәтебезгә хыянәт иткән өчен, син мине кичермәссең кебек.

25тә генә булсам да, чал чәч бөртекләрем дә күп инде. Әйе, миңа да 25. Бу дөньядан киткәндә сиңа да шулкадәр генә иде. Син һәркемнең күңелендә яшь килеш сакланырсың. Ә мин, гомерем булса, әби булганчы яшәрмен.

Үлде дә бик тиз онытты бу дисезме? Юк. Күпме төннәр йокысыз, елап уздырылды. Бәетләр яздым. Сагындым, юксындым. Хәзер дә ул гел янәшә. Төшләремә керми калганы юк. Гел дәшә: “Әйдә, китик. Ничә еллар күрешмәдек”, – ди. Исән чактагы кебек елмая, көлә, шаярта, үпкәли. Назлап кочып иркәли.

Мин аның үлеменә дә ышанмыйм. Чөнки үле килеш күрмәдем. Үлгән кешеләр төштә сөйләшмиләр, ди. Ул һәрчак сөйләшә. Шулай булгач, ничек ышаныйм?!

Ул исән!

Әйтмәгез миңа ул үлде,

Ул юк диеп!

Мин ышанмыйм!

Юк, ышанмыйм,

Фәндүснең үлеменә!

Резидә ХРАМОВА.

Актаныш районы.

Бер мәхәббәт тарихы

Хисаметдинның гомер иткән карчыгы Шәмсебану үлгәнгә дә инде шактый еллар узды. Әле үзе, шөкер, йортта вак-төяк эшләрдә булышкалап йөри. Улы белән килене эшкә чыгып киткәндә, йортка йозак булып, балаларны карашып, аларны да эшкә өйрәтеп, акыллы киңәшләрен биреп, биш вакыт намазын калдырмыйча, хәер-дога кылып яши.

Улы Гариф белән килене Гыйлембикә дә аны хөрмәт итә. Бала-чага да ярата үзен. Авылдашлары да бик хөрмәт итә, аш-судан калдырмыйлар.

Беркөнне Хисаметдин күреп уянды, аны килененә сөйләде. Мәгъфүрәне күргән икән ул. Уянгач та бик озак уйланып утырды карт.

– Мәгъфүрәне яшь чагында миңа бирмәгән булдылар. Гомерем буе күңелемнән китмәде, һич оныта алмадым. Бигрәкләр дә каты яраткан идем үзен, – дип сөйли башлады ул килененә.

Хисаметдин яшь чагында төз гәүдәле, таза, көчле, кызлар күзе төшәрлек, эшкә батыр егет була. Авылда җиткән кызлары булган ата-аналар бик еш кына аңа сокланып: “Бу Гайнетдин Хисаметдины кайсы гына кыз бәхетенә булыр икән инде”, – дип җае чыкканда бер-берсенә әйткәлиләр.

Хисаметдинның үзенең дә күзе төшеп йөри торган кызы бар икән. Шул ук авыл кызы Мәгъфүрә. Ул инде ышанычлы кешеләр аркылы кызга үзенең яратуын да белдергән. Бәхеткә, Мәгъфүрә дә Хисаметдинга карата битараф түгел икән. Гел җылы хәбәрләре генә килеп торган. Шулай ике ел вакыт узып киткән.

Гаиләдә олы бала булганлыктан, ара-тирә әти-әниләре Хисаметдинны өйләндерү турында сүз кузгата башлый. Ул бу хәбәрне тиз генә Мәгъфүрәгә дә ирештерә.

Көннәрдән беркөнне әтисе Хисаметдинне ак өйгә чакырып ала да: “Быел иген-ашлык та бик уңды. Сине шушы көздә башлы-күзле итәсе иде”, – дип ярып сала. Ул вакытта егет өйләндерү, кыз бирүләр бары тик көзге эшләр беткәч кенә була иде.

Хисаметдин Мәгъфүрәгә яучы җибәрә. Шуларны сөйләп утырганда Хисаметдин агайның тамагына төер утырды, бераз тавышын әкренәйтеп: “Ләкин ни хәл итәсең. Аллаһы Тәгалә биргән язмыш булгандырмы, насыйп итмәгәндерме, аны миңа бирмәделәр. Әйе, бирмәделәр… Ул чакта өйләндергәндә, кияүгә биргәндә җиде иләктән үткәреп карыйлар иде шул. Ә олылар сүзеннән чыгу кая ул?!” – диде көрсенеп.

Эш болай була. Хисаметдин агайга суга барганда алар яныннан узып йөрисе. Имеш, әти-әнисе, анда кыз бирсәк, төшкәндә дә, менгәндә дә кереп йөрер, йортларындагы сүзне яки тавыш-гауганы гел безгә кереп кызуында әйтеп торыр. Кызны ераграк биргәнең яхшы дип, менә шундый юк кына сәбәп белән бирмәгәннәр икән.

Шулай да ул өметен өзми. Тагын яучы җибәрә. Тик ышаныч акланмый. Мәгъфүрәне икенче кешегә кияүгә биреп тә куялар. Аның күңелендә бер өмет чаткысы кала. “Ярый әле читкә түгел, ә үзебезнең авылга бирделәр. Читтән генә булса да Мәгъфүрәне күрү мөмкинлеге бар”, – дип уйлый ул. Бигрәкләр дә каты яраткан шул. Ерактан гына күрү дә аңа бәхет өсти. Төшләрендә дә күрә. Имеш, ул ап-ак күлмәктән, тулган ай шикелле елмаеп нидер әйтә…

Мәгъфүрә Хисаметдинга ябышып чыгарга риза булмаган. Олылар хәер-фатихасыннан башка качып китү зур гөнаһ саналган шул. Кызның әти-әнисенә зур кимчелек булган. “Дан” таралган. Шуларны уйлап, кыз бу эшкә җөрьәт итмәгән.

Шулай язмышка буйсынып, бары тик аның барлыгын тоеп яши Хисаметдин агай.

Яратышып өйләнешмәсә дә, Шәмсебану белән дә начар яшәми ул. Тик шулай да ерактан гына булса да Мәгъфүрәне күрү җанына дәва өсти. Ул ярату еллар үткән саен да кимеми, бары тик арта гына бара. Гомер буе сагыш утында янып яши ул.

Хәзер инде Мәгъфүрә бу дөньяда юк.

И язмыш, язмыш! Шушы иң тирәнгә яшерелгән эч серен сөйләгәннән соң, озак та үтми, Хисаметдин карт үз аягында йөргән җиреннән, азапланмыйча, бик җиңел генә дөнья белән алыш-бирешен өзеп, мәңгегә китеп тә барды.

Гомер буе йөрәгенең иң түрендә йөрткән шушы олы, саф мәхәббәт тарихын үзе белән алып китәсе килмәгән, күрәсең…

Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.

районы, Максабаш авылы.

Онытырлык түгел…

Онытырлык түгел иде:

Икебез бер җан, бер тән.

Шушы кайнар хисләр инде

Кабатланмаган күптән.

Фәридә ЯРУЛЛИНА.

Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы.

Кадерлем Рафилгә багышлап

Кызым Гөлчәчәк Рафил киявемә атап шигырь язган иде. Аны сезгә дә җибәрергә булдым.

Бу дөньяның бөтен матурлыгын,

Яктылыгын синдә күрәмен.

Яннарымда син булганга сөенеп,

Юлларыңны гөлгә күмәмен.

Сөйкемле күз карашларың

Яктырта көннәремне.

Яратам дигән сүзләрең

Яктырта йөзләремне.

Күпме бергә яшәсәк тә,

Каты тавыш белән дәшмәдең.

Мәхәббәтең көчле булгангамы,

Гел иркәләп, назлап яшәдең.

Сәламәт һәм гомерле бул дип,

Кочагыма кысып сөямен.

Куанып эшлә, бәхетле бул,

Авырлык күрмә, бәхетем, диямен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии