- 28.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Пенсиягә чыккач вакыт җитми ул, дигәннәренә ышанмый идем, дөрестән дә шулай икән. Мәсәлән, безнең күршедәге пенсионерларның күбесенең бакчасы бар, Галия апа шигырь яза, кайберләре мәчеткә йөри, ә Наҗия апа дару үләннәре җыю белән шөгыльләнә. Мин үзем пенсиягә чыкканнан бирле дәрес карыйм. Хәзер менә оныгым белән җиденче сыйныфта укыйбашладык. Компьютер курсларын тәмамладым, ноутбук алып җибәрдем һәм, Аллага шөкер, бөтен фәннәрне дә бик әйбәт беләм, оныкларыма аңлата алам. Икенче оныгым дүртенче сыйныфта укый.
Ләкин атна буе дәрес белән генә утырмыйм, шимбә ял да итәм, чөнки ул көнне дәрес карыйсы юк бит. Ял көнне мин берәр дус хатынымны кунакка чакырам. Тәмле ризык пешерәм, чәй эчәбез һәм сөйләшәбез. Тормыш авырлыгы, чир турында сөйләшеп, пенсия җитми дип тә зарланмыйбыз, ә яшь чакта баштан үткән кызыкларны искә төшерәбез, яшьлегебезгә кайтабыз, кайчак еллар буе йөрәк түрендә сакланып яткан серләрне дә тышка чыгарабыз.
Үткән шимбәдә иске блокнотымны алдым да адресларны, исемнәрне карый башладым. Менә бит Сәрия исемле ахирәтемне күптән күргәнем юк икән (исеме үзгәртелде). Аңа шалтыратып, үземә кунакка чакырдым. Сәрия әйткән вакытка килде, рәхәтләнеп ял итеп, тормышның шундый рәхәт булуына сөендек һәм әкренләп яшь чактагы вакыйгаларга күчтек. Сәрия миңа үзенең ничә еллар буе саклап килгән серен чиште.
1973 елның җәй аенда Сәриягә эш урыныннан диңгез ярларына урнашкан шифаханәләрнең берсенә юллама бирәләр. Ул кызы һәм малаен иренә калдыра да самолет белән Краснодарга оча. Шифаханәгә барып җитеп, әйбәт кенә урнаша. Ялтырап, матур булып диңгез җәелеп ята, яшеллек, бездә үсми торган бик матур агачлар.
Икенче көнне иртән Сәрия ашханәгә бара. Өстәл артында өч хатын-кыз, бер ир-ат утыра. Сәриянең үзе каршында утырган ир-атка күтәрелеп каравы була, бөтен тәне буйлап ток йөгереп уза, гәүдәсен ут чорнап ала. Ир-ат үзенең Павел исемле икәнен, Ташкент шәһәреннән килүен әйтә. Бер-берсенә күтәрелеп карау җитә, алар дуслаша, төрле экскурсияләргә, су коенырга, кичәләргә бергә йөри башлый. Санаулы көннәр тиз үтә, аерылышу вакыты да килеп җитә. Павел Ташкентка кайтып китә, икенче көнне Сәрия дә Азнакайга юл ала.
Өйгә кайткач, Сәрия үзен кулга ала, серен йөрәгенең иң түренә яшереп куя да ире, ике баласы белән әкрен генә тормыш итә башлый. Ире аны-моны сизми, төпченми, тормыш алга таба бара. Шулай яшәп ятканда, Сәрия үзенең авырлы икәнен аңлый һәм 1974 елның яз айларында өченче бала – малай алып кайта. Барысы да сөенешәләр, малай гел әнисенә охшап туа.
Еллар уза, малайлар икесе дә өй сала. Кызлары яхшы кешегә кияүгә чыга. Малайлар да, вакытлары җиткәч, бер-бер артлы өйләнә. Оныклар үсә, тормыш әйбәт кенә, муллыкта, татулыкта үтә тора һәм Сәрия дә пенсиягә чыга.
Өч ел элек Сәрияне эш урынына чакырып, шифаханәгә юллама тәкъдим итәләр. Бу юлы үзебездән ерак түгел урнашкан «Ижминводы»га китә ул. Килеп әйбәт кенә урнаша да, төшке ашка бара. Һәрвакыттагыча өстәл артында дүрт кеше – ике ир-ат, ике хатын-кыз була. Сәрия башын күтәрмичә генә барысы белән дә исәнләшә дә ашый башлый. Шул вакыт каршында утырган ир-атның аңа текәлеп караганын тоя, ә ир әкрен генә: «Соня, это ты?» – дип сорап куя. Сәрия урындыгыннан егыла яза, чөнки аның каршында Павел утыра.
Павел үзенең хатыны белән болгавыр заманаларда Ташкенттан Чаллы шәһәренә күченеп кайтуын, баласы булмавын, Чаллыга кайткач, хатынының үлеп китүен, бер заводта инженер булып эшләвен һәм өч бүлмәле фатирда ялгызы яшәвен сөйләп бирә. Әлбәттә, гомер буе Сәрия-Соняны оныта алмавын да яшереп тормый. Яшь чагындагы дәртләр сүнгән, олыларча әкрен генә аралашалар.
Китәр вакыт җиткәч, Павел Сәриянең үзе янында Чаллыда калуын үтенә. Үзенең чирләгәнен дә яшереп тормый һәм өч бүлмәле фатирын калдырыр кешесе булмавын да әйтә.
Ләкин Сәрия берсенә дә риза булмый. Йөрәгенең түрендә, җиде йозак астында ята торган серне чишәргә, син ялгыз түгел, малаең, оныкларың бар бит, дип елый-елый әйтергә теләсә дә, сабыр итә, үзенең һәм балаларының тормышын бозасы килми. Ирен ташлап китүне, аны өч бүлмәле фатирга алмаштыруны күз алдына да китерә алмый. Бер-берсенең телефон номерларын алышып, тыныч кына, дусларча аерылышалар. Үзенең исән-сау кайтуын хәбәр итә дә Сәрия яңадан шалтыратмый, тормыш дәвам итә.
Ярты ел чамасы элек Сәриянең телефонына бер ят ир-ат шалтырата. Ул үзенең Павелның күршесе булуын, Павелның аңа Сәриянең номерын бирүен һәм үлгәч шалтыратырга кушуын әйтә. Шулай итеп Павел үзенең ялгыз булмавын – улы һәм оныклары да булуын белә алмыйча үлеп китә.
Нишлисең, андый очрашулар, аерылышулар була. Мин үзем дә эшләгәндә «Ижминводы» шифаханәсенә баргач, укыганда ошатып йөргән, 30 ел күрешмәгән сыйныфташымны очраттым. Ләкин бу инде, урыслар әйтмешли, «совсем другая история».
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.

Комментарии