- 28.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Ирегезнең сөяркәсен күрмәгез!»(№36, 12 сентябрь, 2012 ел) язмасын укыгач, мин дә бу сүзләргә теләктәшлек белдереп, тормыш тәҗрибәм белән уртаклашырга булдым.
Тормыш ул бик катлаулы. Борчу-сагышсыз гына яшәп булмыйдыр да, бәлки.
Без дә ирем белән яратышып өйләнештек, бер-беребезне хөрмәт итеп, тормыш авырлыкларын җиңәргә тырышып яши башладык. Без яшь вакытта айга бер-ике тапкыр кинога бару зур бәйрәм иде. Шулай беркөнне мин, хезмәт хакы алып эштән кайтканда ук, тимер юлчылар клубына кинога 2 билет алдым һәм без кичен кинога киттек.
Клубның зур залына аяк басарга гына өлгердек, бер яшь кыз йөгереп килеп иремнең муенына сарылды, ә мине, 5 айлык авырлы хатынны, кыз күрми дә, күрергә дә теләми, һаман иремне тарткалый. «Без бүген синең белән бергә биибез, мин сине бик сагындым», – ди. Ирем кыенсынган кыяфәт белән миңа карый, ә үзе кызга: «Кит, менә минем хатыным», – дип әйтми.
Мин бер сүз дә әйтмичә, Ходайдан сабырлык сорап, бер читкә китеп утырдым. Кинога кертә башлагач, урынымнан торып, ишек янына килдем. Шул минутта ирем мине култыклап алды һәм залга бергә кердек, кино карадык, ә кыз күземә бүтән чалынмады. Кинодан соң кайтканда, ирем ул кыз белән бергә инде бик күп еллар элек (минем белән танышканчы ук) бию түгәрәгенә йөрүен аңлатты, безнең арада яңадан бу турыда сүз булмады.
Күпмедер вакыттан соң ирем милициядә эшли башлады. Ул чактагы милиционерларның формалары гына да кызлар кызыктырырлык иде. Эшли башлап озак та үтмәде, иремнең: «Хезмәттә булдым», – дип, кайтмыйча калган төннәре ешайды.
Күрше хатыны әйтә: «Ирең бер хатын белән йөри, теләсәң, мин сиңа аның адресын табып бирәм, барып кирәген биреп кайт шуның, ничек түзеп торасың», – ди.
Ә мин: «Үземне ул хатыннан акыллырак һәм өстенрәк итеп хис итәм. Ни өчен мин анда барып, үземне түбәнсетеп йөрергә тиеш? Аннан башка да яши алам. Тели икән, торсын, акылына килеп кайтып бездән гафу үтенсә, яшәп китәрбез, чөнки ул бит балаларның әтисе», – дидем дә бүтән сүз куертмадым. Ә үземнең ачуым бик чыкты, билгеле. Бер кайтып, бер китеп йөрмәсен әле, дидем дә ишеккә икенче йозак куйдырдым.
Берәр атна үткәч, шул ук күршем белән эштән кайтып киләбез, безнең ишек урталай ватылган. Мин куркып калдым, ни булды икән дип, башта күршемнең безгә кереп чыгуын сорадым, ә үзем аларда утырып тордым. Күршем чыкты да, синең ирең малаеңны кочаклап диванда утыра, үзе елый, үзе малаеңны кысып-кысып үбә, ди.
Берни булмагандай өйгә кердем, кичке аш әзерли башладым, чөнки сөйләшергә телем бармый, ә кычкырышырга теләгем юк иде. Шулай итеп бу иремнең соңгы «сәяхәте» булды, бүтән өйдән чыгып югалмады.
Шулай да, тормышта бик авыр минутлар да кичердем. Чамасыннан артыграк кунак булган вакытларда кул күтәргән чаклары да булгалады. Әмма эчмәгәндә ул мине бик хөрмәт итеп яшәде, зурлады һәм рәхмәтле булды. Үзенең шундый хәлләргә төшүе өчен гафу үтенә, озак вакытлар ул юлга басмыйча яши иде. Синең сабырлыгың аркасында гына безнең гаилә тигезлектә яши ала, берәү булса, түзмәс һәм гафу да итмәс иде дип, үзе дә әйтә иде. Ә мин аңа, әгәр балалар турында уйламасам, шулай эшләр дә идем, дим. Мин балаларымның үз әтиләре булсын, аларны беркем дә «безотцовщина» дип кимсетә алмасын, балалар киләчәгенә безнең тарафтан тап төшмәсен дип яшәргә, түзәргә тырыштым. Әтиләреннән читләшә күрмәсеннәр дип, вак-төяк савыт-саба шалтыравын балаларга белгертмәскә тырыштым.
«Тормышка ун тапкыр чыгам, уңганчы чыгам», дип яшәүчеләрне иң бәхетсезләр рәтенә кертер идем, алар бит күке тормышы белән үзләре өчен генә гомер итә. Ә алар кемгә бәхет китерә соң? Балаларынамы, иренәме, туганнарынамы? Юк, билгеле. Алар эгоистлар, беркемне дә ярата белми, беркемне дә бәхетле итә алмый, чөнки алар үзләрен дә чын мәгънәсендә ярата белмиләр. Аларда намус, горурлык төшенчәләре юк, ә бит хатын-кыз һәрвакыт хөрмәтле һәм горур булырга тиеш.
Тормыш корырга уйлаган яшьләргә, ашыкмагыз, тормыш ул матур туй күлмәге киеп, затлы машиналарда йөрү генә түгел, дияр идем. Башта үзегезне тикшереп карагыз: сез чит кеше белән уртак тел таба беләсезме? Егетнең бит аның әти-әнисе дә, туганнары да була. Сез шул гаиләгә килен булып килгәч, аларның барысы белән дә уртак тел табарсызмы? Тормышта төрле хәлләр була, шундый вакытларда сез үзегезне кулда тота алачаксызмы? Җиде кат үлчәп эш итегез. Тормыш коргач, бер-береңне аңларга тырышу һәм гафу итә белү мәҗбүри ул.
Беркайчан да гаепне икенче кешедән эзләмәгез. Үзегезнең тормышка карашыгызны тагын бер кат анализлагыз һәм җитешсез якларыгызны үзгәртергә тырышыгыз. Кешедән генә, йә ирегездән, йә аның туганнарыннан, ата-анасыннан гаеп эзләсәгез, сез үзегез дә чын бәхетле була алмассыз һәм башкаларны да бәхетле итә алмаячаксыз.
Клара апагыз СӨЛӘЙМАНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Гафу итә белү мәҗбүри ,
Комментарии