- 28.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Минем турында төрмәче диләр. Мин бу исемгә лаек. Салгаладым, салгалыйм әле дә. Мин әниемне үтергән кеше. Ялгыш килеп чыкты ул… Бик үкенәм, каберенә барып елыйм. Ләкин бар да артта. Җәзамны үтәп кайттым инде. Ләкин хөкем кайчан тәмамланыр. Авылдашларымның чит карашларын әйтмим. Киләчәк көнемне көтеп өркеп яшим. Мин бит ялгыз. Төрмәдә дә кунакта булмадым. Көчле, нык мин үзем. Йә үләм, йә калам дип үземне якладым. Анда әни, нинди генә булса да изге санала. Минем кебекләргә абруй казану бик кыен. Аларга сәбәбе мөһим түгел. Алар судтагы кебек дәлилләрне җентекләп тикшереп тормый. Әни ул Әни.
Үзем салгаласам да, эчкән хатын-кызны күрә алмыйм. Ә минем әни әтигә ияреп эчәргә өйрәнде. Аерылды алар. Әтинең бозыклыгы чиктән ашкан иде. Аннан соң да дөрес яшәмәде. Мин аңа рәхмәтле, мине төрмәдән йолып алырга бар көчен тыкты.
Ул фаҗигале көнне әнигә күпме әйттем, урамга чыкма, кеше күзенә күренмә, дидем. Бал куя иде ул. Шуны шыпырт кына эчеп йөри. Үзе дә ояла иде күрше күләннән. Татар авылында эчкән хатын-кыз юк бит. Ул балны мин дә куллана идем анысы. Авылда миннән куркып торалар иде.
Әнием көне буе хәйран гына капты ул көнне балны бидоннан. Һәм фермага китте. Анда ни йомышы калгандыр, белмим. Урамга чыксам, миңа җиткерделәр: анда әниең ферма сыерлары янында тора алмый ята… Миңа җитә калды, үзем дә кызмача бит, йөгереп бардым, таптым, җилтерәтеп алып кайттым. Туйганчы кистем… Һәм шул бидоннан чүмечләп бал состым да кереп яттым. Иртән чыксам, әнием коридорга сузылып яткан. Нишләргә белмим. Чиста яулык, күлмәк кигән. Мунчага кердем, анда канлы киемнәре, юынган мескен… Тормышым юк минем. Бүген үзем генә яшим. Йомылдым үз эчемә. Мин бит әле 40ка да җитмәгән… Ничек яшәп бетәсе?! Хатыным да, янымда мине аңлаган әнием дә юк. Салса да, ул мине аңлый иде. Хәзер сирәк эчәм: кемдер салып бирсә генә, анда да норма дим дә, китәм ул компаниядән.
Бу тормышны тормыш дисәгез инде… Тормышны алып барам. Сыерым да бар. Үгез үстерәм, алар булмаса, нишләр идем…
Якыннарым өйләнергә диләр, кемнедер нигә тагын бәхетсез итәргә?! «Безнең гәҗит»не яратып укыйм. Күрше тирәдәге хатыннар аның мәхәббәт битен беренче укый да, үзара гайбәт сата. Мин дә алар кебек шул битне беренче укыйм. Тик мин кем белән гайбәт сатыйм?! Дус саналган ирләргә эчәргә генә, кемнедер, яисә хатыннарын яманларга гына кирәк аралашу. Шуңа күрә эчемне бушатыйм дип «Безнең гәҗит»кә яздым. Укыганыгыз өчен рәхмәт. Әниемнең урыны оҗмахта була күрсен инде. Иганәлек булыр, кем булдыра ала дога кылыгыз.
Раушан.
Комментарии