- 28.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мин ялгыз бала үстерәм. Аны ятим диләр. Әмма аны ятим итмәс өчен барын да эшләдем. Ул ятим булмады. Мин аны бик яратам, улым да мине ярата сыман. Тик көннәрдән беркөнне мине аннан аерып алыр хатыны барлыкка килүеннән куркып яшим мин бүген. Беләм, мине сүгәрләр. Яраткан газетамны укучылар минем дусларым кебек, мине аңларлар, акыллы, мине хөрмәт итеп кенә бирерләр киңәшләрен. Мин бит амораль тормыш алып барган хатын түгел.
Язмыш кырыс бит ул. Мин бик кырыс тәрбия алдым. Артымнан йөрмәделәр түгел, тик гел кыргый булдым, яныма җибәрмәдем. Күңелемә ошаган кеше дә очрамады. Миңа ниндидер принц кирәк булдымы, белмим. Әкиятләрне укырга бик яраттым шул. Мәктәпне тәмамладым, егетләр минем яныма килмәс булды. Ялгызак идем. Казанга киттем. Анда да ялгыз булдым. Егетләрдән курыктым. Юкса, беркем сине көчләми ич инде. Һәркемнең башы үзендә… Ә мин егетләрдән дошман эзләдем. Әниемнең тәрбиясе шундый булды. Ник, аңламыйм. Дөрес, әтием кырыс иде, әмма мин аның белән горурланам. Күрше абыйлар гел исерек иделәр, ә минем әтием сирәк егылып ята иде. Аны әнием кадерләмәде. Бүгенге акылым белән аңлыйм: әнием аны яратмаган, ни сәбәпледер кияүгә чыккан. Кыскасы, әнием миңа дөрес тәрбия бирмәгән. Аларга үпкәләмим, әти-әнине сайлап алып булмый ич. Ләкин ялгыз бала үстерәм. Мине гаепләп мыскыллаучылар булды башта… Тик нишлим, ялгыз каласым килми. Ярый әле аның әтисе ризалашты, менә үзем генә улымны аякка бастырып киләм. Минем кебек әниләр азмы?! Ходай безгә дә бәхет бирсен. Хәер, ана булу бәхетен бирде инде ул. Бала тулгагыннан соң балаңны күрү – гомереңдә аннан да бәхетле мизгел юктыр. Үзең авыр хәлдә, балаңны, бәгырь кисәгеңне күрү – барын да оныттыра. Баламны мин дә ирсез таптым. Чәчәк тотып атасы каршы алмады, мине тыңлап, миңа, ялгыз калмас өчен ярдәм иткәне өчен дә мин аңа рәхмәтле. Мин аны яратмадым, без аның белән бергә була да алмас идек. Әмма мине бүген ялгыз карчык язмышы көтми. Улым мәктәптә укый, бик инсафлы. Без аның белән сердәшләр. Мин аның өчен яшим. Бәхете генә була күрсен.
Мине күпләр гаеп итәр. Әйе, мин никахсыз таптым баламны. Мин эгоист, ялгыз калмас өчен таптым аны. Кемнең кемдә эше бар?! Мин ямьсез түгел идем бит. Шул кыргыйлыгым аркасында ялгыз калдым. Әти-әниемә дә үпкә сакламыйм. Улымның әтисенә, киресенчә, рәхмәтле генә. Ярдәмен күргән юк, кирәк тә түгел, ярый әле ризалашты мине ялгыз калдырмаска. Улым бүген мәктәпне тәмамларга җыена. Ул миннән берничә тапкыр сорады, ник әнием син ялгыз, ди. Ә мин, улым, сиңа үги әти китерәсем килмәде, дим.
Әтисенең кемлеген белми, ул бездән ерак түгел яши. Аны еракта яшәгән, трассада йөк ташыган, юл фаҗигасенә эләккән дип белә… Хакыйкать кирәк микән соң аңа?! Мин аңа әти дә әни дә була алдым дип саныйм.
Бу язганнарымны мин аңа беркайчан да сөйли алмаячакмын. (Юкса, сердәш булсак та. Ул инде кызлар озата башлады. Шуларны миңа сөйли, мин тыйсам да…) Шуңа яратып укый торган газетамда чыккан язмамны кисеп алып гаиләм альбомыма ябыштырып куймакчы булам. Ул укыр да, мин булмагач, барын да аңлар… Ә болай мин үткәнемне, ялгызлыгымны, эгоистлыгым аркасында аны алып кайтканымны аңлата алмаячакмын бит аңа. Ә гаилә альбомыбызда аның әтисе сурәте юк. Улымның әтисе аны көн саен диярлек күрә. Әмма анда реакция сизмим. Хәер, үпкәләп тә булмый, мин шулай теләдем.
Хөрмәтле коллегаларым, әле мин карт түгел, әмма бозык та түгелмен. Мине гаеплисезме сез?
Клара. А.
Комментарии