Кызларга сафлык кирәкме?

Кызларга сафлык кирәкме?

Кыска җавап – бик кирәк, юкса аны тузгач чыгарып ташланган, кемгәдер кирәге калмаган әйбергә саныйлар. Ул барыбер беленә, ир белән хатын арасында кара шәүлә булып ята, һәлакәте сагалап тора. Кызларда каршы җенестән саклану инстинкты булырга тиеш. Сабый чагында әтисе, ир туганнары артык яратып, кочаклап сөйгән кызлар егетләрнең кочаклавын тансыклый, каршы тора алмый, үзе тиз бирелә – кочаклаганда ук рәхәтлек тоя. Илдә сексуаль революция ясалды, җенси бозыклык чәчәк атты, никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү гадәти күренешкә әйләнде. «Син һаман да сафмыни, синең сафлыгың кемгә кирәк?» – ди бозык егетләр.

Алмир белән Минниса очрашып йөри башладылар. Егет өчен кызның тәненнән дә татлырак нәрсә юк иде, кочаклашып туя алмадылар. Егеттә кушылу теләге уянды, бу кызны да куркытмады. Егет аны өзелеп ярата, мәңге бергә булачакбыз, дип ышандыра. Бәлки ул язмышыдыр? Аның теләген үтәмичә, аны югалтып куйса? Мәхәббәтне исбатларга кирәк, ди бит. Җенси мөнәсәбәткә керүдә бернинди начарлык күрмәде Минниса – яңа тойгылар татыйсы бик килә иде. Башкалардан мондый хәлләрне ишеткәне бар, бик мактанып, нинди хисләр кичергәннәрен сөйлиләр. Ул ирекле кеше ләбаса – паспорты кулында, ни тели – шуны эшли ала… Тик соңыннан мондый ялгышына бик үкенде. Беренче мәхәббәт төненнән соң Алмирның карашы 180 градуска үзгәрде. Элек көн саен бүләкләр китерә, шоколад белән сыйлый торган Алмир коры кул белән килә башлады. «Син дә башкалар кебек икәнсең, бик тиз бирелдең, минем өчен кызыгың бетте. Чөнки мин синең өчен беренчесе һәм соңгысы түгел», – диде. Минниса аңа сарылып, ялварып, яратуын аңлатса да, егет битараф калды, очрашулар сирәгәйде. Шалтыратканда телефонын да алмый башлады. Берсендә телефонда хатын-кыз тавышы яңгырады: «Алло, сезне Алмирның хатыны тыңлый». Миннисаның күз аллары караңгыланып китте, егылмас өчен якындагы каен агачына тотынды. Яныннан үтүчеләр дә хәлен аңламадылар, аны исереккә санап киттеләр. Бөтен дөнья аңа каршы кебек иде. Нинди вәгъдәләр биргән егет аны яратмаган бит, аңа мәхәббәт уенчыгы итеп кенә караган, хисләрен таптап, пычракка батырып киткән… Мондый очраклар бихисап – алдакчылар, бозыклар заманында яшәгәнен соңлап кына аңлады. Иң аянычы берничә айдан булды. Эче авыртып, дәваханәгә барып күренгән иде – чак операция ясап коткарып калдылар. Аз гына соңарса, үләсе булган, каны да бозыла башлаган. Баласын югалткан булып чыкты, киләчәктә балага узмау куркынычы зур, диделәр.

Гөлия өлкән сыйныфларда укый иде. Сыйныфларындагы бер егет бәйләнеп тәмам үзәгенә үтте. Аулак җирдә сагалап тора да кочаклый, үбә. Үзенең бу егеткә бик ошаганын да белә – кайчан карама, күзе анда булыр, күзләре белән сөя. Ләкин егетнең яманаты таралган, кыз яманнардан ерак йөрисен яхшы аңлый, ничек котылырга белми. Берсендә, минем белән йокласаң, сине башка борчымыйм, рәхәт яшәрсең, диде. Кыз риза булды. Рәхәт яшәрсең – көтеп тор! Егет чыннан да бәйләнмәде, башка кызларга ияләште. Гөлия баласын төшерткән иде, нинди генә табибларга күренмәделәр, кайда гына дәваланмадылар – файдасы булмады. Яшьлек хатасы гомере буена барды, асрамага бала алып үстерергә туры килде.

Элек никахка кадәр сафлыкны югалту хурлык саналган, андый кызның дәрәҗәсе булмаган, аңа уйнашчы итеп кенә караганнар. Хәзергеләр, яшь чакның рәхәтен күреп калыйк, тәҗрибә туплыйк, дип бик ялгышалар. Үзләрен күтәреп кенә йөртсәләр дә, чынлыкта җилбәзәк кызларга ышанмыйлар, аларга түбән бәя бирәләр. Искергән, кирәге калмыйча чүплеккә ташланган әйбергә саныйлар. Соңыннан көнчел ире барыбер сизә, җәберли, кан елата.

Акселерация, яшьләр иртә өлгерә, диләр. Телевизор бозыклык чәчә, ирекле җенси тормышны пропагандалый. Шуннан үрнәк алып, 14-16 яшендә бала табучы әниләр күбәйде. Иртә җенси тормыш күп чирләр, стресслар алып килә. Кеше төннәр йокламыйча, кайгырып, елап чыгып, акылдан язарга да мөмкин, бала табу сәләте югалган очраклар да күп. Ир-егетләр җилбәзәк кызларны яратсалар да, тормыш иптәше итеп ышанычлы, саф кызларны сайлыйлар.

Рәхим САЛИХОВ.

Комментарии