- 28.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Хур була яздым. Дөресрәге булдым инде… Ярый әле хатынымның әнисе акыллы хатын булып чыкты. Сатмады мине, хурлыкка да калдырмады. Минем хатынымның әнисе шул ул. Юкка гына аның кызын сайламаганмындыр… Дөрес, еш кына серле елмаеп куя, баштарак миңа кыен булып китә иде, хәзер күнектем, үзем дә серле елмаю белән җавап кайтарам. Хатын гына аптырый, нинди серегез бар сезнең, ди. Хәер, соңрак ул да белер әле. Минем гаебем юк бит.
Хатыныма яратып өйләндем. Азып-тузып йөрмәдек. Бүген дә яратып яшим аны. Без бик бәхетле. Улыбыз үсеп килә. Әле тагын кызыбыз булыр дип өметләнеп яшибез. Минем белән килеп чыккан хәлне мәзәк итеп тә, анекдот итеп тә сөйләп була. «Безнең гәҗит» укучылары да укып бер көлсен әле. Минем кебек җүләр хәлдә кала күрмәгез.
Эшем командировкалар белән бәйле. Әле дә эшемне төгәлләп, кайту вакытын көнләп, сәгатьләп исәпләп торам. Хәзер бит өйдә хатыным гына түгел, улым да көтә. Кыскасы, мин бик бәхетле ир, бәхетле әти. Өйдән еракка китәсе дә килми. Эшемне алыштырыр идем, акчасы да әйбәт, аннан соң хисләр шулай аерылышып торганда тагын да кайнаррак була. Хатыным да мин өйдә булган көннәрдә, май кояшыдай балкып, кая басканын белми йөри. Ирләр еш кына үзләренең хатыннары өстеннән ничек йөрү маҗаралары белән мактаныша, минем алар янында сөйләрлек сүзем юк. Хыянәтне берничек тә аңламыйм, гафу да итә алмас идем. Монысын минем ниятемнең чиста булуын алдан ук искәртеп кую өчен әйттем.
Ә бу вакыйга өйләнешеп 1 ел да үтмәгән чакта булды. Сөю, наз ташып тора. Шундый ширбәт елында чираттагы командировкадан вакытыннан иртәрәк ашкынып кайтып кердем. Кайтсам, хатыным ваннада. Әһә, мин әйтәм, сюрприз ясыйм хәзер… Кайтасын әйткән идем, әллә үзе мине әзерләнеп көтеп торамы?! Аны моны уйламый, тиз генә ванна утын сүндердем дә, ачык ишекне ачып эчкә атылдым. Анда ишеккә арты белән басып, сөлгегә уралып, сөртенеп торган сылуымны кочаклап алдым да: «Көттеңме мине, бәгърем», – дип колагына пышылдадым. Хатыным, әллә капыллыктан инде, куркып калды, ваннада тынлык урнашты. Мин аның сулышын гына тойдым. Юлдан бик сусап кайткан идем: «Мин хәзер матурым, сусадым, чыкмый тор», – дидем дә, кухняга атылдым. Су эчеп, бәлкем юл уңаенда гына авызга да берәр нәрсә кабармын, дип уйладым. Алайса, юлчы гел ач була бит инде ул… Тик кухняга килеп керүемә тораташтай катып калдым: хатыным тыныч кына плитәдә нидер пешерә, ә хатынымның әтисе өстәл артында сүзсез генә аны күзәтә. Минем катып калганны күреп: «Кияү дә кайтып керде менә, кергәнеңне ишетмәдек тә», – дип минем белән исәнләште. Ә мин бер сүз әйтә алмыйм, бугазыма төер тыгылды. Димәк… ваннада мин… хатынның әнисен, тещамны… кочаклаганмын, булып чыга. Минем кызарынып, бүртенеп торганымны хатын да, бабай да сизде. Хатын: «Авырыйсыңмы әллә? Йөзең качкан», – дип сорап куйды. «Урамнан йөгереп кердем», – дигән булам. Ул арада елмаеп, чәчләрен сөлгегә урап әби дә чыгып җитте. Әллә минем кочаклау күңеленә хуш килгән инде… ул да кызарган. «Нәрсә син дә кызарындың, әллә кияүдән йоктырдыңмы кызыллыкны», – дип көлде бабай аннан.
Әби, бик акыллы хатын булып чыкты. Сатмады, сер бирмәде. Юкса, дөрес аңламаслар иде. Мин аңа шуның өчен гел рәхмәтле. Бер үзебез генә булганда, «Әби, икенче юлы безгә килеп юынырга исәпләсәң, ишегеңне эчтән бикләп куй» – дип шаяртканым гына бар. Ул көлә.
Әби дә бик матур әле безнең. Яшьлегеннән аерылмаган. Кызы кебек үк зифа буйлы. Мин аны кочаклап, колагыннан үбеп, пышылдаганда да аерманы сизмәдем бит. Бабай көнчерәк кеше. Белсә, ул тавыш чыгарган булыр иде. Хатынның да кәефен кырасы килми. Берәр кайчан җаен туры китереп сөйләрбез әле.
Шулай итеп, минем кебек буталып, кызы урынына анасын кочкан тилеләр юктыр әле. Хәзер бер авыз пешкәч, өреп кенә кабам. Хатын юынганда да, янына бәреп кермим. Тамак кырып, йә эндәшеп кенә керәм. Тагын әллә ниләр күреп, әдәм мәсхәрәсенә каласым юк…
Азат. Чаллы шәһәре.
Комментарии