Гафу ит мине, сөеклем!

Гафу ит мине, сөеклем!

Мин «Безнең гәҗит»не өйгә яздырып алып та, интернеттан да укыйм. Анда чыккан «Әни, кайтма, дияр идем…» мәкаләсе (2014, №23, 11 июнь) кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Дөресрәге, мәкаләнең үзе түгел, интернетта берәүнең язып калдырган репликасына битараф кала алмадым. Ул, яхшы ирдән хатын китми, дип язган. Мәкаләдә сүз ирен, балаларын ташлап чыгып киткән ана турында…

Әйе, бездә гаилә таркалса да, тормыш кыенлыклары чыкса да ирләрне гаеплиләр. Ирләрне аклаучылар сирәк. Хатын-кыз барын да эшли, ул гадел, ул булдыклы, гаиләнең тоткасы да ул. Әйе, монда хаклык бар. Әмма хатын-кызның да кеме юк. Әгәр ир өен, хатынын, балаларын ташлап, җиңел наз эзләп чыгып китә икән, аны бит шул ук икенче хатын-кыз башын әйләндергән булып чыга. Танышларым арасында шулай кеше ирләрен тартып алып үзләренеке иткән ничә кешене беләм. Әмма бәхетлеләре сирәк. Беренче хатынын ташлаган ир, гаиләсеннән аерттырып алган яңа хатынын да шундый ук җиңеллек белән ташлый. Күпчелек очракта ул беренче хатыны янына кайтып төшә. Чөнки мәңге сүрелмәс кебек тоелган наз, сөю бик тиз сүнә. Ир өчен икенче тормышның да кызыгы калмый. Җитмәсә, ул яңа хатынының идеалдан бик ерак булуын да бик тиз төшенә… Кыскасы, ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә – хатын, дип юкка гына әйтмиләр. Минем, чынлап та, хөрмәткә, мактауга лаек ирләрне дә күп очратканым бар. Хатыннары җилкәсенә салынганнар да җитәрлек. Әмма бик күп очракта тормышларының ямьсезлегенә хатыннары гаепле дип саныйм мин. Бүген ирне ир итеп карый торган хатын-кыз аз. Ир кешене чүпкә дә санамыйлар. Ул хатынын гына тыңлап торырга, бары ул әйткәнне бер карусыз үтәргә тиеш. Билгеле, ир ачуыннан шешәгә үрелә. Бар ачуын шешә ярдәмендә баса, шулай итеп үзенең шешә белән дуслашып китүен сизми дә кала. Хатын үзе дә сизмәстән, тормышын исерек көйләүгә кайтарып калдыра.

Бу хакта түгел иде сүзем. Минем тормышым бөтенләй башка. Мин үзем эчмим, менә хатыным белән кыенлыклар күрдем. Кешеләрнең ирләре эчә, ә минем – хатыным. Әйбәт хатын иде ул. Аны яратып яшим. Тик менә бер эчә башласа, туктый алмый иде. Балалар да минем җилкәдә кала, гаилә эшләре дә. Әле гаиләне туйдырасы да бар бит, мәктәп чыгымнары да никадәр… Балаларны да кеше алдында ким-хур итәсе килми, эчкече ана балалары дип кимсетә күрмәсеннәр өчен, көн-төн чабам. Хатынымны өйдә бикләп куеп кына айнытып була. Айныгач, аннан да әйбәт кеше юк. Гафу үтенеп алҗытып бетерә. Үзе дә бик борчыла. Әмма нишлисең, туктый алмый. Хатын-кызны эчкечелектән биздерү бик кыен икән шул, мин аңа ярдәм итә алмадым.

Барына да үзем гаепле. Яшь чакта компанияләрдә кәеф-сафа кора торгач, өйрәнеп киттем гел кәефләнеп йөрергә. Өйләнештек. Хатынымны да өйдә кирәксә-кирәкмәсә бәйрәмнәр оештырырга күндереп бетердем. Юк кына сәбәпләрне зурайтып искә алулар күңелле була торган иде. Шулай икебез дә эчкечегә әйләнгәнебезне сизми дә калдык. Хатынымның болай тиз бирешүенә, аның әти-әнисенең дә эчкече булулары йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Балачагы бәхетле булмаган аның. Әтисе генә түгел, әнисе дә айнымас булган. Бик иртә дөнья куеп кына хатынымны гаиләләрендәге михнәттән коткарганнар. Менә инде үзе дә шул юлдан китеп харап булды.

Шулай икебез дә айнымыйча эчеп ятканда, кече улыбыз авырып китте. Табиб чакырдык, ул бездәге хәлләрне күреп, бик нык ачуланды. Булышыгыз, башка эчмибез, дип ялвардым. Яхшы кеше булып чыкты участок табибыбыз. Улыбыз савыкты. Мин дә сүземдә тордым. Инде 12 ел авызыма бер грамм аракы кергәне юк. Ә менә хатыным булдыра алмады. Ул елый-елый ялварса да, ташла мине, балаларны үзең генә карап үстер, мин инде кеше буласы түгел, дип үксесә дә, аны юатырга, ярдәм итәргә тырыштым. Яртышар еллап эчми тора иде дә, тагын ычкына иде шул минем сөеклем. Ул аек чакта балаларның бәхетләрен күрсәгез?! Бик яратты алар әниләрен. Әйбәт кеше иде шул. Һәркем белән уртак телне бик тиз табар, беркемгә ачу сакламас, үз хәлен белми, ярдәмгә ташланыр иде. Исерек вакытында да чиста-пөхтә киенеп йөрде. Балаларның киемнәрен дә карап торды. Мәктәптә укытучылары аның эчәргә яратканын белмәде дә. Балалар да сер бирмәде.

Инде балаларыбыз да үсмер чорда. Зур үстеләр. Тик йөрәк әрни, яныбызда яраткан әниләре, минем сөекле хатыным юк. Зур ялгышлык эшләде. Без аны өйдә бикләп куеп кына айныта идек, дидем. Чираттагы шундый айну вакытында ул безнең арадан үзе теләп китеп барды. Ярый әле өйгә иң элек мин кайтып кердем. Хатынымның җансыз гәүдәсен баудан ничек алганымны хәтерләмим. Тикшерүчеләр шактый баш әйләндерде. Хатынымның калдырган язуы гына эшне туктатырга ярдәм итте. Ә ул, башкача яши алмыйм, мин сезгә авыр йөк. Әти-әниемнең хатасын белә торып кабатладым. Газапланганнарымны үзем генә беләм. Балаларымның балачагы минеке кебек булмасын дип телим. Әниләрем янына китәм. Гафу, мин сезне үлеп-үлеп яратам, дигән ул соңгы сүзендә. Күңелемдә мондый эшкә бару ихтималы булуын искә алгалый идем. Әмма саклык чараларын күрмәгәнмен. Бик юксынабыз аны. Мин, сүз башында телгә алган мәкалә астында калдырган реплика авторы әйткәнчә, начар ир булмадым шикелле. Әмма хатынымны саклый алмадым. Упкынга бергә кердек, мин чыга алдым, ә аның көче җитмәде. Хатыныма тугрылык саклап башка өйләнмәдем. Өйгә чит кеше алып кайтасым килмәде. Балаларыма ул үз әниләрен алыштыра алмас, дип курыктым. Балаларыма әни дә, әти дә үзем. Якыннарым, туганнарым бик күпләрне димләп карадылар. Әмма мин үземә дә, мәрхүмә хатынымны алыштырырлык кеше таба алмадым. Чын ярату белән яратканмын, беркайчан да туймаганмын икән мин хатынымнан. Кызганыч, аракы җимерде бәхетебезне. Әгәр кодрәтемнән килсә, мин ул зәхмәтне җир йөзендә бөтенләй тыяр идем. Күпме язмышлар челпәрәмә килә шуның аркасында, күпме гаиләләр ятим кала. Балаларыма шуны сеңдереп үстерәм. Аллага шөкер, әлегә бик тәүфыйклы булып үсеп киләләр. Әниләрен дә яман итеп искә алмаслар, минем дә алар өчен кылган тырышлыкларымны, гомеремне аларга багышлавымны бәяләрләр, дип өметләнеп, бәхетле имин картлык теләп яшәп яткан көнем. Балаларымның бәхетләре була күрсен инде. Бу тормышта иң авыры – ялгызлык икән. Балаларың булуы рәхәт, әмма җилкәңне куярлык үзеңә тиң терәк тә бик кирәк икән. Гафу ит мине, сөеклем. Сине саклый да, бәхетле дә итә алмадым. Балаларыбызның балаларын күреп, аларга да синең барлыгыңны сөйли алсам иде, дип телим. Берәүгә дә, хәтта дошманыңа да китеклек, ятимлек насыйп булмасын икән…

Исемемне дә, адресымны да язмыйм. Якын тирәдә мине беләләр. Минем кебек гаиләле ир бик сирәк бит. Таныган кеше таныр, бу хатым сөекле хатыныма дога булып ирешсен. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын ярлыкасын иде. Аракы белән дуслашса да, дингә якынаерга өлгермәсә дә, бик яхшы, саф күңелле кеше иде ул.

Комментарии