Аянычлы мәхәббәт

Алар көтмәгәндә танышты. Таңсылу, анализлар тапшырып, хастаханәгә керде. Аңа операция булырга тиеш иде, әмма җитди сәбәпләр аркасында ясамадылар. Үзе дә, әбиләр әйткәндәй, пычак астына ятарга курыккан иде: сөенде генә. Менә шунда Таңсылу аны очратты. Әлеге чибәр егеткә дә хастаханәгә ятарга туры килгән. Аны күргән саен сабый кебек сөенде кыз. Егетнең Рамил исемле икәнен белде. Дәваланырга йөргәндә, алар гел бергә туры килде. Ләкин авыз ачып бер-берсенә сүз әйткәннәре юк, хәтта исәнләшмиләр дә. Югыйсә Таңсылуның аны уйламаган бер генә көне, хәтта бер генә сәгате дә юк сыман. Шулай да беренче булып сүз башларга горурлыгы комачаулады.

Көннәр бер-бер артлы үтте. Таңсылу, Рамилне очратырга теләп, коридорга еш чыга торган булды. Аны күрсә, әй, сөенә дә иде соң! Иртәгә үзен хастаханәдән чыгарырга да тиешләр. Ул шатланды һәм шул ук вакытта көенде дә. Әйе, өйгә кайту – шатлык, әмма ул Рамилне башка күрмәячәк бит…

Кич җиткәч, кыз, гадәттәгечә, коридорга чыгып утырды. Менә көткән Рамиле дә күренде. Кызның гаҗәпләнүенә карамастан, ул аның янындагы буш урынга килеп утырды һәм хәтта ни белән авырганын да сорап куйды. Сүз артыннан сүз китте… Телефон номерларын алыштылар. Төнен бер-берсенә хатлар китте… Шунда Рамил аны палатадан чыгып сөйләшергә чакырды. Дежур табиблар ачулануын белсә дә, кыз тәвәккәлләде: егет янына атлады. Алар таң атканчы гәпләште.

Иртән кыз өенә җыенды. Соңгы күрешү түгеллеген аңлашып, җылы гына саубуллаштылар. Ике көннән кыз аның хәлен белергә дип, кабат килеп җитте. Әмма күңелен яулап алган бу егетнең сөйгәне барлыгын белде. Таңсылуга бу минутта бик-бик авыр иде. Өенә кайткач, күз яшьләренә ирек бирде. Ә аннан ничек тә аны онытырга кирәклеген аңлап уйламаска тырышты.

Берничә ай үткәч, егеттән “Сәлам. Ничек хәлләр?” дигән смс килеп төште. Әй, шатланды да соң моңа Таңсылу! Аңа җылы җавап хаты юллады. Алар очрашырга сүз куешты. Китте шуннан соң күрешүләр… Тик озакка бармады. Егет ничек кинәт пәйда булса, шулай кинәт юкка да чыкты. Кыз күпме генә шалтыратса да, трубканы алып, аңа җавап бирүче булмады. Таңсылу аны бөтенләйгә онытырга теләде. Бәлки, шулай булыр да иде, әмма язмыш аларны кабат очраштырды. Таңсылу эшли торган фирмага бер егет эшкә килүен хәбәр иттеләр. Кыз Рамилне очраткач, аның аяк астында җир убылгандай булды. Алар ни әйтергә дә белми, бермәл бер-берсенә карашып торды. Сүзне егет беренче башлады. Үзенә бу фирмада эш тәкъдим итүләрен, аның исә берсүзсез ризалашуын сөйләп китте. Аннан эштән соң кыздан өенә кадәр озатып куярга рөхсәт сорады. Таңсылу үпкәләрен онытып, шундук риза булды, түземсезләнеп, кич җитүен көтте.

Эштән алар икәү чыгып китте. Гәпләшә-гәпләшә акрын гына урам буйлап атладылар. Әмма икесе дә үткәнгә кире кайтмады. Кыз да аның ни өчен кинәт югалуын сорамады, егет тә аңлатмады. Бәлки, бу кирәк тә түгелдер. Чөнки алар яңадан очрашуларына икесе дә шат иде.

Таңсылу үзен бик бәхетле хис итте. Ул иртән эшкә ашыкты. Чөнки анда сөйгәне көтә. Эштә дә, кичләрен дә гел бергә булды алар. Ә беркөнне таңга кадәр сөйләштеләр, сүзләре бетмәде генә, әйтерсең башка күрешә алмаячаклар. Кызганычка, чыннан да, бу аларның бергә уздырган соңгы төне булган икән.

Таңсылу икенче көнне, гадәттәгечә, эшкә килде, әмма, ни өчендер, Рамил күренмәде. Соңга кала торган гадәте дә юк иде бит югыйсә. Кызның ниндидер хәвеф барлыгын сизгән йөрәге чәнчеп куйды. Юкка булмаган. Иртәдән эшкә ашыгучы Рамил юл һәлакәтенә очрап, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган иде. Бу хәбәрне ишетү белән, Таңсылу шунда йөгерде. Рамил реанимация бүлегендә иде. Система астында ятучы һәм бинтка уралган Рамилне күреп, Таңсылу елап җибәрде. Әмма кызны егет янына уздырмадылар. Озакламый аның бакыйлыкка күчүе билгеле булды.

Рамил Таңсылуны калдырып, тагын китеп барды, әмма бу юлы мәңгелеккә…

Гөлинә СӨНГАТУЛЛИНА.

районы, Чыты авылы.

Балам-багалмам.

Ул мине күрүгә, бая гына мавыгып шөгыльләнгән бик зарури эшен калдырды да, абына-сөртенә яныма йөгереп килеп, муеныма сарылды. Кечкенә куллары белән бар көченә, яңадан китмәсен дигән сыман кочаклап: “Әнием, яратам, сагындым!” – дип пышылдады. Иреннәрендә елмаю, күк йөзедәй зәңгәр, самими күзләрендә чиксез бәхет чаткылары… Улым! Шушы, сихрилеге белән кабатланмас мизгелләрдә бу дөньяга килүеңнең юкка гына булмавын аңлыйсың. Тормыш авырлыкларына каршы торырга теләгең дә, көчең дә беткән чакларда, нәкъ менә шундый минутлар яңадан-яңа дәрт биреп, алга этәрә, яшисе килә башлый. Янәшәмдәге сабыема карыйм да, Ходаема мең шөкерләр укыйм. Үзем дә белмичә ниндидер бик яхшы эш эшләгәнмен, ахры, югыйсә мондый олы бәхеткә лаек булмас идем. Ә бит кемнәрдер гомер буе бала таба алмый изалана, ялгызлыктан интегә. Яисә карынында яралган, инде селкенә башлаган сабыен югалту фаҗигасенә дучар була. Ә кайберәүләр белепме, төрле сәбәпләр йогынтысы астында югалып калыпмы, иң олы ялгышларның берсенә – абортка бара. Бүген һәр икенче-өченче планлаштырылмаган балага узу очрагына юлыга. Безнең илдә һәр 10 авырга узган хатын-кызның 7се аборт ясата, бары 3се генә таба. Әмма бу беренче карашка авыр булмаган операция организмы өчен эзсез генә узмый. Һәр аборт сәламәтлеккә зур тискәре йогынты ясый, чөнки авырга узуның беренче көненнән үк организм тулысынча үзгәрә башлый. Бигрәк тә бу нерв һәм гормональ системаларга кагыла.

Статистик мәгълүматларга карасак, аборт ясатканнан соң 1 елдан 15% хатын-кызның, ә 3-5 елдан соң 50% хатын-кызның репродуктив системасында проблемалар күзәтелә башлый. Шуларның иң киң таралганнары – күкәй күзәнәгенең өлешчә калуы, гематометра (аналыкта кан җыелу), перфорация; кольпит, аднексит, эндометрит кебек авырулар. Гормональ үзгәрешләр хатын-кызның киләчәктә бала табу-тапмау функциясенә йогынты ясый, 12%ка якын аборт ясаткан хатын-кыз менструаль цикл бозылу, гомумән, күрем юкка чыгу белән азаплана. Аборттан соң калган сирәгрәк очрый торган, әмма бик куркыныч авырулар – перитонит, кан китүләр үлемгә китерә. Күп очракта операция вакытында аналык стеналары җәрәхәтләнә, бу төрле ялкынсынуларга, хәтта киләчәктә һәрдаим кабатланучы бала төшүләргә китерә. Күкрәктә барлыкка килгән яман шешнең сәбәбе дә абортка бәйле булу ихтималын онытмаска кирәк. Хәтта егерме елдан соң да онкологик авырулар барлыкка килергә мөмкин. Гомумән, хатын-кызлар үлеменең өчтән берсе аборт һәм аннан соң булган авырулар аркасында икәнен күпләр белми.

Аборттан иң күп зыян күрүчеләр әле бала тапмаган хатын-кызлар һәм яшүсмерләр. Аларның организмы бары бер елдан соң гына кире үз хәленә кайтып, элеккечә яши башлый, ә бала тапканнарыныкына моның өчен 3-4 ай таләп ителә. Беренче баласына аборт ясаткан хатын-кызларның 25%ы киләчәктә бала таба алмый.

Аборт бөтен организмның функциональ эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Матдәләр алмашы начарлана, ир-ат гормоннары кирәгеннән артык бүленеп чыга башлый, стрессларга каршы тору көче кими. Бу, үз чиратында, сәбәпсез ачу чыгу, үз-үзеңне гаепләү, рухи бушлык, депрессия, үзеңне түбән бәяләү, алкоголь яки наркотик матдәләр куллануга китерә. Гипофизга булган зарары турында да әйтми булмый. Сексуаль өлкәдә тискәре үзгәрешләр, эч авыртулар, мигрень, йоклый алмау, начар төшләр керү күзәтелә.

Әлеге операциянең, сәламәтлеккә салган зыяныннан тыш, рухи аспекты турында да онытмаска кирәк. Балага узуның беренче көненнән үк ана белән бала арасында тыгыз элемтә барлыкка килә.

Нинди сүз белән атамасыннар, нинди генә аклану булмасын, әмма аборт – үтерү. Иң куркынычы – үз балаңны үтерү! Һәм бу коточкыч күренеш хатын-кыз өчен эзсез уза алмый, чөнки ул аны, күпме генә тырышса да, күңеле белән аңлый һәм бервакытта да онытмаячак.

Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.

.

Ташлама мине

Рөстәмнәргә һәр шимбә шәһәрдән туганы Айдар кайта. Ул гел кайтып йөрмәс иде дә, ләкин аны авылда сөйгәне Ләйсән көтә. Алар үткән җәйне үк авыл клубында таныштылар. Шуннан бирле мөнәсәбәтләре зур, самими мәхәббәткә әйләнде.

Ләйсән – чибәр, тыйнак, сөйкемле кыз. Быел 11 сыйныфны тәмамлагач, Айдар яши торган шәһәргә укырга керергә тели. Икесенең дә хыялы зурдан иде дә бит, әлеге кич аларга гомергә онытылмаслык булып истә калды.

Элеккечә авыл клубында очраштылар, рәхәтләнеп биеделәр, серләштеләр. Инде бик соң булганга, Ләйсән кайтырга ашыкты. Айдар аны өенә озатып, Ләйсәннең кереп киткәнен карап торды. Аерыласылары гына килмәде шул. Ләйсән нидер сизенгәндәй, Айдар янына йөгереп килеп, аны кысып кочаклады. Айдарның: «Киләсе шимбә тагын кайтам, борчылма, очрашырбыз,» – дигән сүзләре Ләйсәнне тынычландырды, ахрысы.

Айдар туганы Рөстәмнәр өенә таба борылды һәм әкрен генә, хыялланып, кайтып китте. Кинәт бик көчле музыка тавышын ишетеп, артка борылып карады. Ерактан, авылдагы тынлыкны бозып, килә иде. Айдар сискәнеп китте, аны ниндидер курку биләде. Тик бу тизлеген киметә төшеп, янында туктады. Анда 19-21 яшьлек егетләр иде. Барысы да исерек, акырышалар, ямьсез тавышлар белән көлешәләр. Карадан киенгәннәр, тимер куелган перчаткалар кигәннәр, үзләре бертуктаусыз тәмәке көйрәтә. Айдарга: «Эй, парень, иди сюда”, – диде берсе. Егет нишләргә дә белмәде, куркуы артты. Тиздән икенчесе машинадан йөгереп чыгып: «Эй,чувак, гони бабки”, – дип, Айдарны җилтерәтергә тотынды. – «Сотик гони, а то получишь!» Әтисе белән әнисе бүләк иткән яхшы «Nokia» телефоны бар иде. Шуны тартып алдылар. Айдар: «Миндә бернәрсә дә юк”, – дигәч, аны кыйнарга тотындылар, типкәләделәр. Соңыннан берсе: «Давайте валить, пока не засекли”, – диюгә машинага утырып, зур тизлек белән тайдылар.

Айдар юл кырыенда ятып калды. Ап-ак кар кып-кызыл кан белән тулды. Авыл хатыны Рәмзия күршесенә кергәндә Айдарны күреп алды.

Әлеге күңелсез хәбәр авылда тиз таралды, Ләйсәнгә дә килеп җитте. Ул район больницасына килгәндә Айдар реанимациядә аңсыз ята иде. Үзен танырлык та түгел. Ләйсән, күз яшенә буылып, табибтан ни булганын сорады.

– Баш миенә бик авыр җәрәхәт булган, эчке органнарына зыян килгән һәм кыйнаганда күз кырыендагы бер җепселгә тигәннәр. Айдар сукыр калырга мөмкин”, – диде табиб.

Ләйсәнгә бу сүзләр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ул нишләргә дә белмәде, үзен гаепле тойды. Әгәр әти-әнисе сүзен тыңлап иртәрәк кайткан булса, Айдар үлем хәлендә ятмас иде.

Кыз 6 ай дәвамында Айдарны саклады, Ходайдан аның терелүен сорады.

– Айдар, ташлама мине, мин сине бик яратам, синсез яши алмыйм. Син бәхетебез өчен терелергә, аякка басарга, рәхимсез затларга үч итеп яшәргә тиеш, – дип, аның белән сөйләшеп торды.

Бер көнне Айдар күзен ачты һәм янында сөйгәнен күрде…

Гөлия ИМАМОВА.

Азнакай районы, Мәсгут авылы.

Комментарии