- 28.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Эфир» программасы Яшел Үзәндә булган чәчләр үрә торырлык галәмәтне бәян итте: бер Наташа икенче Наташаны үтерә. Сәбәбе: «алсу» мәхәббәт. 36 яшьләр тирәсендәге ике ханым алты ел дәвамында бергә яши. Аларның сәер «мәхәббәт»ләре хакында кызлар яшәгән тулай торакта һәркем белә. Наташалар арасында «кара» мәче узгач, алар аерылыша. Тик бер көнне көтмәгәндә Наташасына кунакка килгән икенче Наташа түшәктә хуҗабикәнең яңа мәгъшукасын күреп, чыгырыннан чыга…
…Дустымның туган көнендә кунаклар таралышыр алдыннан барысының да күзе телевизорга төште. Анда Алла Пугачева хакында репортаж күрсәтәләр иде. Примадоннаның терелеп хастаханәдән чыгу мизгелләренә багышланган иде ул. Янында юморист Максим Галкин да бар. Ул Алла Борисовнаны җитәкләп, җайлап кына машинага утыртты да үзе рульгә кереп кунаклады. Шулчак табындагыларның берсе:
– И, кыланып та карыйлар инде, ичмасам, шуларны ирле-хатынлы яшиләр, – дип сөйләгән булалар.
– Алла түтәй үзен оныта башласалар, менә шундый берәр реклама уйлап таба да тагын искә төшереп куялар үзен. Бернинди алымнардан да тайчынып тормый. Тик сөйләсеннәр генә. Кем ышана инде аның шулай япь-яшь егет белән тора, дигән гайбәтләргә?..
– Нинди гайбәт булсын инде, ничә ел бергә яшиләр бит. Иҗат кешеләре – артистлар арасында гадәт ул. Әнә Надежда Бабкина да улыдай егет белән яши ич. Андый хәлләр тормышта гади халык арасында да очраштыргалый, нигә шулкадәр исегез китте әле, – дип кушылды икенче берсе.
– И, кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә, диләрме әле, – дип, каршы төште гел сүздән кер эзләргә яратучы дустыбыз Халисә. Гади кешенең андый эшкә башы җитми аның, ул тормыш проблемалары чишү белән мәшгуль.
– Ашыкмасагыз, теләсәгез сөйлим сезгә безнең авылда булган шундый бер мәхәббәт тарихы хакында, – дип инде киенергә җыенган халыкны авызына каратты Рәдинә. – Үзем туып-үскән Апас районы авылларының берсендә булды бу хәл. Мин әле кечкенә идем ул чакта, унике яшьләр тирәсе булгандыр. Күршебездә яшәүче Хәдичә апаның ире үлгәнгә шактый гомер узган иде. Берзаман ул безгә яшь кенә егет белән кунакка керде. Башта берәр туганы кунакка кайткандыр, дип фаразладык. Соңыннан әти-әнинең чыш-пыш килүеннән, авылдашларның аларның «сөякләрен юганны» ишеткәннән соң, шул аңлашылды: Хәдичә апа кияүгә чыккан икән. Ир булырга тиешле егет аннан 30 яшькә кечерәк, дип сөйләделәр.
Күршебез Хадичә апа гомер буе кибеттә эшләде, Гариф абый колхозга бил бөкте. Әле дә бүгенгедәй исемдә: күршеләребез безгә мунчага еш керәләр иде. Әлбәттә, аннан соң чәй эчкәннәре хәтердә калган. Шулай ук, безнең әти-әниләр дә аларда еш була иде. Я кич утырырга, я бергәләп чәй эчәргә җыелышалар. Ул чакларда әле телевизорның авылда яңа гына күренә башлаган вакытлары. Зәңгәр экраннар авылда санарлык кешеләрдә генә. Алар исәбендә – без дә. Шуңа да, күршеләребез бик еш кына телевизор карарга керәләр…
Менә үзебез үсеп буйга җиттек, кияүгә чыктым, ике бала үстердем, бер оныгым бар. Еллар аша күңелем белән яшьлегемә кайткан чакларда, гел Хәдичә апа белән Гариф абый искә төшә: алар арасында чын мәхәббәт булган бит, дуслар. Әле дә күз алдында, күршеләрем гел аерылмас иде: печәнгә дә икәүләп барырлар, суны да бергәләп ташырлар, ашны да парлап пешерерләр. Кычкырышканнарын, бер-берсен кимсетерлек сүз әйткәннәрен ишеткәнем булмады. Шул рәвешле алар үзләре генә аңлаган, икесе өчен генә билгеле булган бәхет диңгезендә парлап озак яшәделәр. Хәдичә апага сиксән яшь чагында, Гариф абыйга 50 булган бит. Хәтерлим әле: күршебез авырып, берничә ел урын өстендә ятты. Аны ире бала карагандай тәрбияләде. Әнием алардан чыккач, исе китеп сөйли иде: «Гариф тешләренә кадәр чистарта, сабыйны югандай юындыра Хадичә апагызны. Кашыктан сабыр гына ашата. Бик яратышып яшәделәр шул, шуңа күрә, кадерли инде яраткан хатынын», – дип. Хәтерем ялгышмаса, Хәдичә апа сиксәннең теге ягына чыккач, якты дөнья белән бәхилләште. Гариф абый бу кайгыны бик авыр кичерде. Өзгәләнүдән йөзе саргаеп, үзе бик ябыкты. Каты авырый башлады. Дөньяның яме китүе, хатыныннан башка яшәү тәме калмавы хакында сөйли торган булган ул авылдашларга. Шулай бераз тилмереп, каңгырып, Хәдичә апаны сагынып, юксынып гомер кичергән Гариф абый дөнья белән үзе теләп бәхилләште, аны авылдашларым бауда асылынган килеш табып ала…
СӨЯМ СИНЕ, СИЗӘСЕҢМЕ?!
Рәдинә сөйләп бетергәч, табындагылар тынып калды. Аны бирелеп тыңлап утырган дуслары да нәрсә әйтергә белми аптырап, һәрберсе «үз казанында кайнады». Шул вакыт тагын бер дустыбыз Шәрифә телгә килде:
– Мине тетрәндерде бу сөю-сөелү тарихы: бар ул чын мәхәббәт дөньяда! Яшь аерымлыгына карамый, кеше сүзенә игътибар итми яшәүчеләр дә очраштыргалый бу тормышта. Безнең өчен ул сәеррәк тоелса да, гашыйкларның үзләре өчен алай түгелдер ул. Алар өчен зур сынау дадыр әле. Чөнки тирә-юньдәгеләр мондый мәхәббәтне аңларга теләми, андый парларга яшәве бик авырдыр. Һәртөрле каршылыклар, аңлашылмаучылыклар, мыскыллаулар, кимсетелүле күз карашларын күтәреп яшәү ансат түгелдер. Мин дә беләм шундый бер гаилә хакында, безнең күрше йортта яши андый пар. Бик якын танышым Тәнзилә яшь егет белән гомер кичерә, тегесе дә аңа мөкиббән. Менә инде өч ел бергә дус, тату яшәп яталар. Тәнзиләнең Сәлиме белән интернетта таныша.
Балалар бакчасында эшләүче Тәнзилә ире белән аерылганга ун еллап чамасы вакыт узган. Инде ике баласы да үсеп буйга җиткән, үз көннәрен үзләре күрә. Кичләрен буш вакытта интернетта актарынырга ярата ул. Моңарчы эш аралашудан ары китмәгән ханымга бер көнне утыз яшьлек егеттән хат килә. Тәнзилә дә озак көттерми, шундук җавап яза. Шул рәвешле ике арада хатлар йөри башлый. Егет бик тәртипле күренә, аралашу темалары да итәгатьле. Башкалар кебек, ул ханымны очрашуга чакырып та бимазаламый, секс турында да сүз куертмый…
Ә беркөнне очрашырга чакыргач, Тәнзилә югалып кала. Егет башка шәһәрдә яшәгәнлектән, аңа моның өчен махсус киләсе бит әле. Ни язганы булыр дип, ризалыгын бирә ул. Каршында озын буйлы, төз гәүдәле, чем-кара күзле чибәр егетне күрүгә, ханым аңа гашыйк була. Тик хисләрен белгертергә ашыкмый, ике арадагы яшь аермасы артык зур шул. Тәнзилә иллене тутырып килә. Шуңа күрә, ул эш аралашудан ары узмас, дип уйлый.
Тагын бер ай чамасы интернетта аралашкач, егет ханымны кабат очрашуга чакыра. Бу юлы кичке шәһәр буйлап сәяхәт кылалар. Тәнзилә егеткә үз тормышы хакында сөйли, тегесе аңа үзенекен бәян итә.
25 яшендә Сәлимнең Гөлсия исемле кызга күзе төшә. Бәйрәмдә күп санлы кызлар арасыннан аерып, бер күрүдә гашыйк була ул. Кыз да Сәлимне бик ошата. Елга якын очрашып йөри торгач, яшьләр өйләнергә карар кыла. Зурдан кубып, туйлап егет фатирында гомер кичерә башлый яшь пар. Бер ел чамасы бәхетле яшәгәннән соң, хатынның бала табар вакыты җитә. Дөньяга таза-сау ир бала аваз сала. Тик сабыен тапканнан соң озак та үтми, Гөлсиянең бавырдагы ташлары урыныннан кузгала. Кыз авыртудан өзгәләнә-бәргәләнә. Шул вакытта аның ярдәм сорап кычкырган тавышына шәфкать туташы йөгереп килә. Гөлсия аннан үзенә «ношпа» уколын кадавын үтенә. Тик ул даруның шифаханәдә беткән чагы була. Шуңа күрә, аңа «Баралгин» дигәнен ясыйлар. Шәфкать туташы эшен төгәлли дә нәниләрне карарга ашыгып китеп бара. Ул ишектән чыгып югалуга, Гөлсиягә сулыш алу кыенлаша, әлеге дару килешмичә, аллергия китереп чыгара. Шул сәбәпле, аллергик шок хәлендә булып, яшь ананың кычкырырга да, ярдәм сорарга да хәленнән килми. Палатага очраклы рәвештә килеп кергән табиб ханымны күреп, аптырап кала: аның тәнен кычыткандай кызыл бөрчек баскан, бөтен җире шешенеп киткән. Ярдәмгә ашыгып килеп җиткән табиблар бригадасы инде бернәрсә эшли алмый, ханым операция өстәлендә җан тәслим кыла.
Башта Сәлим бала тудыру йортын, табибларны судка бирергә уйлый. Тик әлеге уеннан кире кайта, чөнки кызның әти-әнисе бу эшкә ризалыгын бирми. «Кызыбызны барыбер кире кайтарып алып булмый. Шуңа күрә, нервыларны бетереп, балабызның рухын рәнҗетмик!» – дигәч, Сәлим, тешен кысып, әлеге ниятеннән кире кайтырга мәҗбүр була…
Сәлим улын үзе тәрбияләп үстерергә карар кыла. Тик хатынының әти-әнисе бердәнбер юанычлары булып калган оныкларын кияү карамагына тапшырасылары килми. Ничек итсә-итәләр, Сәлимне үгетләп, ялварып, үтенеп, елап, баланы бер елга үзләренә тәрбиягә алалар. Юристларга барып, әлеге эшне теркәп, рәсмиләштереп тә кайталар. «Бәла үзе генә йөрми» , – дигәннәре дөрестер, күрәсең. Әтисен, әби-бабайларын шатландырып үсеп килүче сабый өч ай тулгач, каты авырый башлый. Хастаханәләрдә ятып дәвалануларның да файдасы тими. Балада бик җитди авыру табалар, кан авыруы. Дөньяга пәйда булуына ярты ел дигәндә, нарасый бакый дөньяга күчә… Ике якынын берьюлы югалткан Сәлим нишләргә, кая барып бәрелергә белми. Кайгыдан түшәккә егыла, эшкә йөрми башлый. Шул сәбәпле, аны эшеннән дә азат итәләр. Егет эчәргә сабыша, дөньяда бөтенләй гаме калмый…
Ә беркөнне ул төшендә хатыны белән улын күрә. Шул иртәдән башлап, Сәлим эчүен ташлый, аны үзе эшләгән предприятиегә яңадан эшкә алалар. Әкренләп егетнең тормышы җайга салына. Тик кызлар белән генә эше барып чыкмый аның. Ул теләсә-теләмәсә дә, күңеле белән сөеклесе Гөлсиягә охшаш хатын-кызга тартыла. Тәнзиләдә Сәлим хатыны чалымнарын күрә, башка охшашлыклары да шактый табыла.
Өченче очрашуында егет Тәнзиләгә турыдан-туры бергә кушылып яшәргә тәкъдим ясый. Нәрсә дип әйтергә дә белмәгән ханым аңа бу хакта уйлап караячагын әйтә.
«Эш нәрсә булып бетәр иде, тик беркөнне Сәлим Татарстан Республикасы үзәкләренең берсеннән бөтенләйгә Казанга күченеп кайтты. Телефоннан шалтыратып, миңа кунакка килергә рөхсәт сорады. Менә шул көннән икәү бергә яши башладык. Күпмегә сузылыр безнең мәхәббәт тарихы, белмим, тик мин әлегә бик бәхетле. Өч ел яратып һәм яратылып яшим», – дип сөйләгән иде Тәнзилә бер очрашкач.
Күптән түгел мин аның белән яңадан күрештем. Тормышы, яшәеше хакында сүз чыккач:
– Сәлим башка шәһәрдәге фатирын Казанга алыштырды. Анда моңарчы кеше почмагында сыенучы олы кызым яши хәзер. Ә Сәлим миңа шушы көннәрдә язылышырга тәкъдим ясады. Тик мин аны кире кактым, язылып тормыйча да яшәп була ич. Паспортка мөһер бастырып кына ир-атны яныңа бәйләп куеп булмый. Андый максатым да юк, бәлки, бераз минем белән яшәгәч, үз тиңен табар да Сәлимем аерым яши башлар… – диде ул.
…Шунда күзебез сәгатькә төште, инде автобуслар йөрүдән туктаганга да шактый вакыт узган. Шул сәбәпле хуҗабикә безне үзендә калырга үгетләде. Ул төнне күзгә йокы кермәде инде. Сүз гел мәхәббәт турында, саф сөю хакында барды. Тагын әллә ничә мәхәббәт тарихы хакында ишеттек, бәхәсләшеп тә алдык… Алар турында хикәятләребезне дәвам итәрбез әле.
Чыннан да, бармы ул дөньяда саф мәхәббәт?! Төгәл җавабын кем белә? Бу дөньяда нинди генә язмышлар юк. Читтән карап сәер дип уйланган парлар бәхетле булып чыга, кырыйдан идеал күренгәннәр киресенчә булырга мөмкин.
Мәдинә НУРУЛЛА.
СӘЕР МӘХӘББӘТ ,

Комментарии