- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Әнә каршы күршенең капкасы янына бер-бер артлы туй машиналары килеп туктады, урын җитмәгәннәре башка капка төпләренә сыенды. Күрше капка төбендәге эскәмиядә ике хатын утыра. Мин дә алар янына килдем. Күрше кызын алырга кияү егетләре килгән икән. Унике машина санадылар. «Әстәгъфирулла, тамаша, барысы да бизәлгән, исемнәрен дә белеп бетерә торган түгел», – диде Зәйнәп.
– Бер кызык сөйлим әле, – ди бу. – Мин кич белән ияреп кайттым Вәлигә, гөрләп ташу ага иде. Аннары күршеләрендәге Газиз абыйны алып чыкты, ул никах укыды. Шаһитләр дә юк, миннән ризалык сораучы да булмады. Бу 1961 елның 26 марты иде. Иртән торды да, кырау эрегәнче дип, ат белән урманга утын алып кайтырга китте. Кайтмый да кайтмый бу. Әнисенең эче поша башлады: «Урман буендагы үзәнгә ташу каты төшеп агызып китмәде микән? Бергә барасыгыз булган бит, берүзе нишләсен», – ди. Ярый төш җиткәндә ирем кайтты. Утынны да бик кысып кына яккач, җирләр кипкәнче җитте.
Инде абзарның аратасы сынган. Көндез урман каравылчысын күреп, хәлне аңлата Вәли. Тегесе, кискән диләнке бар, дип урынын әйтә. Килешәләр. Тик бер кеше дә күрмәсен, ди урман каравылчысы. Эңгер-меңгердә урманга киттек. 3 чакрымны барып җиткәндә, караңгы төште. Әйтелгән урынны тиз таптык, чөнки урманны яхшы беләбез, утынын да, үләнен дә күп ташыдык. Вәли агачның юан башыннан, мин нечкә башыннан алып арбага салабыз дигәндә генә, яшь бала елап җибәрмәсенме? Кулымнан агачның төшеп китүен дә, Вәлигә барып ябышканымны да белмим, өнсез калганмын. «Әллә бер дә ишеткәнең юк идеме? Мәче башлы ябалак ич ул», – ди Вәли. Агачны алып кайтып, каралтыны рәтләдек, тик бу тавыш колагыма сеңеп калды. Безнең яши башлавыбызга әле ике генә ай иде. Бу безнең «туй сәяхәте» булды, дип искә алам. Ә алда мондый сәяхәтләр бик күп булды. Җимерек йорт-җирне яңадан төзергә дә, утынын әзерләргә дә кирәк. Без ат урынына җигелеп тарттык шул», – дип сүзен тәмамлады Зәйнәп.
Әнә капкадан ак күлмәк кигән кәләшне күтәреп кияү чыкты, машинага утыртты. Машиналар кычкырта-кычкырта урам буйлап китеп бардылар. Хәзерге яшьләр бик бәхетле шул. Барлыкның кадерен белеп, кешелекле булып яшәсеннәр генә.
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Мөрәле авылы.
Комментарии