Ак күлмәкле чибәр кыз

10 мартта Шәмсия Җиһангированың «Яшәү яме» тапшыруы Сарман районы Җәлил бистәсендә гомер итүче Райлә Маннанова турында булды. Ирем Назыйм менә шушы җырчының ничә еллар буе исемен белергә теләде. Ләкин без аны ачыклый алмадык. Гел «Сәйлән» төркеме җырчысы», – гына диделәр аны. Бәлки, әйткәннәрдер дә, без туры китерә алмаганбыздыр. Сәхнәгә бик матур ак күлмәк киеп чыга иде ул. Бәлки, ул минем хатымны укыр.

Сеңлем Райлә, син минем иремнең йөрәгендә исемең ачыкланмаган матур кыз булып калдың. Син миңа шундый якын, кадерле. Сине телевизордан күрсәтсәләр, нәрсә эшләсәм дә, кулым камырлы булса да, Назыймым: «Тәскирә, чык әле, ак күлмәкле матур кыз җырлый», – дип мине чакыра иде. Исемеңне белеп булмасмы дип, игътибар белән карый һәм тыңлый идек. Тик һаман «Сәйлән» төркеме», – дип кенә әйтәләр иде.

Сеңлем, менә мин сине таптым, радиодан җырларыңны тыңладым да еладым. Әмма Назыймым гына юк инде. «Назыйм, менә бит ул ак күлмәкле кыз», – дим, ләкин ул ишетми. Их, гомер! Ачыкланмый калган күпме хатирәләрне алып, узасың да китәсең.

Гомерләр уза икән ул,

Ашкынып аккан судай.

Бик кыска гына гомерне

Белми калабыз шулай.

Райлә, җырларыңның язмалары дискта юкмы? «Сәйлән»дәге ак күлмәкле чибәр кыз, уңышлар, бәхетле гомер телим сиңа! Шушы хатым ирем Назыймга дога булып барсын иде.

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.

Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылы.

Ак күлмәкле чибәр кыз , 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии