Йортта ир-ат булмаса…

Йортта ир-ат булмаса…

Авылда өйләнми калган егетләр күп булу турында гел язалар, хәтта «буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк», дип җырланучы җырлар да бар. Бер дә кияүгә чыкмый калган кызлар турында язмыйлар.

Мин әтисез үстем. Аны хәтерләмим дә, чөнки ул юл фаҗигасенә очрап һәлак булган. Фотолардан гына күреп таныйм.

Әтисез үсү җиңел булмады. Бөтен авыр эш әни белән минем җилкәдә иде. Әни колхозда эшләгәч, өйдәге эшләр күбрәк миңа калды. Шуңа да эш рәтен белеп үстем. Әле яшьтәшләрем әниләре пешергәнне дә зарланмыйча, талымламыйча ашый белмәгәндә, мин инде бәлешләр пешерә идем. Безнең өйгә газ да соң керде, шуңа күрә мич ягып, шунда аш пешерүләрем истә калган. Кулымда хәтта шул мич истәлеге булып калган зур пешүләрнең җөйләре дә саклана.

Мәктәпне тәмамлагач, яшьтәшләрем кебек үк мин дә югары уку йортына кердем. Әтинең туганнары ярдәме белән керсәм дә, бик уңышлы гына укып чыктым. Казанда эшкә урнаштым. Бик яхшы хезмәт хакы алып эшлим, чит илләргә дә йөрим, санаторийларда да ял итәм… Фатир алу мөмкинлегем генә юк, әлегә «снимать» итеп яшим. Гомумән, фатир да алып куеп, киләчәктә ирне дә «кияүгә» аласым килми. Бәлки, шуңа күрә фатир алырга омтылмыймдыр да. Болай да тормышта бик күпкә ирешкән кеше бит инде мин.

дигәннән, сезгә язуымның төп сәбәбе дә шул бит инде. 33 яшемә җитсәм дә, әлегәчә кияүгә чыга алмыйм. Артымнан йөрүче егетләр дә юк түгел, чөнки эшем гел кеше арасында йөри торган. Танышырга, аралашырга да оялмыйм. Гашыйк та булам кебек. Ләкин гел бер кеше мине туйдыра. Күзем төшкән берәр егет булса, мин аны үземә каратам да, ахыр чиктә барыбер ташлап китәм. Ул миңа гашыйк булгач, аның инде кирәге калмый, кызыгы бетә. Үз тиңең очрагач, ул кешенең кызыгы югалмый, гомер буе аны үз яныңда гына тотасы килә, дип әйтәләр. Кайчан очрар икән соң ул үз тиңем? 40 яки 45 яшьтәме? Туганнарым белән очрашканда гел бер сорау бирәләр: кайчан кияүгә чыгасың инде? Чыгасым килми, дип кенә җавап бирәм, чөнки кияүгә чыгарлык, лаеклы ирне күргәнем юк. Бәлки, лаеклылары да бардыр, ләкин алар миңа буларак кызык түгел. Яратмыйча гына кияүгә чыгыйммыни инде хәзер?

Зәлия.

Бу хатка Казан шәһәренең «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

Без инде күп тапкыр кабатладык: ир-ат тормышындагы беренче -кыз – ул аның әнисе булса, кыз кеше тормышындагы беренче ир-ат – ул аның әтисе. Нәкъ менә әти кеше ирләргә карата беренче фикерне формалаштыручы кеше булып тора да.

Сездәге кебек ситуация ике очракта була ала: беренчедән, әгәр бала бөтенләй әтисез үссә, икенчедән, әгәр аның әтисе артык кырыс, усал, явыз булса. Әтисез үсү ул, ир гаиләдән китсә, яки бөтенләй вафат булса, дигән сүз түгел. Әти кеше гаиләдә булып та, бала тәрбиясендә катнашмаска, аны тезенә утыртып сөймәскә, әкиятләр укымаска, аны яратмаска мөмкин.

Шушы ике очракта кыз балага ир-ат игътибары, аның җылысы, тәрбиясе, карашы, сүзләре – бар да җитми кала һәм бу, ахыр чиктә, олыгайгач калкып чыга. Гаиләдә абый кеше дә (яки энесе) булмаса, бөтенләй ир-аттан аерым яшәү була инде бу һәм ир-атларга карата эмоциональ бәйсезлек барлыкка килә. Ягъни, кечкенәдән сезнең тормышта ир-ат булмаган һәм сез аның ни өчен кирәген дә аңламыйча үскәнсез, аның мөһимлеген дә аңламагансыз. Менә хәзер дә сез иптәш кызларыгыз, тирә-юньдәге башка кызлар кебек ир-атны үзегезгә каратасыз, үзегезнеке итәсез дә, алга таба аның белән нишләргә дә белмисез. Кечкенә чакта ук ир кеше янәшәгездә булмагач һәм тормышыгызда бер урын да алып тормагач, хәзер сез аны кайсы урынга урнаштырырга белмисез дә. Шуңа күрә, сез аннан качасыз. Бу эчке аң тарафыннан көйләнә торган хәл һәм сез моның нәрсәгә шулай булуын үзегез дә аңламыйсыз.

Аңлаган, үз-үзегезгә сорау биреп анализлаган очракта да болай дип уйлыйсыздыр: кая куярга соң ул ирне? Эшкә китереп, өстәл өстенә бастырып куеп булмый – сувенир түгел. Шәһәр фатирында нәрсә эшли инде ул? Анда эшлисе эшләрне башкарыр өчен сантехник та чакырып була. Аңа нәрсә ашатырга? Өй белән эш арасына аны ничек сыйдырырга?

Шулай ук сез үзегезне бәяләп бетермисез, дигән фикер дә калды. Үз-үзегезне яратмыйсыз ахры. Һәм менә шулай егетләрне табып гашыйк итү – ул үз-үзегез каршында бәягезне күтәрергә тырышу гына. Менә мин ничек булдырам! Менә миңа нинди егетләр күз төшерә! Әнә, алар минем арттан ничек чабып йөри! Менә шундый хәлне булдырмау өчен сезгә үз-үзегезне мактарга өйрәнергә кирәк. Ниндидер уңышларга ирешкәнсез икән: «Карале, мин нинди молодец!» диегез.

Мин кызларга гел әйтәм: язмышыгызны кайда очратасыгызны сез беркайчан да белмисез, шуңа күрә һәрчак елмаеп йөрегез. Күңелегездән бары тик яхшыны уйласагыз, ул яхшылык йөзегездән нур булып бөркелер. Үзегезгә үзегез бүләкләр ясагыз, матур киенегез, косметологка йөрегез… Шулай эшләсәгез, үз бәягез дә күтәрелер.

Кызлар өчен махсус тренинглар да эшли. Анда егетләр белән танышырга гына өйрәтмиләр, ә инде ниндидер мөнәсәбәтләр коргач, шуларны сакларга, үстерергә дә өйрәтәләр. Шунда ук киләчәккә план да төзелә. Ничә бала табасың килә, ирең нинди булырга тиеш… Хәзер үк күз алдына китереп карасагыз да була. Тормышта сезгә нинди ир кирәк? Аның тышкы кыяфәте, характеры нинди булырга тиеш? Мөнәсәбәтләрегезне ничек күзаллыйсыз? Әгәр кем беләндер танышкач та, аның сезнең критерийларга туры килмәвен күрәсез икән, аның белән мөнәсәбәт корып та тормагыз.

Тагын шундый бер күнегү бар. Беренче карашка ничек кенә көлке булып тоелмасын, ул сезгә күп әйберне аңларга ярдәм итәр.

Җайлап утырыгыз да күзләрегезне йомыгыз. Үзегезне 70 яшьлек карчык итеп күз алдына китерегез. Сез кайда? Нинди шартларда яшисез? Яныгызда кемнәр бар? Кемнәр сезгә шатлык бүләк итә?

90 процент ышаныч белән әйтәм: сез үз яныгызда оныклар күрергә теләячәксез. Ләкин оныклар бит юктан бар булмый. Аның өчен башта кияүгә чыгып, балалар табарга кирәк. Шушы күнегүдән соң, бәлки, сез киләчәккә план кора алырсыз һәм шул план белән яшәрсез.

Дөресен генә әйткәндә, бу хәлдән арыну өчен, сезгә кичекмәстән, психологка барырга кирәк. Сез бит гомерегез азагына кадәр егет сайлап йөри алмаячаксыз. Шуңа күрә иптәш кызлар белән уртаклашырга түгел, ә нәкъ менә психолог белән сөйләшегез. Белгеч сезнең төп проблеманы индивидуаль якын килеп аңларга ярдәм итәр, үз бәягезне күтәрү өстендә эшләр.

Үз вакытында сезнең әниегезгә дә психологка барырга кирәк булган. Менә бу язманы укучы хатыннар шуңа да игътибар итсен иде: әгәр сез баланы шундый ситуациядә ялгыз (!) үстерәсез икән, бәлки, сезгә әле психологка барып, балагызда ир затына карата шушы эмоциональ бәйлелекне булдыру, әтисез үсү хисен тутыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыкларгадыр?!

Беркем дә туганда ук ир-атлардан курка, алардан кача, алар белән уйный торган булып тумый. Тормыш шартлары шундый итеп тәрбияли. Ә бу шартларны тудыру ата-ана кулында. Шуңа күрә балагызга кечкенәдән дөрес тәрбия бирү кирәк тә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии