- 27.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №16 (24 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
…Без танышканда ук хәзерге иремнең әнисе аша таныштык. Мин базарда сату иткәндә, бер хатын көн дә килеп, аласы әйберсе булса да, булмаса да янымда басып такылдап тора, хәл-әхвәлләрне сорашкан була иде. Көннәрнең берендә ул улы белән бергә килеп, безне таныштырды.
Кияүгә чыкканчы ук йөргән егетемнең әнисенә бик игътибарлы булуын белә идем. Ир бала анасына ничек игътибарлы булса, хатынына да шулай булачак, дигәнне ишетеп, белеп үстем. Шуңа күрә егетемнең даими рәвештә әнисенә шалтыратып көн дәвамында кайда булуы, нишләве, нәрсәләр ашавы-ашамавы һәм башка вак-төякләре хакында сөйләгәндә гел куандым. Шул хатын урынында гел үземне күз алдына китердем. Аның әнисенең туган көненә яки башка бәйрәмнәргә бүләкләр дә алыштым, әле җитмәсә, кайвакыт без берәр җиргә җыенсак үзем үк: «Әниеңә хәбәр ит, борчылып тормасын», – дия идем. Бер ел чамасы очрашып йөргәч, без өйләнештек. Яши башлагач кына үземнең нинди зур хата ясавымны аңладым.
Өйләнгәч, ул әнисенә ничек яхшы мөнәсәбәттә булса, миңа да шундый булачак дигән фикерем бөтенләй дөрес булып чыкмады. Ул гел әнисе белән генә киңәшләшә, эштән соң кайтасы булса да башта әнисенә шалтырата, аннары гына миңа хәбәр итә… (Әле, кайвакыт, иремнең соң кайтасын яки иртәгә командировкага китеп барасын каенанамнан белә идем.) Ашарга пешерсәм дә, «менә минем әни моны болайрак пешерә иде» дип, чагыштырып куя. Берәр күлмәк алсам, әнисенең дә нәкъ шундый ук төстәге күлмәге барын искә төшерә. Яшел күлмәкне аның әнисе янына барганда киеп барырга ярамый, чөнки аның әнисе зәңгәр һәм ак төс кенә ярата… Саный китсәң, бик күп инде.
Бала тугач, каенана да бик үзгәрде. Баламны кайвакыт бөтенләй күрмим, чөнки әбисе аны бик сагына һәм ансыз тора алмый, имеш. Үзе генә яшәгәч, аңа да күңелсездер инде, тик ул бит безнең бала. Тормыштагы бердәнбер куанычым – ярый әле каенанадан аерым яшибез. Тик барыбер мин бу хәлгә озак түзәрмен дип уйламыйм. Иремне ничек акылга утыртырга дип уйлаган минутларым күп була. Аерылып китеп тә карар идем, иптәш кызым кебек, бөтенләй ирсез калырмын дип куркам. Әнисе тагын бер хатын табып, минем урынга утыртып куяр…
Гөлнира.
Кайбыч районы.
Психолог белән әңгәмәләр бирә башлагач, аларга бик күп кайтавазлар килә башлады. Һәркем үз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша, үзенекен дә әйтеп калырга тели. Шулай ук киңәш сорап язылган хатлар да артты. Инде арадан иң кызыкларын гына сайлап алу мөмкинлеге туды. Бу хат та шундыйларның берсе. «Әни малайлары» турында без психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА белән сөйләштек.
– Ләлә ханым, иң беренче чиратта шуны билгелик әле: әни малайларын ничек танып була?
– Беренчедән, әни малайлары мөстәкыйль түгел. Алар кем беләндер ызгышса да, нәрсәдер алырга акчасы җитмәсә дә, эше белән бәйле ниндидер җаваплы вакыйганы хәл итәсе булса да, иң беренче әнигә мөрәҗәгать итә. Икенчедән, әлбәттә инде, андый ирләр үз әнисенең җир йөзендәге иң яхшы хатын-кыз булуына ышана. Алар иң тәмле пешерүче, иң матур чигүче, тегүче, иң йомшак куллы, иң акыллы… Бу шулай һәм бары тик шулай гына була ала! Өченчедән, аның әнисе иң матуры һәм син аңа охшагансың. Димәк, ул сине дә кайчакта әнисе белән чагыштырып карый. Дүртенчедән, ул кечкенәдән үзенең иң-иң үзенчәлекле, акыллы, тырыш, идеаль малай булуын белеп үскән һәм син аңа ниндидер кимчелекләрен күрсәтсәң, ул сиңа үпкәли, әнисенә хәбәр итә. Бишенчедән, әнисе ничек уйласа, ул да шулай уйлый. Әгәр сиңа аның әнисе кыска итәк кимәскә кушкан икән, ул да кыска итәкнең нинди начар әйбер булуын сиңа мең төрле сәбәпләр аша дәлилләячәк. Әгәр, әнисе табак-савытны химикатлы әйберләр белән юарга ярамый дип саный икән, ул да сине сода белән генә табак-савыт юарга мәҗбүр итәчәк. Кыскасы, әни әйтте – бетте! Һәм иң мөһиме, ул ниндидер эш эшләгәнче әнисенең моңа нәрсә дип әйтәсен уйлый. Аның кәефен төшерердәй эшләр башкармаска тырыша.
– Әни малайлары ничек тәрбияләнә?
– Биредә бик нечкә психологик момент: әни кеше ир баланы тәрбияләгәндә бик сак булырга тиеш. Ул аңа артык якын да булмасын, чөнки әни малае шуннан туа; артык ерак та китмәсен, чөнки андыйлар егет булып җитешкәч хатын-кызлардан курка яки аларны күралмый. Гадәттә, ата кеше балаларын тәрбияләүдә катнашмаса яки ул баланы хатын-кыз соң гына тапкан булса, ир бала әни малаена әверелә дә. Әтисез үскән малайлар турында гына сүз бармый, әтисе булып та, аның гаиләдә дәрәҗәсе түбән булса яки ул өйдә сирәк күренсә, бала әнигә артык якын була.
Хатын-кызларның күбесе, бала туу белән, иргә булган назны, мәхәббәтне шул балага бүләк итә башлый. Нәтиҗәдә, бала үскән саен (бигрәк тә ир бала), үзенең атадан «зуррак» урын биләвен аңлый бара. Әтинең авторитеты бала өчен дә югала. Ул бит атадан зуррак, нишләп әле ул аның белән санашып торырга тиеш? Нәтиҗәдә, ир бала, тора-бара, психологик рәвештә әтисе урынын били. Әнисе белән киңәшләшә, хезмәт хакын алып кайтып бирә, ул әйткәннәрне эшли… Бу егетнең үз анасыннан баласы гына була алмый, чөнки ана белән бала арасында сексуаль мөнәсәбәтләр безнең җәмгыятьтә каралмаган. Һәрхәлдә сәламәт акылга ия кеше моны булдырмый. Димәк, егеткә хәзер бала алып кайтырдай хатын кирәк. Бу хатынны, күп очракта, әниләр үзләре сайлый да. Алар улларын тартып алырга сәләтсез, йомшак кызларны карый һәм шул ук вакытта аларга бу кызның социаль катлам ягыннан да түбәнрәк торуы кирәк. Менә алар малайларын өйләндерә һәм оныклы була. Оныкны алар үз баласыдай ярата башлый, хәтта баланы әнисенә каршы котыртырга, аның нинди булдыксыз икәнен сөйләргә дә мөмкин. Килен кеше бала табучы донор сыйфатында гына карала.
– «Әни малае» дигән төшенчә бар, ә «әни кызы» дигәнне ишеткәнебез юк. Алай да булырга мөмкинме?
– Юк, мөмкин түгел, чөнки кыз бала үз әнисе белән иптәш кызлар кебек аралашып үсә. Алар бер-берсеннән ерак яшәп, кирәк чакта ярдәмләшеп, киңәшләшеп тора ала. Алар бер-берсенә артык бәйле түгел, чөнки әни кеше үз кызында терәк булырдай кеше күрми. Ул аннан матди ярдәм дә өмет итми, авыр чакта бердәнбер таянычы итеп тә күрми.
– «Әни малаен» хатынның ире дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп үстереп буламы?
– Ни кызганыч, әни малаен инде тәрбияләү мөмкин түгел, чөнки бик соңга калынган. Андый кеше белән гаилә корганчы ук уйланыгыз: мондый кеше сезгә кирәкме? Әгәр инде баш-аягыгыз белән гашыйк булгансыз һәм аннан башка яши алмыйм дип уйлыйсыз икән, аны үзегезгә «карату» өчен, әнисенең күчермәсенә һәм иң яхшы иптәш кызына әверелергә туры киләчәк. Аның киңәшләренә рәхмәт әйтеп торыгыз, аш-су рецептларын язып алыгыз, аңа еш кына кунакка йөрегез, бергәләп аңа берәр кызыксыну чарасы (хобби) уйлап табыгыз. Ә иң яхшысы, бала табып куйсагыз, аның инде үсеп беткән улыннан бөтен игътибары кечкенә балаларга юнәләчәк. Әгәр инде бу хатын белән алай якыная алмыйсыз икән, үзегезне аның урынына куеп карагыз. Сез карап үстергән иң якын кешене бердәнбер көнне чит-ят бер кыз килеп алып китсә, сезгә рәхәт булыр идеме? Ул бит ниндидер кеше үтерүче түгел, ә АНА кеше. Бары тик улын үстергәндә хаталар ясаган әни! Әгәр син ул ир белән яшәргә телисең икән, барыбер аның әнисе белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга туры киләчәк һәм син моны тизрәк эшләгән саен үзеңә үк яхшырак булачак.
– «Әни малае»ның да уңай ягы бар бит. Алар йорт эшләрен белеп башкара, аш-су әзерләгәндә ярдәмгә килә, кайгыртучан…
– Анысы шулай. Аларның да уңай яклары күп. Бигрәк тә, ир өстеннән идарә итеп яшәргә теләүче хатын-кызлар өчен бу иң кулай вариант. Алар бик сирәк очракта гына хыянәт итә ала, назлы, нечкә күңелле, йорт җанлы… Ләкин шул ук вакытта алар бала-чага кебек көйсез һәм мактаганны яраталар. Әгәр сез аны гел мактап, үсендереп торсагыз, аннан бик яхшы ир килеп чыгарга мөмкин. Ул исемлек тотып кибеткә дә йөриячәк, зур-зур чиратларда да тыныч кына торачак, балаларны да караячак… Ләкин аңа беркайчан да әмер бирмәгез. Әгәр нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә башласагыз, ул әнисе янына йөгереп, сезнең нинди начар хатын булуыгызны фаш итәчәк. Шуңа күрә дә аларны тәрбияләп бетереп булмый, ә аларга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии