Бүләк

Бүләк

«Котлыйм, сез әни булачаксыз!»

Табибның сүзләре хөкем кебек яңгырый иде. Котлыйм, имеш… Әтисез бит ул. Ни шатлыгы бар инде аның? Бүген аларның аерылышуына ике ай булды… Нинди бала? Әле Аннан башка яшәвенә дә күнегеп бетә алмый, бер төне дә күз яшьләреннән башка узмый.

Ә бала? Ул бит уенчык түгел. Кая куйсын ул аны? Әти-әнисенә алып кайтсынмы? Әнисе баштан ук Рифат белән очрашуына каршы булды. Аларның юллары аерылуга да иң сөенгән кеше ул иде. Бу яктан әнисен аңламый Гөлчәчәк, югыйсә, әни дигән кеше баласына бары бәхет кенә теләргә тиеш тә бит. Бәлки, ул ялгышадыр да, тик әнисенең Рифат турында бер сүз дә ишетәсе килмәде шул: «Ул хәерче баласы белән нишләмәкче буласың? Ни торырга урыны юк, юньле баланы әтисе ташлап китми аны», имеш. Ни белә соң ул алар язмышы турында? Бала гаепле түгел бит инде монда.

Әгәр әнисе хәзер бала турында белсә, бусагасыннан да уздырмаячак. Кирәкми аңа бала! Яшь әле ул, укуын тәмамлыйсы бар. Тулай торакта да бала белән яшәтмәсләр.

…Читтән караганда бер борчусыз булып күренгән кыз үз борчулары кочагында инде өченче сәгать кышкы Казан буйлап йөри. Күңеленә, җанына урын таба алмыйча, шәһәр урамнарын таптый.

Юк, урамда болай озак йөрергә ярамый! Болай йөрү ирексездән уйландыра. Уйлый-уйлый җүләрләнеп куюың да бар. Болай да баш уйлар белән шыгрым тулган. Баладан котылырга кирәк. Булды, шуның белән ачылып бетмичә, сулган мәхәббәткә дә нокта куелыр.

Шундый уйга килеп, кыз башын күтәрде, тизрәк, ныклы адымнар белән атлый башлады.

Юлы парк аша иде. Урамда кар ява. Юк, кар гына түгел, әллә нинди сәер бүген көн: кар катыш яңгыр ява. Әле кичә генә кыш бар халыкны җылы өйләргә куып керткән, ә бүген әнә ничек йомшартып җибәрде. Парк уртасында икәү Кар бабай ясый. Аларны күргәч, Гөлчәчәк тә елмаеп куйды. Үзенең дөрес фикергә килүенә сөенеп, тагын да ашыгыбрак тулай торак ягына атлады. Кар бабай әвәләүчеләрнең сүзләре колагына чалынды:

– Синеке зуррак та булган, улым. Әйдә, минеке янына алып кил дә, өярбез.

– Әни, дим, әни, кара, ул һаман зурая бит…

Тирә-як балалар көлүенә күмелде. Әйе, бу Гөлчәчәккә тәэсир итми калмады, билгеле. Әлеге ике бәхетле җанга карап, аның да иреннәрендә елмаю пәйда булды. Тик бу аның баладан котылу теләген үзгәртергә сәләтле түгел иде. Тик…

Әлеге икәүгә карап барып, чак кына парк аша узучы сукмакта коляскада утырган баланы «таптап» китмәде кыз. Әйе, аның каршысында яшь бала утыра иде. Аңа күтәрелеп карагач, кыз әллә нишләп китте. Чөнки бу кызчык инде балалар коляскасында утырыр яшьтән узган иде. Кар әвәләүче малайга бик тә охшаган, 4-5 яшьләр тирәсендә булса кирәк: шундый ук ут чәчеп торган күзләр, шат елмайган иреннәр, хәтта ияк очындагы миңенә кадәр бар. Бер генә аерма: кызчыкның тездән түбән аяклары юк, туңмасын дип каплап куйган одеал кисәге дә моны яшерә алмый иде.

Туганы белән әнисенә карап, ихластан шатланып утырган кызчык, үзенә сәер итеп карап торган апаны күргәч, әллә курыктымы шунда: «Әни» дип кычкырып җибәрде.

– Әү, бүләгем минем!

Ул арада малайның да тавышы ишетелде:

– Әни, дим, әни, әйдә Айзилә янынарак алып барабыз Кар бабайны, анда барып җиткәнче ул тагын да зурая, әйдә инде, әйдә. Аның да бит уйныйсы килә!..

Кыз, ничек кирәк, шулай үзен кулга алды да, ашыга-ашыга юлын дәвам итте. Үзалдына сөйләнеп өйләренә таба борылды: «Барысы да яхшы булыр, балам! Мин сине берәүгә дә бирмәм, минеке – син, киләчәгем, бәхетем минем. Син бит Аның бүләге… Ул калдырган бүләк…»

Әнисә ГАРИПОВА,

Саба районы, Сатыш авылы.

Комментарии