Бирешмә, Зилә!..

Якташым Илдинә Ядкәрова «Кеше сүзе керде арага…» (№44, 7 ноябрь, 2012 ел) дип исемләнгән язмасында актуаль теманы күтәргән, чөнки бүген, кешеләр арасында, хөсетлек, гаделсезлек, вәхшилек, бер-береңә шәфкатьсезлек хөкем сөрә. Күпчелек акча колларына әверелде, бу бәндәләргә туган да, дус та кирәкми, аңа өлеш чыгарырдай, файдалы кешеләр генә кирәк, кода-кодагыйны да шундыйларны сайлыйлар. Ә туганнар, дуслар, көймәгә су кергәч кенә искә төшә дә бит, тик соң була.

Бүгенге болгавыр заманда Зилә кебек намуслы, гадел кызларга яшәве, тормыш юлын сайлавы бик авыр. Ярый ла, язмадагыча, аның өчен өзгәләнеп йөрердәй иптәшләре, дуслары булса. Булачак кияү егетен дә, аның әти-әнисен дә күреп сөйләшәсегез калган.

Кыш башланып, каз-үрдәкләр, маллар суйгач, таныш-белешләреңне, туганнарыңны, күршеләреңне чакырып кунак җыю – гадәти хәл. Якын иптәшем дә бездән ерак түгел кунак җыйды. Хатыным Рәшидә белән безне дә чакырдылар. Чакырулы йортка үз вакытында бардык. Дуслары, туганнары, күршеләре дә хәйран гына җыелышкан, хуҗалар җылы каршылады.

Өй эченә кереп, табын өстәле артына утырыштык, сый-хөрмәт, табын мулдан әзерләнгән. Мәҗлес барышында тәнәфескә дә чыккаладык. Уен-көлке, мәзәкләр дә читтә калмады.

Янәшәмдә утыручы И. дә торып уен-көлке әйтмәкче булды. Ул түрдәрәк утыручы Н.гә: «Син кичә кемне култыклап бара идең?» – дип әйтүенә, теге иптәш аптырашта калып, үзен тиз генә кулга алып нәрсәдер җавап бирде. Көлгәне-көлде, көлмәгәне – юк, дигәндәй, көлке сүзнең дә төрлесе була. Шул сүздән соң, Н. янәшәдәге җәмәгате белән бик сүрән утырдылар.

Мәҗлес тә, вакыт та хәйран гына тиз үтеп китте. Хуҗаларга зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә бер-беребез белән шулай күрешергә теләкләр теләп, өйләребезгә таралыштык. Бу И. иптәш уен-көлкене әйтүен-әйтте дә, аның ахыры да була икән. Н. белән Х. өйләренә кайткач та шул көлкене кабат-кабат сүтеп җыялар, төне буе аңлашып бетерә алмыйлар, иртәгесен аерылышу хәленә җитәләр. Әмма өйдә ике бала: мәктәп яшенә җиткән ул һәм кыз бар, гаилә коруларына да 9 ел үтеп киткән.

Менә шулай, кадерлеләрем, сүз әйткәнче, бер кат фикерләгез: тиешме-юкмы?..

…Мин дә үземне белә башлаганнан бирле рәсемгә гашыйк булдым, рәсем ясадым. Зилә сеңлем, әгәр әтиең исән булса, син дә минем юлдан китәр идең. Тырышып, үзеңне кеше иткәненә әниеңә рәхмәт. Сау-сәламәт булсаң, эше дә, егете дә табылыр, кеше бәхете кешегә килми.

Илдинә сеңлем, бик урынлы язгансың, синдәй иптәшләр авыр вакытта кирәк, алар шунда сынала, бу дустыгызга рухи көч бирегез!

Бу мәкаләне язганда нәфрәтләнәм дә, берара күңел дә нечкәрә. Бу парларга каршы төшкән кешеләргә иртәме-соңмы үз языклары, күз яшьләре төшәр. Бирешмә, Зилә!..

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии