ӘТИЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ

ӘТИЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ

Нәни чагымнан ук тәрбиям белән әтием шөгыльләнде. Әле дә исемдә: ул мине кулымнан тотып, күлгә чумдырып ала торган иде. Иртәнге күнегүләр, су коенулар, кечкенә урманчыкта икәүләп йөгерүләр, кояшта кызынулар… Кечкенәдән чыныгып үскәнгәдер, күрәсең, мин салкын тиеп авырганымны хәтерләмим. Ул биргән тәрбия, белем, тормыш дәресләренең никадәрле кыйммәт, биниһая, әйтеп бетергесез дөньяви бирнә икәнлегенә үзем үсеп буй җиткәч, тагын да күбрәк төшендем.

Мин Бурятиядә туганмын. Биш яшем тулгач, -әнием Татарстанга күченеп кайтканнар. Балачагым хакындагы хатирәләрне әле бүген дә хәтерлим. Дүрт яшьләр тирәсендә, мин сабый бала, урамда бераз уйнагач, онытылып, урман эченә кереп киткәнмен. Күрәсең, юлны яхшы хәтерләп калганмын: урман каравылчысы йортына килеп чыкканмын! Әтием белән еш була торган идек без анда. Ни хикмәт, дүрт-биш чакрым араны курыкмыйча берүзем үткәнмен бит!

Әти-әнием, мин озак кайтмый торгач, әлбәттә, эзләргә керешкәннәр. Әнием якын-тирәләрне айкаса, әтием, ике дә уйлап тормыйча, каравылчы йортына юл тоткан. Анда минем тыныч кына йоклап ятканымны күргәч, шатланган инде ул! Башта кызган «табага» бераз бастырып алырга теләсә дә, соңрак, мин табылу шатлыгыннан, әлеге уеннан кире кайткан. Һич онытмыйм: әтием мине җитәкләп, битәрләми генә, җайлап кына яхшы кеше булып үсү өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатып кайтты. Шушы хәл минем өчен зур сабак булды. Ә юлда кинәнеп ашаган җир җиләгенең тәмен һич онытасым юк! Өйгә бер кәрзин җиләк тә җыеп кайттык әле без!

Татарстанга кайткач, башлангыч сыйныфларда укыганда ук әтием мине бокс түгәрәгенә яздырды. Ул үзе гомер буе өч урында эшләде, ә кичләрен булачак чемпионнар хәзерләде. Бокс түгәрәгенә берничә ел йөрү сәламәт яшәү рәвеше белән беррәттән көчле, чыдам булып үсәргә ярдәм итте. Тырыш булырга, һәр эшне җиренә җиткерергә, ярдәмчел, мәрхәмәтле, кешелекле һәм башка бик күп төрле яхшы сыйфатлар тупларга булышты. Әтием үзе дә хәзер пенсиядә инде, тик әле һаман да эшсез тора алмый.

Җәй көннәрендә спорт лагеренда ял итү үзе бер бәйрәмгә әверелә торган иде. Биредә әти укучыларының һәрберсен дару үләннәрен танырга, аларны дөрес итеп җыярга, киптерергә һәм кулланырга өйрәтте. Шулай ук әтием ярдәмендә булачак чемпионнар ашарга яраклы гөмбәләрне аерырга, тозларга, һәртөрле ризыклар пешерергә дә һәвәс булып чыктылар. Җиләк җыю серләренә дә биредә бергәләп төшендек. Ул чакта учакта әзерләнгән үләнле чәй тәмен әле бүген дә тел очында йөртәмдер сыман.

Әтием мине балык тоту серләренә дә төшендерде. Кармаклар ясарга өйрәтте. Балыкка барган саен, кылт итеп әтием дәресләре искә төшә, ул биргән файдалы киңәшләргә нигезләнеп, аларны кулланып эш иткәч, беркайчан да буш кул белән кайткан булмады. Балык тоту – балачагымнан ук башланган кадерле, истәлекле мизгелләр ул!

Миңа, шәһәр баласына, авылда булу үзе бер экзотика бит! Көтү көткән чакларым бүгенгәчә матур төш сыман искә төшә. Атка атланып, кулга чыбыркы тотып сыерлар, бозаулар артыннан элдертүләрне, эх, кайтарып булса икән!!!

Бергәләп походларга йөрүләр үзе генә дә ни тора! Тәмле балык ашлары, пылаулар, башка төрле ризыклар әзерләү серләренә дә әтиемнән өйрәндем. Балык ысларга да, киптерергә, тәмле итеп кыздырырга да әле бүген дә әтием рецептлары ярдәм итә. Шуңа күрәдер, ахрысы, мин аш-су хәзерләргә бик яратам. Көн саен төрле тәгамнәр пешереп, якыннарымны сыйлыйм. Төрле халыклар аш-суларын пешерергә яратам. Хәзер бит интернет дигән галәмәт ярдәмендә әлеге гамәлне башкару әллә ни кыен түгел. Тик әтием өйрәткән нечкәлекләрне, аш-су хәзерләү серләрен беркайдан укып өйрәнү мөмкин түгел. Кайвакыт дусларым, танышлар, кунак җыйганда булышырга да чакыралар. Өстәл бизәргә, ризыкларны дөрес итеп урнаштырырга, матурлап бизәкләнгән аш-суны өстәлгә нәзәкәтле итеп куя белергә дә кирәк бит әле. Шулай ук төрле эчемлекләр, коктейльләр, төнәтмәләрдән эчемлекләр «иҗат» итәргә дә бик ошый миңа. Болар бар да – тормышта әтием салган «нигез»ләр.

Шунысын да әйтим: әтием дарулар кулланырга бөтенләй яратмый. Аның һәрбер сырхауга үз карашы, үзе генә белгән үлән төнәтмәләре бар. Кышка җитәрлек үләннәрне капчыклап туплый да, кыш, яз айларында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче дусларын, туганнарын җитәрлек күләмдә тәэмин итә. Тугызынчы класска күчкәч, кайбер уңышларга ирешкәч, әти миңа: «Син инде үзеңне һәм якыннарыңны кирәк чакта яклый һәм саклый алыр дәрәҗәгә ирештең. Хәзер бокс белән теләгән чакта шөгыльләнә аласың. Үзеңне төрле яклап үстерергә кирәк! Менә сиңа, улым, гитара», – дип уналты тулган көнне кулыма әлеге уен коралын китереп тоттырды. Ул чакта шатланганымны күрсәгез иде сез! Икенче көнне мин гитарага ябышып каттым. Ноталар буенча төпле, махсус белемем булмаса да, ул чакта җырлана торган көйләрне үзлегемнән җыярга тотындым. Эшем уңай, җиңел барганга сөенеп туя алмадым. Ишек алдында дусларыма, өйдә якыннарыма, бәйрәмнәрдә кунаклар алдында чыгышлар ясап кинәндем. Берничә дустымны да гитара чиертергә өйрәттем. Энемә дә минем аша гитара «җене» кагылды. Миннән күреп ул да гитарада уйнарга, җырларга һәвәсләнеп китте. Бергәләп төрле концертларда чыгышлар ясадык, халык безне яратып тыңлый иде. Әлеге уен коралы минем һәм энемнең гомерлек юлдашыма әверелде. Гомумән, һөнәрләр белү тормышта зур таяныч, ышанычлы чыганак та әле ул. Авыр чакларда, четрекле мизгелләрдә гитарада акча эшләргә дә өйрәндем.

Шулай бервакыт чит шәһәрдә бер тиенсез калырга туры килде. Аптырап, азрак уйланганнан соң, гитарамны җилкәмә элеп, үзәк мәйданда җырлап, юллык һәм яшәрлек акча эшләдем. Эштән кыскартылуга дучар булгач та, мине гитара коткарып калды. Көненә бер мең сумнан да кимрәк акча эшләгән чакларны хәтерләмим. Ә берәр төрле бәйрәмдә, тантанада, кунакларга атап җыр башкаруга ни җитә! Шактый гына җырлар «тудырырга» да өлгердем. Сөю-сөелү хакындагылар белән беррәттән наркоманиягә, төрле замана хилафлыкларына кагылышлы социаль көйләр дә яздым. Музыка дөньясындагы танышларым, дусларым тарафыннан уңай бәя алу, күңелләрне күтәрә, яңа үрләр яуларга өнди.

Балачакта алган әтием дәресләре мине гомерем буе озата бара. Озын гомер, сәламәт тормыш киләчәктә дә юлдаш булсын сиңа, кадерле кешем минем! Халык юкка гына: «Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер», – дими торгандыр.

Дмитрий исемле егет сөйләгәннәрне

МӘДИНӘ НУРУЛЛА язып алды.

ӘТИЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии