Ике «якын» арасы

Ике яраткан йөрәк бер-берсен , турында таныклык, мәҗлесе белән бәйли. Беренче карашка барысы да искиткеч матур; бүләкләр, котлаулар, кеше тормышында бер генә тапкыр бирелә торган онытылмаслык мизгелләр… Көн дә шулай бәйрәм итеп кенә яшисе дә бит… Тик боларның барысы артында катлаулы гаилә тормышы, өлкән буын арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтләр торуын да онытырга ярамый.

Чираттагы эш буенча кәгазьгә юллар сызып утыра идем, тынлыкны бозып телефон шалтырады. Дустым икән, тик нигәдер бик борчулы иде, миңа төнгә кунарга килүе турында сорады. Күптән күрешмәгән идек, әниләр дә кунакта булу сәбәпле, бик тиз ризалаштым. Эш белән мәшгуль булсам да, дустымның килүен зарыгып көттем. Бигрәк тә, борчылуының сәбәпләрен беләсем килә иде…

…Эшләрне тәмамлап чәй эчтек тә йокларга яттык. Уйланып ятканда, ниһаять сер дә ачылды…

Дустымның өендә кабат тавыш чыккан икән, монда килүенең дә сәбәпләре шунда… «Бар гауганың башында әбием тора, – дип башлап китте ул, – әле әти белән әни сүзгә килми матур гына яшәп яталар иде бит, ә бүген әти тагын эчеп кайтты. Кичә ул ялда иде, ә әнием эштә бик соңарды, бу аңа бәйләнерлек сәбәп түгел иде инде, әбием әтине котыртып, аның турында ялган сүзләр сөйләгән, тормышлары бозылсын, дигәндер, күрәсең. Икенче көнне әти тагын салып кайтты, һәм тагын, тагын… Әти белән әнине бераз тынычландырып утырып тордым да, апам кайткач синең янга йөгердем. Бу тавыштан бераз булса да тынып торырга иде исәп», – дип елап ук җибәрде.

Дустымның бу сүзләрен тетрәнеп тыңладым да, күземә яшьләр тулды. Кирәк бит үз гомерен яшәп, күрәсен күргән олыларга да шундый явыз ниятләр корырга. Бу яшькә җитеп, ичмасам, теге дөньяга киткәч оҗмахка эләгүе турында уйланса иде ул!

Эштән арып кайткан хатынга ни кирәк соң тагын: өендә матур табын белән каршы алсалар, шул җиткән. Улы белән килененең тормышына шатланып кына торырга да бит, тик юк, аңа һаман нидер җитми. Әле бу очрак бер генә түгел, бу хакта күп тапкырлар ишеткәнем бар. Усал каенаналар бар. Тик алар арасында да киленнәренә чын киңәшче булган, һәр эшендә ярдәмгә кул сузарга әзер булучы ак әбиләр дә яшәгән. Бүгенгесе көндә күп кенә яшь киленнәр каенананың явызлыгына, җәберләүләренә түзә алмыйча үз ирләреннән аерылып китә. Бу искелек төсен саклап калган каенаналар. Янәсе, улларын шулай «тәртипле» итеп яшәргә өйрәтәләр. Бу очракта күбесенең тормышы аска тәгәри.

Үзебезнең күршедә генә бик явыз карчык яши иде. Аның килене күргән гомерне берәүгә дә Ходай күрсәтмәсен. Ире хәйран гына сулга йөрде, балаларына да кулын күтәрмичә калмады, әле үзе көнләшә дә иде. Иптәшләре арасында икейөзле булып, гел елмаеп йөрсә, өенә кайткач, һәрвакыт тавыш куптара, мондый көннәрдә безнең урам ямьсез тавышлар белән яңгырап тора иде. Каенанасы килененә бер йотым суын да җәлли иде, ә килене аны һәрвакыт кичерә, барлык гөнаһларына күз йома белде. Ни генә булса да, аңа ярдәмгә ашыкты. Инде хәзер тормышлары хәйран яхшырды. Ире дә начар гадәтен ташлады, каенана да икенче улының килене астында, башка районга күчеп китте. Карт карчыклар сүзенә караганда, үзе дә рәхәт тормышта яшәми икән, килене бик тә усал булып чыккан ди, малае да яман чир белән урын өстендә ята. Менә шул вакытта гына рәхәт тормышның ни икәнен уйлый башлыйсың ул. Киленен сагынып туя алмый ди, хәзер.

Эх сез, каенаналар! Яшисегез яшәлгән, нигә соң сез шулай кеше тормышын бозып, арага керәсез? Күпме кызлар явыз каенана кулы астына эләгүдән куркып, хәтта кияүгә чыкмыйча ята.

Ландыш ВӘЛИЕВА.

КФУ студенты.

Комментарии