Яшьлек хатам…

Яшьлек хатам…

Үз язмышымны күпләргә гыйбрәт булсын дип сөйлим. Башымнан кичкәннәрдән чыгып, хатын-кызларны уяу булырга, акылларын җуеп гашыйк булмаска һәм ир затына кирәгеннән артык табынмаска чакырам. Авызым пеште, хәзер инде өреп кабудан да мәгънә юк…

Самат белән очраклы рәвештә генә таныштык. Иптәш кызларым белән эштән соң чәйләп алырга, буш фатирга кайтканчы, бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга дип, кафега кергән идек. Укуны тәмамлап, ярты ел эшләгән вакытым иде бу, егерме ике яшьлек чибәр, сылу кыз.

Күрше өстәлдә генә берничә ир бәйрәм итеп утырдылар. Талгын көй башлангач, берсе мине биергә чакырды. Безнең көлешә-көлешә татарча сөйләшеп утырганны ишетептер, шунда ук татарча эндәште. Самат миннән шактый өлкән булып чыкты. Әмма нәкъ менә шул биегән вакытта гына да мин аның күзләренә, талгын көй сыман итеп сөйләгән сүзләренә, көчле кулларына, киң җилкәсенә үлеп гашыйк булырга өлгердем… Башны югалту шушыдыр инде ул, акыл белән уйлап карасаң, беренче күргән кешене ничек шулай үз итеп булсын ди?!

Бераздан ике өстәлне бер итеп, ирләр белән кызлар кушылып утырдык. Араларында Кәфил исемлесенең туган көне икән. Шуны бәйрәм итә болар. Кафедан таралышканчы, Самат миннән күзен дә алмады. Аның карашын күрмәгән булыр идем – үзем дә гел аңа карап утырганмын, күрәсең. Озын сүзнең кыскасы, акыллы, тәүфыйклы һәм тәртипле мин авыл кызы шул төндә ук Саматныкы булдым. Моны үзем дә сизми калдым. Моңарчы артымнан чабып йөргән егетләргә кулымны да тоттырмый идем.

Бик рәхәт иде миңа аның белән. Баштарак һәр көнне диярлек очрашып тордык. Һәр күрешү мәхәббәт фильмнарындагы кебек булды. Чәчкәләр белән мине эштән каршы ала, шәм яктысында кичке аш, онытылмас төннәр… Ләкин бу озакка бармады, Самат сирәк килә башлады. Бу югалуларның сәбәбен эшенең күп булуы белән аңлата иде. Аның өйләнгән кеше булуын белеп алганчы шулай дәвам итте ул ялганнар. Ачыктан-ачык сөйләштек, аңлаштык. Аны югалтмас өчен, сөяркәсе булырга да риза булуымны белдердем. Артык нык табындым аңа, үлеп сөйдем. Мин Самат белән авырдым…

Очрашулар берсеннән-берсе татлы, онытылмас, кабатланмас була барды. Үземне Саматтан башка күз алдына да китерә алмас дәрәҗәгә җиттем. Миндә Саматны бары тик үземнеке генә итү, хатыны һәм ике кызы белән бүлешәсе килмәү теләге көннән-көн арта барды. Саматыма чит хатын яныннан кайтканын белдерә торган тамгалар ясый башладым. Нәтиҗәсе булды, хатыны күреп тавыш чыгарган, күптән сизенеп йөргәнен әйткән. Очрашулар тагын сирәгәйде. Тик Самат та нәкъ минем кебек мәхәббәттән исергән иде инде, яңадан яныма очып килеп җитте.

Шашкын сөю вакытында үзенә дә сиздермәстән балага узып куярга булдым. Озак көтәсе булмады, бәхет елмайды үземә. Бу яңалыктан Самат имәнеп калды. Ул мине үзенең хатыны, баласының анасы ролендә түгел, ә нәкъ менә дәртле сөяркә, бер генә борчу белән дә теңкәсенә тими торган хатын-кызы итеп кенә күрә икән. Ул әйткәнгә карап кына баламны төшертмәдем. Бу хакта хатынына смс-хәбәр язып салдым. Миңа булмасаң, гаиләңдә дә тыныч яшәмә, дип уйлап эшләдем моны. Хәзер нинди җүләр адымга баруымны аңлыйм да бит…

Кызым туды. Ул нәкъ Саматым төсле чибәр иде, коеп куйган әтисе. Баламны фотога төшереп, Саматның телефонына юлладым. Күңеленә тигән бугай, кеше аша галәмәт күп суммада акча җибәрде. Үзе генә килеп күренмәде. Түзмәдем, көннәрнең берендә эш урыныннан чыкканын саклап торып, баламның әтисе белән сөйләшеп карарга булдым. Йөрәк түрендә, мине күргәч килеп кысып кочаклар, шашып үбәр, тагын хискә бирелер әле, дигән уй юк түгел иде. Тик Самат: «Мин гаиләм белән, борчып йөрмә. Акча кирәксә, хәбәр ит», – диде дә затлы машинасының ишеген борын төбендә үк ябып куйды.

Ялгыз ана булуым белән килештем. Көчемнән килгәнчә, кызымны акыллы, тәртипле итеп үстердем. Әтисенең кем икәнен белеп үсте ул. Ләкин миңа карата начар фикердә булмасын дип, Саматны үзем ташладым, соңыннан гына өйләнде, дип алдадым кызыма. Тырышып укыды, мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Чыгарылыш кичәсенә дип әтисе дә акча җибәрде. Үзе күренмәде…

Мәктәпне тәмамлаган хөрмәткә сыйныфташ кызлар бөтенесе бергә төнге клубка барырга сөйләшкәннәр. Ризалыгымны бирдем, инде, Аллага тапшырып, кызымны төн кочагына чыгарып җибәрдем. Укыган вакытта да дөнья күрмәде, бераз кеше арасына чыксын дидем. Әле мәктәпне дә яхшы тәмамлады бит. Әмма баламны исән килеш шул кичтә соңгы тапкыр күргәнмен. Алма бөртегемне явыз җаннар утыртып алып китеп көчләгәннәр, аннан соң кыйнап үтергәннәр. Йөрәк өзгеч өч тәүлектән соң гына балакаемның гәүдәсен шәһәр читендәге урман эченнән табып алдылар… Бер гөнаһсыз сабыемны – кызымны әрәм иттеләр. Көчләгән очракта да, нигә кыйнап үтерергә иде инде, исән булыр иде, янәшәмдә булыр иде, бергәләп бу борчуны җиңеп чыккан булыр идек, сөйгәнен очратып, аңлашып кавышкан булырлар иде, оныклар сөйгән булыр идем… Берсе дә тәтемәде. Харап булды яшь гомере.

…Боларның барысына да мин генә гаепле. Яшьлек хатам арттан калмый, мине озата барды. Үзем дә бәхетле булмадым, бәгырь җимешемнең дә гомере өзелде. Саматның хатынының күз яшьләре, каргышы, ирен көтеп чыккан йокысыз төннәренең сагышы булды бу. Нигә йөрдем кеше ире белән, ник чуалдым ике бала атасы белән?! Хатам өчен түләвем бик тиз булды. Хыянәт газабы кичереп яшәгән аналарын кызганып, балаларының да җаны әрнегәндер. Кичерсеннәр иде алар мине, берүк гафу итсеннәр! Миңа хәзер Самат кирәкми. Әле берничә ай элек кенә аңа карата хисләрем нәкъ егерме ике яшьлек чагымдагы кебек үк җылы, ихлас иде. Ә хәзер юк. Инде күңелем дә буп-буш. Кызым белән бөтен йөрәгем, җылылыгым, уйларым китеп барды бугай…

Гүзәл ШӘРИФ.

Комментарии