Исән әнием юк

Мин аның белән ял иткәндә таныштым. Кеше белән бик тиз уртак тел табучы, аралашырга яратучы бу ханым турында, кешелекле, киң күңелле, барын да булдыра, иренмәс җан кебек яхшы сыйфатларга гына ия кешедер бу дип уйлап куйдым. Һәм беренче тәэсирләрем алдамады бугай. Аның белән мин яңа танышларым аркасында таныштым.

Диңгез ярында беркемгә игътибар итми кызым белән генә татарча сөйләшеп йөргәндә, безгә татарча эндәштеләр. Биредә татарлар шактый булса да, никтер татарча сөйләшергә кыенсыналар идеме, белмим. Ә без махсус татарча сөйләштек. Хәтта төрекләр белән дә татарча аралаштым. Татарга тылмач кирәк түгел бит, Төркиядә бигрәк тә… Татарча эндәшкән ханымнар белән үзебезнең телдә аралашып киттек. Соңрак аларның танышлары килеп кушылды, шулай итеп бер нәни генә коллектив барлыкка килде. Ашау вакыты җиткәч, ресторанда бергәләшеп табын корып тамак ялгау, аннан соң чәй өстәле артында озаклап сөйләшеп утырулар бер гадәткә керде. Дөнья шулай бит ул, берәүнең дә күңел кәсасе буш түгел. Күңелеңне еш кына бик якын дустыңа да бушата алмыйсың, ә биредә без вакытлыча күрешкән кешеләр, барлы юклы бер атна вакыт. Аннан һәркем үз төбәгенә тарала. Беркем сатмый, куркасы юк. Ә күңелеңә бушану бик кирәк. Бик тәртипле компания булды бу. Безнең күңелле итеп көлешә-көлешә сөйләшеп утырганны күреп бик күпләр кырыйдан көнләшеп карап йөрде, рәхәтләнеп ял итә болар, дигәннәрдер. Көндез яр буе, ә кичләрен, нишлисең, шулай чәй янында сөйләшеп утырасың.

Татарлар арасына килеп кушылган ханымның исеме Галина иде. Ул Ярословальдән. Үсмер кызы белән генә килгән. Көннәрдән беркөнне күңеле тулып киттеме, без кич буе аны тыңладык. Бик күп тапкырлар аның күзләре яшьләнде. Бездән киңәш соравы иде бу.

Аның сүзләренчә, әти әнисенә ул бердәнбер бала булган. Иреннән аерылган. Спортчы булган, тик карьерасы барып чыкмагач, эшлексез сәрхушкә әйләнгән.

– Бик озак түздем. Берүзем 2 баланы аякка бастырасы бар бит. Һәм мин гаилә чылбырын өзәргә мәҗбүр булдым, – дип сөйли ул. – Әмма бу гамәлемне әнием бик гаепләде. 2 баланы, исерек ирне тәрбияләргә тиешменме, дип сорасам да, аңлау тапмадым. Мин бүген бик бәхетле, мәктәптәге беренче мәхәббәтем белән кавыштык. Инде 4 ел бергә яшибез. Бүген кавышкан көнебез. Аның да тормышы барып чыкмаган. Бик әйбәт кеше. Кызганыч, мәктәптән соң үзебезнең ахмаклыгыбыз аркасында кавыша алмадык. Күпме вакытыбызны адашып үткәрдек. Аның әйбәт кеше булуын шул факт та күрсәтә: улы әтисе белән калды. Хәзер минем 2 баламны, аның улын һәм 4нчесен, уртак балабызны тәрбиялибез. Ирем минем балаларымны бик тә хөрмәт итә, хәтта миңа караганда да аны якынрак күрәләр сыман тоела миңа. Ул чын мәгънәсендә кызыклы шәхес, кирәк чакта көлдерә, кәефне күтәрә белә, теле телгә йокмый, вакытында кырыслана да ала. Менә бит мине дә 14 яшьлек кызым белән куып диярлек озатты ялга, ә үзе кечкенә баламны алып калды. Аның улына да 14 яшь. Тик мин, Ходаем миңа сабырлык бир, дип телим. Миңа үч итәргә тырышып минем өемдә яши. Ирем миңа күчеп килде бит, фатирын хатынына калдырды. Улы ял көннәрендә әнисенә йөри. Әллә шул котырта инде. Аннан бер дә тәртипкә өйрәнмәгән. Мин аның артыннан носкиларына кадәр җыеп йөрергә тиешле. Кер юу машинасына тутыра барырга һич кенә дә өйрәтә алмыйм. Әтисе дә әйтеп карый. Үзенә аерым бүлмә бирдек. Король кебек яши. Дуслашыр өчен ниләр генә эшләп карамадым, бар да юкка. Ярар, монысы бәла түгел, өметләнәм, ул кайчан да булса бер аңлар, мине дә якын итәр. Юкса, әтисенә ияреп килмәс иде безгә, әнисе белән яшәр иде. Әтисен мин яратам, ә әтисен яраткан кеше аңа да начар булып күренергә тиеш түгел. Шуңа моны зур проблема дип санамыйм. Менә икенче зур бәла күңелемне елата. Әнием шизофрения белән авырый. Аның өчен бар да дошман. Хәтта мин дә. Бәлабезне безнең бер подъездда, бер катта яшәвебез тагын да катлауландыра. Без бөтенләй сөйләшмибез. Бу ярар иде дә, әби кеше оныкларын да сөйми бит. Аларны да күрми. Бу иремне бөтенләй күрә алмый. Теге исерек ир аның өчен идеал. Әтием дә аның җырын җырлый. Аларның беркемнәре юк, авырсалар аларны мин карыйсы бит. Караячакмын, авыруны тәрбия кылу, нинди хәлдә булса да болай авыр түгелдер.

– Сезнең урысларның гафу итү якшәмбеләре бар бит. Берәр ризык пешер дә кер, нинди булса да, алар олылар, синең газиз әти-әниең, – дип киңәш бирмәкче булам.

– Бу мөмкин түгел. Тырышып карадым, алар мине күрә алмый, бердәнбер газиз кызларын. Ул авыру, ә безнең илдә шизофрениягә игътибар юк, аннан ул даруларны эчми дә. Агулыйлар дип кенә җибәрә. Табиблар белән дә сөйләшеп карадым, алар кулларын гына селти: синең әниең танк кебек, үзенекен раслап алга бара, диләр.

***

Бу дөньяда ниләр генә юк, дип куйдым. Урта яшьләрдәге бу ханымның битеннән тәгәрәгән күз яшьләрен күреп, аны кызгандым. 3 көнлек дөнья, һәм шунда нигә кысан соң бу адәм баласына. Ник ул башкаларны ишетергә, аңларга теләми? Мин бу ханымга берни дә әйтә алмадым башка. Бүтән сүз дә куертмадык бу хакта. Алла сакласын, дия генә алдым.

Үз әниемне искә төшердем. Урыны оҗмахта булсын. Тормыш катлаулы бит, аның да аңлап бетермәгән мизгелләре булды бугай, әмма бик әйбәт кеше иде ул. Оныклары өчен үлеп торды, миннән качырып кына пенсия акчасын шуларга өләшә иде. Мин орышам, үзеңә тот, синең акчаң безгә кирәк түгел, рәхәтен күр, дим…

Өебезнең түрендә, хатынымның җылы тәрбиясендә китеп барды. Бик тә сагынабыз үзен. Ә әтиемне мин хәтерләмим, ул да бик яхшы кеше булган дип сөйлиләр. Нинди генә хәлдә булсалар да, алар балаларын беркайчан да какмады. Мин кайбер абыйларның бераз салмыш булган чакларын күргәч, ачулана башласам да, шыпырт кына якларга тырыша иде әнием. Ярославльдә яшәүче Галинаны тыңлагач шундый уй килде башыма, баланың бәхете булсын өчен ул әти-әнидән дә уңарга тиеш икән. Юкса, без үсеп җиткән балаларга, сез тиеш, дип аны моны уйламый тәкрарлый башлыйбыз. Бәхет өчен яхшы ир яки хатын гына түгел, аңлы ата-ана, әби-бабай да кирәк икән әле.

Барыбызга да үзара илтифатлы мөгамәлә теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии