- 26.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Гомерем инде узып бара. Тормышта үзеңә тиң терәк табасы килә дә, тик миннән генә тормый шул. Бер караганда миннән генә дә тора бугай инде ул. Гомер буе ялгыз гомер кичереп, үзем генә, үз көемә яшәргә күнектем бугай. Төскә-биткә төшеп калганнардан түгелмен. Танышу белән дә проблема юк. Ирләр күзе төшәрлек әле мин. Тик танышларым минем янда озак тоткарланмый. Барысы да, миндә кунакта булгач, тәмамлана.
Мин үз фатирым белән яшим. Анда идеаль пөхтәлек. Урамнан кергән киемне шунда ук алыштырырга, диванга ул киемнәр белән утырырга ярамый. Бәдрәфтә, ванна бүлмәсендә аерым башмаклар тора… Алган әйбер үз урынына куелырга тиешле. Кызганыч, ирләр өчен боларның берсе дә мөһим түгел. Шапшаклар, чисталыкка, пөхтәлеккә исләре китми. Минем таләпләр үтәлерлек бит инде юкса, гади генә.
Дуслашып китеп, матур гына йөреп тә, инде берничә тапкыр миндә кунакта булганнан соң, ирләр юкка чыгу җаен карый. Ә минем кәефемне балконга чыгып тәмәке тартулары, анда фатирда йөргән башмакта чыгулары, бәдрәф-юыну бүлмәләрендәге башмакларны бөтенләй санга сукмаулары, телевизор каршында газета тотып утырып, аны теләсә кая куеп калдырулары кыра. Әйткәч, аларга ошамый. Бу бик авырмы инде?! Көн саен йоклар алдыннан душта коенып алу кыен эшме?! Соң ул караватларда, диванда урамда йөргән джинсы чалбар белән ауныйсы түгел ич инде. Гигиена дигән таләпләр дә бар бит әле. Аптырагач, килгән кешеләргә дә әйтеп торасы булмасын дип, бар ишекләргә фатирда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен язып элеп куйдым. Ирләр киләләр дә, укып көләләр, аннан бу кагыйдәләрнең җитди таләпләр икәнен белгәч, сөмсерләре коела. Арада шулай чиста-пөхтә бер генә ир дә юк микәнни?! Гигиена бар кешегә дә мөһим бит.
Хәер, мине абыем да, абыемның балалары да аңламый. Килсәләр дә урындыкка гына утыралар да, тизрәк китү җаен карыйлар. Абыем да, аның хатыны да мине үзгәрергә өнди, мине вакчыллыкта гаепли. Үземне вакчыл санамыйм. Бары тик тәртип яратам, моның ни гаебе бар?! Хатын-кызлар арасында да шап-шаклар җитәрлек, ә менә ирләр барысы да шундый сыман тоела миңа.
Минем бик үзгәрәсем килә дә, әмма җирәнә торган булгач, нишләргә соң? Ризык әзерләвем дә килешле, бар җиренә җиткереп, тәмле итеп әзерлим. Кухням да ялтырап тора. Шундый өйдә яшәү бик күңелле бит инде. Чисталыкны саклау, пычракны чистартуга караганда җиңелрәк түгелмени?! Ә мин өметемне өзмим әле, минем өчен дә чисталык яратучы ир калгандыр. Гомеремне ялгыз үткәрәсем килми. Картлык көннәремне уйлыйм да, өшеп китәм. Әмма тәмәке исе аңкыган, аракыдан сасыган, юынырга иренгән, өйдә артыннан үзенә бер җыештыручы кирәк булган, әзергә-бәзер генә яшәргә теләүче жобалгы ирләр белән дә яшәп булмый бит инде. Миңа нишләргә соң? Шулай нәзберек булуым өчен мин гаепле түгел бит инде. Шулай тәрбияләнгәнмен. Алай дисәң, абыем бөтенләй башка кеше. Аның өчен өйдәге пөхтәлек әллә бар, әллә юк. Хатыны да гел мактап тора: абыеңа ни пешерсәң дә ярый, суга он бутап бирсәң дә, тәмле дип ашый, дип көлә. Бу да дөрес түгел ич инде. Абыем әтием сыңары, ул да шундый иде. Вафат инде. Абый аңа ошаган. Ә менә әнием шул чисталыкны булдырам дип вакытыннан алда картайды. Хәзер үзе дә чисталыкка әллә ни игътибар бирми. Миңа килгәч тә, мине аптырата. Аның артыннан да җыеп йөрисе хәзер миңа…
Менә шундый сәер язмышлы, сәер характерлы туташ гаилә кору турында хыяллана. Бәлкем, мине аңлаучы газета укучылар арасында табылыр.
Исемемне Сәрия дип кенә куегыз.
Комментарии