ЯРАТМАГАН БАЛАМНЫ КАЯ КУЙЫЙМ?

ЯРАТМАГАН БАЛАМНЫ КАЯ КУЙЫЙМ?

Миңа әле нибары 27 яшь. Быел, ана капиталына кызыгып, икенче баламны таптым, чөнки фатир алырга планлаштырдык. Ирем вакыт-вакыт өйгә исереп кайта. Еш кына шуның аркасында йортта тавыш-гауга чыга, иремнең миңа кул күтәргән чаклары да була. Икенче балам булганчы ук аерылышу турында уйлаган минутларым күп була иде. Хәзер кулымда ике кечкенә булса да (бер кызыма 4 яшь, икенче балама 6 ай) шул хакта уйланам. Икенче баланы яратмыйм, аның акча өчен генә кирәк булуын да аңлыйм. Инде нишләргә белмим. Иремнән китеп барыр идем дә, яратмаган баланы кая куярга? Ирем белән бергә торыр идем – мәхәббәт узган. Аның эчеп кайтып тавыш чыгаруына, кайчакта ярты төн каядыр югалып йөрүенә дә түзәр хәлем юк. Минем кебекләр әле тагын бардыр дип уйлыйм.

Зинһар, исемемне язмагыз.

Биектау районы.

Бу сорауга «Гаилә» гаилә планлаштыру үзәгенең 2нче категорияле психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

– Сез үзегезне тормышта бары кулланучы сыйфатында гына күрәсез дигән фикер калды. Бу яшүсмерләрдә була торган күзаллау. Димәк, сез дә әнә шул яшүсмерлек чорында «кысылып» калгансыз. «Мин нәрсә теләсәм, шул булырга тиеш һәм мин моңа теләсә-нинди юл белән ирешәчәкмен», дигән ышану белән яшисез ахры. Җитмәсә, үз гамәлләрегез өчен җаваплылык та тоймыйсыз икән.

Мин сезгә, психолог буларак, инде бераз олыгаерга, яшүсмерлек, кулланучылык яшеннән чыгарга киңәш итәр идем. Инде күптән һәр эшегез, сүзегез, гамәлегез өчен җавап бирергә өйрәнергә вакыт, югыйсә.

Ирегез һәм балагызга булган мөнәсәбәтләрне бутамагыз. Боларның икесе – ике әйбер. Биредә ике төрле социаль роль чагыла: хатын – ир һәм ана – бала мөнәсәбәтләре. Алар үзара бәйле була алмый. Сезгә, иң беренче чиратта, ирегез белән булган проблеманы хәл итәргә кирәк. Ул ни өчен эчә? Бәлки, сез бер-берегезне аңламыйсыздыр? Бәлки, ул эштән кайтуга сез үзегез үк аны начар кәеф белән каршы алып, «нишләп акчаны аз эшлисең» ише сораулар белән битәрли башлыйсыздыр, бәлки, «нигә күршенеке шулай, безнеке начаррак» дип кем беләндер чагыштырып, аны кимсетәсездер? Сәбәпләр күп булырга мөмкин, ләкин алар сезнең янда гына. Тирә-якка игътибар белән карагыз. Ирегез йортка шундый халәттә еш кайта башласа, димәк, аңа гаиләдә рәхәт, җылы, уңайлы түгел. Шуңа күрә уйлап бетерегез: гаеп кемдә?

Тагын бер сәбәп булырга мөмкин: сез күптән түгел генә бала тапкансыз. Балага узган хатыннарда гормоннар кайный. Бу һәркемдә төрлечә чагыла: кемдер ярсый, икенчеләр көне-төне елый… Ягъни, гормональ фон бозыла. Бала тапканнан соң аерым бер депрессия дә күзәтелә. Моның өчен хәзер аерым китапларга кадәр чыгарыла. Андый хатыннар һәм аларның ирләре белән психологлар эшли. Бала тапкан хатын-кызга аерым игътибар, наз кирәк.

Гормоннарның шундый тәэсире, шундый ярсулар нигезендә, хәтта кайбер аналар балалардан баш тартуга кадәр барып җитә. Алар белән сөйләшеп, проблеманы аңлатып, бу эшкә җитди якын килергә кушкач кына аңлыйлар. Баланы бүген калдырып китеп, ике атнадан яисә берәр айдан акылга килгән, үз хатасын аңлап, баласын кайтарырга теләгән әниләр бар. Алар инде сабыен кире кайтара алмый. Бу, күпчелек очракта, мәңге төзәтелми торган хата булып кала.

Кешеләр тылсымлы таяклы булып, аны бер тапкыр гына болгап алып, бар проблемаларның да хәл ителүен телиләр. Ләкин бу әкияттә генә! Тормышта моның икенче төрле әйтеме бар: тырышкан табар – ташка кадак кагар! Бары тик нәрсәгәдер ирешергә тырышканда гына аны тормышка ашырып була. Әгәр сез гаиләгездәге хәлне төзәтергә телисез икән – шул максатны беренчел куеп тырышырга һәм эшне үзегездән башларга тиешсез. Әгәр инде һаман аерылышу турында уйлап утырып шуны майтарырга телисез икән, булганны таратып атуның бер авырлыгы да юк. Шуңа күрә уйланыгыз әле, бу сезнең гормональ фон үзгәрүдән генә түгел микән?! Әйе, аңлашыла, сез өйдән чыкмыйсыз диярлек, чөнки ике кечкенә балагыз бар. Тормыш гел бертөрле кебек тоеладыр. Ял итәсегез киләдер. Тик шуны да онытмагыз: бәхетле ата-ана янында гына балалар да бәхетле. Гаиләдә бар да бер-берсенә бәйле. Әгәр үзегез генә булдыра алмыйсыз икән, ирегез белән бергә психолог янына барыгыз. Моның бер ояты да юк, бу гадәти хәл.

Балагызга килгәндә, анада баласына карата мәхәббәт генетик яктан салынган инде ул. Ә инде ана капиталы өчен генә тапканга яратмыйм диюегез – бала тапканнан соң була торган депрессия аркасында гына. Сезнең очракта биредә тагын бер искәрмә: бу хәл сезнең ирегезгә булган ачу-үпкәдән дә. Гаиләдәге ир-хатын мөнәсәбәте яхшыргач, ул баланы яратуыгызны аңлаячаксыз әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии