- 25.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Туган авылыма ирем белән еш кайтырга ярата идек. Рульдә дустыбыз – әле өйләнмәгән егет. “Аны башлы-күзле итәргә кирәк. Авылда матур кыз бар, таныштырыйк үзләрен”, – ди абыем.
Кыз күршеләргә кич утырырга килә икән. Шундый көннәрнең берсендә аны кич чакырып чыгарып, үзләрен таныштырып та куйдык. Егетебез дә ошатты кызны, берничә көннән “Авылга кайтыйк”, – дип, үзе үк безгә кереп җитте. Ара да бик үк якын түгел, 60 чакрымлап бар. Әле юллары нинди бит! Яңгыр яуса, бөтенләй керә торган түгел. Шулай итеп, бер ел үтеп тә китте. Яшьләр бер-берсен ошатышты, сынарга да вакыт булды. Хәзер кызны әти-әнисеннән сорап алып китәргә килдек. Ә авылда исә егет өйләнгән икән, хатыны, баласы бар дигән хәбәр таралган. Билгеле, бу сүзләрне ишеткән ата-ана ризалык бирмәде. Икенче баруда кызны урлап китәргә булдык. Әмма каршыбызга урам каравылчысы чыкты да: “Сезгә кыз урлаткач, нинди каравылчы булам инде мин”, – дип, ниятебезне тормышка ашырырга ирек бирмәде. Тагын бер кайтуыбызда абыем үзе барып сөйләшергә булды һәм әти-әнисен ризалаштырып та кайтты. Ә без аны барыбер урларга булдык. Иптәш кызларына кич утырырга киткән җиреннән табып алып, урлап алып кайттык.
Егетебез ярлы гына тормыштан икән. Кыз үзе зарланмаса да, әнисе күргән саен мине әрли башлады. Бәхеткә, бар да җайланды. Кызның әтисе үзенең кечкенә өен биреп, егет ягына күчереп салып, өйле булдылар. Ике кызлары туды. Аннан яңа йорт та салып чыктылар. Бүген балалары да инде гаиләле. Үзе дә беренче кызын я урлыйбыз, я риза бул дигәч кенә, бәхиллеген биргән иде. Шулай итеп, минем дә кыз урлауда катнашканым булды.
Халидә ХӘКИМОВА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Тау белән тау гына очрашмый…
9 сыйныфта укыган чагым. Җәй көне колхозда ат җигеп эшләп йөрим. Шулай бервакыт урманга утынга киттем. Анда ботак чабып, утын әзерләп йөргәндә, балта аякка килеп тиде бит. Кайтып җиткәч, больницага да бару юк. Шулай йөри торгач, теге яра бозыла ук башлады. Әни генә куып җибәрә алды Ядегәр больницасына. Шунда яшь кенә, чибәр генә шәфкать туташына гашыйк булдым. Ә ул татарча белми, мин – русча. Күз кысышып, көлешеп йөрибез шунда. Бер 10 көннән миңа кайтырга, бу кыз белән аерылышырга туры килде…
…20 яшемдә армиягә киттем. Беренче елны Новгорд өлкәсендә Медведь бистәсендә сержантлыкка укыдым. Аннан Украинада Кременчуг шәһәрендә ике ел хезмәт иттем. Атна саен бер мәртәбә шәһәргә мунчага барабыз. Шундый көннәрнең берсендә батареяны юынырга алып барганда (мин хәзер старшина), каршыма теге кыз килеп чыкмасынмы! Бермәл аптырап китсәм дә, шундук үземне кулга алдым. Батареяга “Стой”, – командасы бирдем дә ул кызның каршына барып бастым. Кем икәнлегемне, кайда күрешкәнебезне аңлаттым. Хәзер бераз русча да сукалыйм. Ул да мине исенә төшерде. Көлешеп, сөйләшеп алдык. Озак торып булмый, янәшәдә солдатлар көтә. Очрашырга булып, көнен, сәгатен, урынын билгеләдек. Ләкин мин вакытына килә алмадым һәм очрашырга насыйп булмады. Ә ул исә, бәлки, бөтенләй дә килмәгәндер. Беткәнмени татар малайлары!
Тау белән тау гына очраша алмый, кеше белән кеше күрешергә мөмкин, диләр. Бик дөрес сүзләр икән.
Марат ХИСМӘТОВ.
Кукмара районы.
Канатлар каерылмасын
Никадәр яшәтергә тырышсак та, бөтен мөмкинлекләрне бирсәк тә, киленем бездән китте. Улым белән ел ярым яшәү дәверендә берничә тапкыр талпынды, ахыр чиктә барыбер үзенекен итте. Малаем эшкә озаккарак китә. Соңгы җыенуында ул өйдә иде. “Торасың килмәгәч, ирексезләмим. Эшем җайланганчы көт. Үзем илтеп куярмын, болай юлга чыгармыйм”, – диде. Җыенгач, бер атна торды. Бездә иткән хезмәтең өчен дип, күңеле булырлык итеп асраган малдан итен, кош-корт йоныннан мендәрен, беренче вакытка җитәрлек акчасын бирдек. Улым аны Әлмәт районына туганнарына илтеп куйды. Ул анда эшкә урнашасы иде. Әмма барып чыкмаган, аннан үз җиренә кайтып киткән. Бүген дә өзлексез эшли торган эше юк икән. Телефоннан авылдагы кызлар белән аралашып тора. Киткәненә бик үкенә икән. “Үз бәхетемне үзем җимердем. Берәү дә гаепле түгел, үзем генә”, – дип елый, ди. Хәзер бездән дә яхшы кеше дөньяда юк икән инде. Барып алмыйча кайтырга кыймый үзе. “Бер булган акылы бетмәс, яшәсен үзе генә”, – ди улым. Миңа түгел, аларга гомер итәсе, бер сүз дә әйтә алмыйм. Киленемне хәзер дә кызганам. Аның якын итәрдәй туганнары да юк. Яшьләргә киңәшем шул: андый адымга барыр алдыннан, кат-кат уйласагыз иде.
Роза МЕНЬШИКОВА.
Зәй районы, Югары Баграж авылы.
Комментарии