Тормыш мизгелләре

Тормыш мизгелләре

Хатыным хастаханәдә ятканда, аның дусты Гөләндәм хәлемне белергә кергән иде.

– Ничек, Рафаэль, хәлләрең? Булышырга кирәкмиме? Бәлки, ашлар әзерләшергәдер? Нәрсә булса да син ир затыннан. Өйдә ир-егетләр үзләре генә булганда югалып калалар. Дөресен әйткәндә, кухня тормышында күп ирләр нуль дәрәҗәсендә. Чөнки аның хатыны да кухня тормышында ирен катнаштырмаган: «Бар әле минем янда хатынша булып йөрмә», – дип куып та чыгара. Без, хатын-кызлар, аш-суны үзебезнең өскә алабыз, кухняда хатын-кыз гына идарә итәргә тиеш дип уйлыйбыз. Ирең дә бу «фәнне» белсә, начар түгелдер.

– Гөләндәм, юк, җаным. Кухня технологиясен яхшы беләм, чөнки без гел бергә, мин аңа булышам. Мин хатын-кыз эшен яратып башкарам. Дөресен әйткәндә, безнең әти ашарга әзерли иде, яшь вакытта (шәкерт чагында) байларда пешекче булып хезмәт иткән. Гаилә традициясе бит буыннан-буынга күчә. Әни безнең еш авырый иде. Әти аш-су остазы иде. Традиция дигәннән әти безнең укытучы, өч апа да педагоглар. Менә әти-әни нинди профессияне сайлый, балалар да шуңа омтылалар. Мин үзем дә берничә ел укытып алдым һәм хатынлы булдым. Хатынлыкка үз укучымны сайладым. Мин аны бик яраттым. Бергә яши башлавыбызга озакламый 40 ел була. Бергә билгеләп үтә алырбызмы?!

– Үтәрсез, Рафаэль. Тыңлап торам да мондый язмыш турында беренче ишетәм. Фирдәвес сездән яшь бит әле. Аннан соң сезнең гаилә – үрнәк гаилә. Өйләнешүегез турында сөйләп бетерегез инде.

– Вакытың булса, мин каршы түгел.

– Юк, юк, тыңлыйм. Тормыш язмышыгыз катлаулы, әмма ләкин төп урынны сезнең Фирдәвескә булган мәхәббәтегез алып тора.

…Тормыш кора алмаганга үземнең дә эчем поша иде. Әни дә: «Әйдә инде, улым, үз тормышыңны төзү турында кайгырт», – ди. «Әй, әни, әлегә миңа ошаган кешесе юк, – дигән булам, – аннан соң беренче планда торак тора». «Булыр, булыр, улым, үз бәхетең үзең беләндер. Без өлкәнәйгәнче күзле-башлы бул!»

Әнинең сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Кеше гомерендә дә һәрбер эш үз вакытында башкарыла. Бу әйтем белән һәрбер кеше килешер. Тулы тормыш төзер өчен тору урыны да кирәк. Әлегә мондый мөмкинчелек юк. Шәһәр уртасында үз өебез белән яшибез. Зур булмаган торак мәйданында биш кеше: әти, әни, кызы белән олы апа һәм мин.

Менә шундый уйлар белән яшәгәндә, 1975нче елда кече апам Илсөяр ире Фрид белән, хәрби хезмәтләрен тутырып, Казанга кайттылар. Фрид абый:

– Нәрсә, егет, һаман буйдак булып йөрергә уйлыйсыңмы? Һәрбер ир-егетнең үз дәүләте булырга тиеш. Менә әле өй тирәгездә сиңа ярдәм итәргә мин әзер.

Җизнинең бу эшлекле тәкъдимен шатланып кабул иттем. Өч ай дигәндә үземнең бүлмәм булды. Җизни елмаеп:

– Тормышта оптимист булырга кирәк. Халык: «Үзең елмайсаң, тормыш та сиңа елмаер», – диме. Шуны онытма. Оптимистлар кыенлыкларны җиңеп чыгалар, чөнки катлаулы хәлләр һәм низагларның күбесе, читенлек белән булса да, чишелә торганнардан бит. Пессимистлар исә кыенлыклар алдында югалып калалар, язмышларын каһәрлиләр. Алардан аермалы буларак, оптимистлар кыенлыкларның күзенә туры карыйлар, килеп туган хәлләрне сабырлык белән тикшерәләр һәм кулай чишелеш табалар. Менә шушы сүзләрне онытма. Оптимист бул! Төшенкелеккә бирелмә! – диде.

Җизнинең бу матур киңәшләре мине канатландырып җибәрде – тормышның югары дулкынында яши башладым.

1976нчы елны ДОСААФның Казан радиомәктәбенә призывник – курсантлар укытырга чакырдылар, ә кичен халык хуҗалыгы өчен элемтәчеләр әзерләүче кичке курсларда миңа кызлар группасын укытырга тәкъдим иттеләр.

Укытучы белән укучы арасындагы мәхәббәт язмышларын журнал-газеталардан сирәк булса да укып торабыз. Минем белән дә шундый хәл булды. Кара күзле, кара чәчле, уртача буйлы, җиңелчә генә сипкелле Фирдәвес исемле кыз миңа һаман елмаеп утыра. Дәрес вакытында күзләр бик еш очраша башлады. Бу хәл ике ай дәвам итте. Беркөнне, кыюлыгымны җыеп, аны кинога чакырдым. Ул да бик теләп риза булды. Шул кичтән бер-беребезгә кирәк икәнлегебезне аңладык. Мәхәббәт турында төчеләнеп тормадык.

Фирдәвескә бер елдан соң тәкъдим ясадым. Ул: «Миңа купшы туйлар кирәкми. Безгә мөселманнарга кеше алдында үбешеп утыру һич тә килешә торган гамәл түгел. Без бер-беребезне хөрмәт итеп кенә яшик», – диде. «Матур сүзләрең өчен рәхмәт. Мин тәкъдимеңне кабул итәм», – дидем. Чын мәселман гаиләләрендә тәрбия алган яшьләр буларак, алдан бөтен шартын карап бик күңелле кичә ясап, бергә булуыбызны билгеләп үттек.

Шулай итеп, гаилә корып яши башладык. Үземне бик бәхетле итеп сиздем. Матур гына яшәп киттек. Нур өстенә нур булып кызыбыз Резидә тугач, тормышыбыз тагын да ямьләнде.

Тормышны рәтләү өчен бөтен көчне биреп эшли башладык. Фирдәвес тормышны яратучы, оста куллы, нәрсәгә генә алынса да, башкарып чыга алырлык сәләтле, талантлы хуҗабикә. Аннан соң матур тавышы белән дә ул минем күңелне яулады. Кичәләрдә мин гармунда уйныйм, ул җырлый! Уртак шөгылебез булу безне тагын да якынайтты.

1987нче елда безнең гаиләгә ике бәхет кошы очып килде. Шул елның апрель аенда улыбыз Марат туды. Бер оешма йорт урынын алып, безгә Савин районында өч бүлмәле фатир биреп куйдылар. Мин бәхетсез ир-егетмени? Әнием дә: «Улым, үз бәхетең үзеңдә», – дигән иде. Фатирлы, кызлы, уллы булу – үзе зур бәхет.

Балаларыбызны мөселман кануннарында тәрбияләдек. Гаиләдә татарча гына сөйләштек. Резидә дә, Марат та 13нче татар гимназиясен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керделәр, укуны уңышлы тәмамладылар. Урта мәктәптә укыганда ук икесе дә журналистика белән кызыксындылар. Беренче класстан алып тугызынчы класска кадәр «Сабантуй» газетасына яздылар. Газеталарга язып торуым аларга тәэсир итми калмагандыр. Хәзер гаиләдә дүртенче хәбәрче барлыкка килде: Фирдәвес тә яза башлады.

Без тату яшибез. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, әмма без тышка чыгармадык, башкаларны катыштырмадык, эчтә генә тоттык. Үпкәләүне белмибез. Гаиләбездә дорфа, тупас сүз, тәмәке, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу булмады, булмас та. Тормыш активлыгы гомерләрне озынайта, кыек юллардан саклый.

Җәмәгать эше белән шөгыльләнүемә хәләл җефетем каршы түгел. Ул минем ирегемне чикләми, мин – аныкын. Гомумән, безнең гаилә күпләрдән шушы ягы белән нык аерыла. Ирекне чикләмәү мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Бер-береңә яраклашудыр инде. Чикләү юк дигәч тә, теләсә кем теләсә нәрсә эшләп йөрми.

Яшь хатынга өйләнгәч, өч елдан артык яши алмаслар дигәннәр иде. Ялгыштылар. Өч саны янына җидене куйсаң, уртача кеше гомере килеп чыга. Менә шуның кадәр гомер иткәч, ул тотрыклы гаилә дигән сүз. (Минем дә, Фирдәвеснең әти-әнисе дә 65 ел бергә озын гомер кичерделәр.) Без икебез дә хезмәт яраттык. Тормышыбыз уртача булды, матди юмартлык турында сүз кузгалтырлык дәрәҗәдә мактана алмыйбыз, әмма әхлакый юмартлык иксез-чиксез. Гаилә каршында, шулай ук дәүләт алдында торган бурычыбызны үтәргә тырыштык.

Бу кешеләр аерылышкан, бу гаилә таралган, дигән сүзләргә гаҗәпләнәм мин. Чын мәхәббәтне эзлиләр, аны аңламыйлар, узып китәләр. Аннары гомер буе үкенеп яшиләр.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре татар ветераннарының

«Сугыш чоры балалары»

иҗтимагый оешмасы рәисе.

Комментарии