- 25.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Танышларымның уллары кинәт кенә өйләнергә булды. Башта, билгеле инде, никах укылган, аннан кичен кызыл туй ясарга булганнар. Гомер буе тиенләп җыйган акчаларын исраф итеп, әти-әнисе туй ясарга ризалашты. Кыз шулай теләгән булып чыкты.
Ни күрик, кыз өстәл артында тулган корсагы белән көчкә утыра. Ничек кеше күзенә карап утырырга кирәк ак күлмәк киеп?! Ак күлмәкләр сафлык, пакьлек билгесе, дип җырларда да җырлана бит. Шундый хәлдә халык җыеп туй үткәрүне һич аңлый алмыйм. Үзеңнең тотнаксыз икәнлегеңне бөтен халыкка фаш итү бит бу.
Тормыш булгач табак-савыт шалтырамый гына тормас. Шул вакытта бу йортка ватык чынаяк булып килеп керүеңне искә төшерергә мөмкиннәр бит.
Бу гаиләдә дә шундый хәл килеп чыкты. Каенанасы түзә алмагач киленгә: «Без бит сине кеше алдында оятлы булмасын дип, юк акчаларыбызны бар итеп туй үткәрдек, шушымы синең яхшылыгың?!» диюгә, килен кызып китә. «Баламны үзем генә табасым калган. Мин аны барыбер яратып чыкмадым. Болай яшәгәнче, аерылуың артык», – дип, әнисе янына кайтып китә. Ул ялгыз бала табуны хурлыкка да санамаган, күрәсең. Тормыш коргач, бер-береңне зурлап, сөендереп гомер итәргә кирәк бит, югыйсә. Килер бер көн, аның баласы үсеп: «Әни, әгәр син түземлерәк булсаң, үзеңне аналарча тотып, балаң бәхете турында уйласаң, мин дә әтисез үсмәгән булыр идем. Моның өчен син генә гаепле!» – димәсме?!
Минем ирем үлгәнгә – 20 ел. Ялгыз калгач, димләүчеләр булды. Әмма мин, иң беренче чиратта, балаларым турында уйладым. Балалар ни дияр? Кабул итәрләрме алар чит кешене? Моны мин 30 ел гомер иткән иремә хыянәт дип кабул иттем һәм үкенмим. Чиста намусым белән горур булып яшим. Яшьләргә дә намуслы, чиста, горур булып калыгыз, дим.
Клара СӨЛӘЙМАНОВА.
Бөгелмә.

Комментарии