Гафу итимме?

Гафу итимме?

Улым өйләнгәнгә менә ярты ел була. Районнан 50 км ераклыкта эшли, ә килен биржада тора, эшләми. Улымның ялгыз гына кайтып йөрүенә бик борчылам.

– Нигә бергә кайтмыйсыз, әле эш вакыты да түгел. Бер эш тә кушмам, – дип өзгәләнәм.

– Әни, мин кайтып йөргәч, ярамыймыни? – ди улым. Мин ялына торгач, бер ялда бергә кайттылар. Кайтып керешләренә аш пешереп, чәй кайнатып куйдым. Улым кайтып керүгә: «Исәнме, әни!» – дип битемнән үбә, ә килен белән үзем барып исәнләшәм. Куна кайтсалар, хәерле төн теләп үбеп китә. Аллаһының нинди рәхмәте бар, шул төшсен балама. Изге теләкләремне тели-тели йокыга китәм. Ә бу кайткач ни булды дисезме?! Ашап-эчеп алгач, улым өстен алыштырды да ишегалдына чыгып китте. Шактый вакыттан соң эшләрен бетереп өйгә керде. Улым чыгып киткәндә, компьютер артына утырып калган киленем, ул кергәндә дә шунда утыра иде әле. Улым кереп юынды да, башта аның янында утырып торды, аннан диванга минем янга күчте. Көнбагыш ашый-ашый газета укыды. Ә мин кул эше эшләп утыра идем. Улымның утыра-утыра йокысы килде бугай, башын куйды да йокыга китте. Мин чәй әзерләргә икенче якка чыктым. Килен атылып чыгып бер бокал чәй эчте дә, ачу белән урынын җәеп, дөбердәп менеп ятты. Аннары мин дә улымны уятып: «Улым, бар урыныңа кереп ят, урын җәясем бар», – дидем. Йокылы- уяулы гына кереп китте үз якларына. Иртән торгач улыма: «Мунча ягар идем, су тутырып бирсәң», – дидем. Чәй эчәргә утырдык, килен чыкмады. Улым янына ике керде, юк чыкмый. «Нигә чыкмыйсыз инде?» – диюемә, килен: «Чыкмыйм, дидем бит инде. Эч малаең белән. Әнә яныңа салып йоклаттың бит әле», – дип кычкыра миңа. «Ай, Аллам, ни гаебе бар соң аның?» – дигән идем. «Ник өйләндердең алайса малаеңны, үзең барасың калган аңа», – дип, кабат-кабат кычкыра.

Бирегез миңа бер киңәш. Ничекләр күтәрим бу сүзне, елыйм да, елыйм. Ичмасам, улым торып: «Ни сөйлисең син?» – дип кычкырса да, җиңелрәк булыр иде. Икенче көнне бау алып элмәк ясарга лапаска чыктым. Күз алдыма шушы баламның кечкенә вакыты килеп басты. Мин аны зур кайгылар кичергәннән соң алып кайтып, өч яшь тә өч айга кадәр имездем. Авылның икенче очындагы туганнарыбызга улымны җитәкләп кунакка бара идек. Шунда берәүләрнең капка төбендә бик матур итеп ясап куелган кечкенә генә эскәмия бар. Кулымнан ычкынып китте дә, шунда барып утырды. Миңа да утырырга куша, үзе имәргә сорый. Менә кулыма бау алып муеныма салырга җыенганда, баламның шул вакыты килде дә басты алдыма. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте саклап калды мине ярамас эштән. Менә өч көн тоташ йоклаганым юк. Төнге 12 гә кадәр елап яттым да, торып шушы хатны язып утырам. Ичмасам барын кәгазь битенә язсам, эчем бушар күк.

Килен гафу үтенсә дә, гафу итә алмам кебек. Әле үтенүче дә юк. Мине яклый алмаганына улым кичерүемне сораса гына инде.

«Нигә иреңне шулай уртага өзәсең? Менә мин 36 ел карчык белән яшәдем. 5 бала тәрбияләп үстердем. Хезмәтемне кызганмадым, шулай да бер җирем дә кителмәде. Сиңа бит бер эш тә кушкан кеше юк», – дим киленгә.

– Хәзер син кушты, дип эшләргә җыенам. Көтеп тор. Хәзер сезнең заман түгел. Сиңа хезмәт итеп кол булыр дисеңме әллә? – ди бу. Ул миңа улымны кайтартмас өчен тырыша икән.

Калган балаларым юата: «Әни шулкадәр елама, без бар бит», – диләр. Бик-бик хурланам шул. 5 ел укыттык, зурлап туйлар үткәрдек. Ичмасам, иптәшем дә юк, тигез булсак, бу кадәр авыр булмас иде.

Кешедән оят, исемемне Гөләндәм дип кенә куегыз.

Редакциядән. Ничә еллар безнең белән хат алышып торучы, авырлыкларга бирешмәс, һәрвакыт шалтыратып, изге теләкләрен җиткереп торучы газета укучы апабыздан менә шундый хат алырбыз дип уйламаган идек, Хат килгәч, берничә көн фикеремне туплый алмый йөрдем. Редакциягә кереп, әнисе өчен бүләк алып чыгып киткән иде ул егет. Озын буйлы бу чибәр егетнең тәрбияле, итәгатьле булуына таң калырлык иде бит. Нәрсә булган? Үзе кебек әнисенә ихтирамлы яр таба алмады микәнни? Әнисенең газаплануын, кичерешләрен күрмиме ул? Әллә ике арада бәргәләнеп, аннан чыгу юлын тапмыймы?

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Төн йокысын калдырып үстергән газиз баласы өчен бәргәләнүче анага, бәлки, укучыларбыз арасында киңәш бирүчеләр булыр. Хат язарга теләүчеләр булса, авторыбызның адресы редакциядә.

Комментарии