- 25.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Безнең гәҗит»нең быел 5нче март санында «Аракы җимерде бәхетебезне« исеме астында чыккан язманы укып, аңа карата үземдә туган фикерләремне җиткерәсем килде. Әйе, авторның хәленә кереп була, язмышлары кара полосага кереп бара икән. Әмма дөнья шулай яратылган ич, ул бәхет-шатлыктан һәм яшь гомердән генә тормый, аның иң татлы мәлләрен дә бәяләп, чиратлашып килгән кайгы-хәсрәтләрен дә үз итеп кабул итә белергә кирәк. Гел тоташ бәхеттә генә йөзгән «кемсәләр» яшәүнең ямен дә, тәмен дә, кадерен дә белмиләрдер кебек тоела миңа. Минем уйлавымча, үз җилкәсендә авырлыклар, бәхетсезлекләр, ятимлек-ачлык, михнәт күрүчеләр исә үз тормышында әз генә уңай-якты мизгелләр тойсалар да, шуңа сөенеп, Аллаһка шөкер кылып туя алмыйлар.
Авторга шуны әйтер идем – балаларның теге яки бу кимчелекләрен тикшереп, гаепләгәнче, үзебезгә дә сораулар бирик! Без ата-аналар үзебез дә фәрештәләр түгел ич. Олыгайгач кына акыл сатабыз – без яхшы тәрбия бирдек, югыйсә, дип. Ай-һай, биреп бетерә алдык микән иң кирәген. Балага яхшы кием-салым алып, тәмле ашату гына тәрбия була алмый, без аларда йөрәк җылысын, ата-анага карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләргә тиеш идек. Әмма бу гамәлләр безгә соңыннан гына килә, моны вакытында үзебез дә аңламаганбыз, эгоист бала үстерүебезне белмәгәнбез.
Моңа мисал итеп, үзем белән булган бер вакыйганы искә төшереп, шуны сезгә дә язасым килде. Мин үзем ятим үстем, әтием сугышта һәлак булса, әниемне дә бик яшьләй яшен сугып, вафат булды. Мин әтидән – 3 айда, әниемнән 12 яшемдә язмыш кочагында берүзем калдым. Яшьләй авыр эшләрдә эшләп, бераздан укып, диплом алып, һөнәрем буенча эшләп көн күрдем. Тормышка чыккач, бер ул табып, бер елдан аерылып, улымны да бер ялгызым үстерергә туры килде. Аллага шөкер, улым акыллы булып үсте, мөстәкыйль үз тормышы белән яшәп, ике кыз үстерде, кызларының икесе дә үз белгечлекләре буенча эшли.
Яшьлеккә кайтып, бер мизгелне языйм әле: балачакта әти-әниләр балаларга үгет-нәсыйхәт биргән бит инде. Нигә алай, нигә болай син дигән булып, ачуланып та аласың. Берсендә: «И улым, мин сиңа үземдә булмаган акылларымны бирергә тырышып тәрбиялим, гел аңламыйсың, үзеңчә эшлисең, нигә шундый соң син, кебек сүзләр әйтеп, шуларга өстәп, менә мин үзлегемнән кеше булдым, укыдым, тырыштым, эшлим, чөнки мине сүгеп, ачуланып, өйрәтеп, тәрбияләп утырырга ни әтием, ни әнием булмады, шулай да югалмадым, читкә тайпылмадым, үрнәк алырлык акыллы кеше булып яшим бит, аңла инде шуларны, яхшы булырга тырыш», – дип, ачу катыш нәсыйхәт биргән идем. Ә улым, бераз вакытлар узгач, тик торганда миңа сорау бирә: «Мама, ты не воспитана, за то, что у тебя родителей не было, да?» – ди. Менә сиңа мә – үземчә фикерләп әйткән сүзләремне үземә чәпәмәсенме! Бу кызык һәм кызганыч. Ни өчен дигәндә, ул баланың фикерләвендә дә дөреслек ята түгелме? Шулай булгач, мин аны идеаль итеп тәрбияли алдыммы соң? Бу – һәркемгә дә кагыла торган төпле сорау. Шуннан соң баланы ачуланырга түгел, үз-үзеңә анализ ясарга кирәктер. Безнең акыл чыганагыбызда бала тәрбияләү өчен күп нәрсәләр җитешми, һәм бөтенләй юк диярлек. Әни кешенең башына ялгышып та балага карата начар уй килергә тиеш түгел. Бигрәк тә каргыш! Бер җыр да бар бит:
Әнкәем, каргыш каргама, теләк теләмәсәң дә.
Каргышларың кире кайтмас, елап бәхилләсәң дә…
Безгә әби: балалар, беркайчан да, беркемне дә каргамагыз, ул төшәчәк, бигрәк тә әниләрнеке балаларга, дип әйтә иде. Ни кызганыч, без соңыннан гына үкенергә күнеккән, янәсе, тик торганнан, ни булды. Тәзкирә ханым! Улыгызны, төрмәгә эләксә, ичмасам, сөенер идем, дигәнсез – моны язганда ничек кулыгыз карандашны ак кәгазь өстендә йөртә алды? Әгәр чынлап та, теләгәнегез юш килеп куйса, төрмә юлында сез йөриячәксез ич! Нинди авыр хәлләр теләгәнсез. Сез ана буларак, балагызга исәнлек-иминлек, миһербан-шәфкать теләгез Аллаһтан! Шулай да, намазга бастым дигән сүзегез миңа якын түгел. Аллаһ каршысында ясалмалылык кирәкми, чөнки намазга баскан ана газизенә, болай да адашкан бәхетсез баласына төрмә язмышы тели алмас иде. Шушы фикерләрегезне укыгач, сез миңа кызганыч түгел. Сез үз язмышыгыз өчен генә борчыласыз, гәрчә яныгызда икенче яртыгыз – пар канатыгыз булса да.
Улыгызның язмышына да гел улыгыз гына гаепле түгелдер, мөгаен. Чөнки кешенең язмышы тугач та маңгаена язылган була, диләр бит. Шулай булгач, аны ярдан упкынга этәргә түгелдер, сезгә ана буларак мөмкин кадәр ярдәм кулы сузаргадыр, авыр хәлдә калган балаларны аналар ташламый, һәртөрле чарасын эзли һәм таба, чөнки әлегә соң түгел, ул исән, ул тере. Ул синең җимешең, газизең!
Ә инде киләчәк язмышыгызга килгәндә, әле сез яшь, 65-68 яшь 80 яшь түгел бит. Бу дөньяда гел караучылары булмаган, язмыш кочагында, ялгыз өйдә, хәтта чүплекләрдә көн күрүче күпме ватандашларыбыз җан асрый. Ә безгә һәр туган көн өчен Аллаһыбызга рәхмәт әйтеп, шөкер итеп, картлыгыбызны каршылауны дәвам итәргә генә кала. Без – сугыш елы балалары, миңа да 72 яшь, яшьлегем дә, гомерем дә ялгызлыкта үтте, тик зарланмыйм, Аллага шөкер, шушы гомерне насыйп иткән өчен. Ә балалар язмышы – элек тә, хәзер дә ал да гөл генә түгел инде ул.
Минем киңәш шул: ирегез белән бер-берегезнең сәламәтлеген саклап, бер-берегезне яклап, яшәвегездән ямь-тәм табып, булган гомерегезне яши бирегез. Алдагысын Аллаһ белер. Сезне борчыган сорау бөтен галәм кешеләренә кагыла ул, сезгә генә түгел. Ә чир дигән нәрсә ул – һәр кешедә букет.
Илләребезнең тыныч, җитәкчеләребезнең миһербанлы булуын, пенсияләребезнең килеп торуын теләп яшик. Сабыр булыйк – борчулар һәрберебездә дә җитәрлек ул…
Вәсилә АРСЛАНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Авыр хәлдә калган баланы ташламыйлар,
Комментарии