- 25.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Җиңел акыллылык бәхет китерми икән. Мине мәҗбүри өйләндерделәр. Ул артымнан йөри торгач, балага узып куйды. Инде кая барасың, гаилә корырга тиеш булдым. Ә ул күкнең җиденче катында итеп хис итте үзен. Мине ярата янәсе. Ләкин ул миңа ошамый иде. Аның мине эзәрлекләве чыгырымнан чыгара иде. Артыннан да йөрмәдем, ә ул гел җай табып минем белән очрашу хәстәрен күрә иде. Билгеле инде мине еш кына ятакка да өстерәп кертә иде. Ә мин аңышмаганмын, ул миннән балага узып, мине шул рәвешле үзенә бәйләп куярга ниятләгән икән. Ә мин ризалашырга мәҗбүр булдым. Бәлкем, бала хакына яшәп китә алырбыз, дип өметләндем. Кая ул, бергә яши башлагач, миндә аңа карата хис, киресенчә, нәфрәткә генә әверелә барды. Балабыз туу да тормышыбызны җайлый алмады. Мин аны үстерешергә булышачакмын, әмма гаиләмне саклап калу мөмкин түгел. Моны хатыным да аңлый. Ул үзенең ялгышканын бик тиз төшенде. Хәзер көн дә тавыш, барына да мине гаепли. Имеш, мин аның чәчәк кебек яшьлеген урлаганмын. Кем кемнең тормышын җимергәндер бит әле… Мәҗбүри яраттырып булмаганлыгын аңларга була иде аңа. Хак һәм ялганнар табып мине үзенә бәйләмәкче булды. Аңа әйтә килдем, без пар түгел, дидем. Аңа бер генә тапкыр түгел, яхшылап әйттем: оныт мине, без бергә була алмаячакбыз, дидем.
Миңа ошаган кызлар бар иде, әмма бу исемлектә минем хәзерге хатыным юк. Аның характеры, кеше белән аралашуы, акылы мине гел чыгырымнан чыгара иде. Кеше арасында үз-үзен тотышы ук күңелне төшерә. Үзен бик компаниячел, шат күңелле итеп күрсәтергә тырыша, әмма шаяртулары тозсыз, фикер сөреше примитив. Җитди кешеләр компаниясендә еш кына оялып утырырга да туры килә. Ичмасам, дәшмичәрәк утырсаң, үзең аңламаган темалар турында сүз катмасаң иде, дип кисәткәлим. Әмма аңа аңлатулар барып җитми. Мин инде хәзер үзем сөйләшмәс булдым. Дәшмим, тик утырам. Ә ул һаман элеккечә. Акыл ягы чамалы кешегә аңлаттың ди дә, аңлатмадың, ди. Кешеләр белән сөйләшеп утырганда, телевизордан берәр артистны күрсәтсәләр, йә булмаса, тик торганда да исенә төшеп, бу кияүдә микән, монысы өйләнгәнме, дип сорап куярга мөмкин. Каян җыядыр гайбәтне, кемнең кем белән йөрүе, кем ничәнче тапкыр өйләнгән, ничә баласы бар, тик торганда шундый гайбәт темасын кузгалта… Мине дусларым бик жәлли. Мыек астыннан гына елмаеп утыралар. Киенү рәвеше дә юк бит анда. Үзенә килешми торган киемнәрне каян таба, кем киңәше белән аладыр. Баладан соң тазара башлады. Җобалгы, шапшак, булдыксыз хатын-кызлар булганын белә идем, минем хатыным шундый булыр дип һич уйламадым. Ул әти-әнисенә бердәнбер бала булган. Аның ике сүзенең берендә үзенең затлы нәсел кешесе икәнлеген искәртеп торуы ук саруны кайната. Янәсе, әни-әнисе байлар. Ә мин гади гаиләдән. Минем әни-әнием укытучылар, байлыкта коенмасак та, начар яшәмәдек, мохтаҗлык кичермәдек. Өйдә бер-береңне аңлау атмосферасы хакимлек итте. Әни белән әти бер-берсен ярты сүздән аңлап яшиләр. Әле дә алар арасындагы җылы мөнәсәбәткә, мәхәббәтләренә шаклар катам. Мине дә, энемне дә инсафлы итеп тәрбияләделәр. Ә хатынымның өйләрендә башка мохит. Затлы әйбер коллары алар. Акча, байлык бар идеаллары. Дәрәҗәле кешеләр белән генә аралашалар. Өйләренә теләсә кем керә алмый, үз якын туганнары белән дә аралашмыйлар бит. Өйләренә хәерче кертергә ярамый. Миңа да тормыш көтәргә бик «акыллы» киңәшләрен кызганмыйлар. Кыскасы, кызларын да өф-өф итеп, үчтекиләп үстергәннәр. Эш өйрәтмәгәннәр. Әле үзара мөнәсәбәтләре үрнәк була алса иде!!! Өйләрендә туктаусыз талаш. Менә шушындый «затлы» нәсел белән тормышым чәбәләнде. Ялгыштым, җиңел карадым. Аны яныма бөтенләй якын җибәрәсе түгел иде.
Кызлар! Сез ник шундый явыз һәм хәйләкәр соң?! Үз горурлыгыгызны салып таптап, егетләр артыннан чабасыз. Мәҗбүри бәхетле булып булмый бит ул. Бала белән генә бәйләп куеп булмый кешене…
Менә мин дә аерылышуга гариза бирәм дидем инде хатыныма. Ул елый. Бала кызганыч. Ә минем бәхетле булырга хакым бар иде. Күңелемә ятышлы кызлар белән аралаштым. Сайлап кына җиткерә алмадым. Мәкер, хәйлә корбаны булдым шул.
Радик. Чаллы.
Комментарии