- 25.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ринат әфәнденең « МИН КАБАХӘТМЕ?» ( №8, 26 февраль, 2014) язмасына җавап язарга булдым әле. Ул бу кабахәт эш турында мактанып та, горурланып та яза. Әмма 30 яшьлек ир-егет ялгыш юлда. Без мөселманнарда гына түгел, христианнарда да, башка диннәр буенча да, гомосексуальлек зур гөнаһлардан санала һәм моның өчен хәтта үлем җәзасы каралган. Аллаһ иңдергән китапларда шул мәсьәлә хакында Лут Пәйгамбәр кавеме мисал итеп китерелә: «Лутны хәтерләрсез, ул кавеменә әйтте: «Сез белгән көе, яманлык кыласызмы (егетләрне хатын сыйфатында кулланасызмы)? – диде. – Хатыныгызны (нәүмиз) калдырып, шәһвәти ихтыяҗларыгыз өчен ирләр янына йөрисез. Хәер, сез ни кылганыгызны белмичә, бозыклыкның аргы ягына чыккан кавем» (Намел сүрәсе, 54-55нче аятьләр). «Аларның өстенә шундый бер (утлы күкертләр, ташлар катнашкан) яңгыр яудырдык. Үгетләп тә гыйбрәт алмаганнар өчен бик тә хәтәр иде ул яңгыр». (Шул ук сүрә, 58нче аять).
Содом дигән шәһәрдә ир-атлар бер-берсе белән зина кылып яшәгән. Аларның җирлегендә бу кабахәт эш гадәти күренеш буларак кабул ителгән була. Кылган кабахәтлекләре өчен шәһәр юкка чыгарыла. Ирләр генә түгел, гафил булып, ирләрен тыймаулары өчен хатыннары да бар нәселләре белән һәлак була. Бу хакта Хиҗр сүрәсенең 71-76нчы аятьләрендә бәян ителә. «Юк ителгән шәһәрнең хәрабәләре һаман үтеп йөри торган юл өстендә тора», – диелә 76нчы аятьтә. Пәйгамбәребез дә: «Андыйларны өйләрегездән, авылларыгыздан куыгыз», – дигән. Ислам кануннары буенча, гомосексуальлек һәм зина өчен (дүрт шаһит булган очракта) үлем җәзасы тиешле. Кайбер мөселман илләрендә, аерым алганда Согуд Гарәбстанында һәм Иранда, бу шәригать кануны бүген дә гамәлдә.
Бүгенге көндә бездә мондый кабахәтлекне пропагандалауны тыя торган канун бар. Законны бозучыларга зур күләмдә штраф яный. Мәдинә Нурулланың « «КАБАХӘТЛӘР…» язмасын (№4, 29 гыйнвар, 2014 ел) язмасына ачуы чыгып, Ринат: «Җитәр бу темага язарга! Гонорар акчасы өчен язасыз, күпме кирәк – үзем бирермен яки чит илгә юллама белән бүләкләрмен. Чөнки мин шул тормышта яшим», – дип язган. Ул байлыкны ничек тапкан булсаң, шул юлда ук бетәчәк тә. Канун әле күптән түгел генә, 2013нче елның июнендә генә кабул ителде. Канун тулы көченә эшли башласа, байлыгың түгел, гаурәтең дә шәрә калачак.
«Хәзергә миңа бик рәхәт. Өйдә дә кочагын җәеп каршы алучы хатыным, балаларым бар, «сулда» да мине көтәләр», – дип язгансың. Әгәр өйдәгеләрең белеп алса, синең дә хатының Мәдинә ханым язмасындагы сүзләрне әйтәчәк. Үзләрен мыскыл иткән өчен, ярый ла балаларың пычак кайрый башламаса. Син бит аларга хәрам юл белән тапкан ризык ашаткансың. «Хәрам белән тәрбияләнгән тән җәннәткә кермәс», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в).
Икенче бер хәдистә: «Хәрам белән тәрбияләнгән баланың көче атасына каршы чыгачак», – диелә. Уйлап кара, бәлки хатының, балаларың алдында гафу үтенеп, тәүбә кылып, дөрес юлга басарсың. Син иң кабахәт, иң куркыныч юлны сайлагансың. Моның ахыры фаҗигале булмагае. Бу гамәлдән ваз кичеп, дөрес юлга басып, гәҗит укучыларыннан да гафу үтенеп язган язмаңны көтеп калам.
Хәйдәр бабагыз ГАЛӘВИЕВ.
Әтнә районы.

Комментарии