- 25.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бүгенге яшьләргә карыйм да йөрәгем урыныннан кузгала. Безнең яшьлек икенче төрлерәк иде. Барына да үзебез ирештек. Тормыш йөген җигелеп тарттык. Менә безнең гаиләбезгә дә 40 ел булды. 3 бала үстердек. Инде оныкларыбыз үсеп килә. Ләкин 6 баламны үзем юк иттем: абортка барырга мәҗбүр булдым. Ул чакта саклану чаралары да булмаганмы, әллә игътибар ителмәгәнме… Гел бала табып кына да ятып булмый иде шул. Ирем айнымыйча эчте. Әле туктаганына да кайчан гына.
Гомер көзенә кереп ятышым һәм күз алдыма тумаган балаларым килә, төшләремә керәләр. Кем булган булырлар иде икән алар? Яшь чакта ник ваемсыз булдык соң?! Менә минем дә үтерелгән балаларым кулларын сузып миңа киләләр… Елыйлар… Әмма абынышып егылалар да тормакчы булалар. Мин каршы атларга телим, аякларым кадакланган кебек, урынымнан кымшана да алмыйм. Шулай манма тиргә батып уянып китәм.
Абортларга җиңел караучы яшьләргә әйтер сүзем шул: аң булыгыз. Гомер көзендә минем кебек изаланып яшәргә калмасын. Туарга насыйп булмаган балаларыма да догалар кылам. Исемсез мәрхүмнәр…
Рәйсә.
Комментарии