- 25.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Яңа гына өйләнешүчеләр бер-берсенә нинди генә йомшак ярату сүзләре белән эндәшмиләр – исең китәрлек. Җаным, бәгырем, сандугачым, күбәләгем, багалмам – берсе дә калмый. Кызганычка, ун-унбиш еллап бергә яшәгәч, мәхәббәт сүрелә төшкәч, байтак лаеш шулпасы ашагач, кайбер парлар арасында миңгерәү, тиле, алкаш тәре, елак, сөйрәлчек кебек «матур сүзләр» дә ишетелә башлый.
Алтын туйларын уздырган Андрей дәдәй белән Катерина түтәйләрнең бер-берсенә яратып кушкан исемнәрен әле бер дә ишеткәнем булмады. Катя түтәй Андрей дәдәгә «чебешем» дип дәшсә, тегесе түтәйгә яратып «бомбам» ди. Бу сүзләрнең килеп чыгуының үзенә бер сәбәбе дә бар икән. Бөек Ватан сугышында Андрей дәдәйгә беренче чыныгуны ниндидер бер тимер юл станциясендә алырга туры килә. Бик мөһим объект булгандыр инде, немец самолётлары станциягә көн саен бертуктаусыз бомба аталар. Мондый мәхшәрне төшләрендә дә күрмәгән яшь солдатлар яман чыелдап, сызгырып төшкән бомбалардан кая качарга белми чабыша. Андрей дәдәй дә шулай арлы-бирле чапканда, сугышка кадәр шәһәр кешеләре казыган траншеяны күреп ала һәм шунда сикерә, бомба кайчан төшәр инде дип калтырап утыра. Сер түгел, җаны табан астына китә аның. Берзаман чыннан да өстенә ниндидер авыр нәрсә лап итеп төшмәсенме! «Бомба, хәзер шартлый!» – дип, Андрей дәдәй белгән догаларын укый башлый.
Бераздан самолёт гүелдәве, шартлау тавышлары тына. Андрей дәдәй өстендәге «бомба» селкенә һәм торып баса! Караса, башына солдат бүреге, өстенә полушубка, аягына киез итек кигән, җилкәсенә кызыл хачлы сумка аскан бер чибәр кыз елмаеп басып тора! Кыз, битендәге матур чокырларын күрсәтеп, Андрей дәдәйгә, дәдәй аңа карап елмая. Бу Катя исемле шәфкать туташы Андрей дәдәй белән бер частьтан икән. Менә шуннан соң яшьләр арасында дуслык башлана, ул мәхәббәткә әйләнә. Сугыш беткәч, алар өйләнешәләр. Катя түтигә «бомбам», «бомбакаем» дип, шул вакыйганы искә төшереп, яратып дәшә икән Андрей дәдәй.
Үз чиратында Катя түти дә аңа яратып «чебешем» дип эндәшә. Чыннан да, Андрей дәдәй мичкә кадәр зур гәүдәле Катя түтәй янәшәсендә бер тавык чебеше кебек кенә. Булса ни! Кибән астында тычканның үлгәне юк әле.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Андрей дәдәй «бомба»сы,
Комментарии