КИНОДАЙ ТОРМЫШ…

КИНОДАЙ ТОРМЫШ…

Кино дибез… Анда сурәтләнгән хәлләргә күп вакыт ышанмыйбыз. Берара телевидение аша күрсәтелгән «Мәктәп» фильмын тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Анда бәян ителгән тормыш вакыйгаларына ышанмаучылар кызып-кызып бәхәс куертты. Тик киноларның бик күбесе нигезендә тормыштан алынган вакыйгалар ята. Безнең тормыш үзе кино бит ул…

МӘХӘББӘТ ЯЛКЫНЫ ЧОРНАСА…

Алар җәй көне лагерьда танышты… Самат сигезенчене тәмамлап, тугызынчыга күчте генә. Күршеләре башкала тирәсендә урнашкан лагерьга путевка кертеп биргәч, башта нык карышты да әле. Авылга, дәү әнисе янына кайтырга планлаштырган иде бит ул. Андагы дуслары, туганнары түземсезләнеп көтә ич аны. Үзенә күз атып йөргән күрше кызы да атна саен шалтыратып, авылда сагынып көтеп торуы хакында такылдап тора әнә. Күршеләре үпкәләсә дә, авылга кайтырга булды ул, нәрсә бар соң ул урман эчендәге алачыкларда?!

Алай да, әти-әнисе күндерде аны: Самат рюкзагына ял итү өчен кирәкле әйберләрне тупларга кереште. Китү көне дә килеп җитте. Әтисе малайны машинасына утыртып, җилдереп кенә лагерьга илтеп тә куйды. Алар килгәндә шактый кеше җыелып өлгергән иде. Менә Самат каршысына елмаеп, отряд вожатые килеп чыкты. Искиткеч чибәр, карлыгандай кара күзле, озын куе чәчле, зифа буйлы вожатыйны күргәч, малайның башы әйләнеп китте. Тәне буйлап электр утлары уздымыни, егетнең тәне калтырарга тотынды. Иреннәре үзе дә сизмәстән: «Әкияттәге Шәһрезадәдер бу, хан кызларыдай бигрәк чибәр ич!» – дип пышылдады.

Әтисе, улын калдырып, Казанына «очты». Ә малай лагерь тормышына кереп чумды. Шул рәвешле кызыклы көннәр бер-бер артлы уза торды. Самат янына атна саен әти-әниләре килеп йөрде. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте, Казанга кайтыр чак җитте. Саматның башкалага бөтенләй кайтасы килмәде, күңеле монда, лагерьда иде аның, яраткан вожатые шушында кала ич…

Өйгә кайткач, малай боегып калды, күңелсезләнде, хәтта яраткан авылына да кайтасы килмәде аның. Улларындагы үзгәрешне күреп, әти-әнисе аптырады. Үзе белән сөйләшеп тә карадылар, тик файдасы гына булмады. Җәйне Самат шәһәрдә уздырды. Әти-әнисе эштә чакта, җай чыккан саен, лагерьга – Гөлнур апасы янына ыргылды. Малайның башы-аягы белән вожатыена гашыйк булуын беркем белмәде дә, сизмәде дә…

Лагерь сезоны ябылу уңаеннан уздырылган бәйрәмгә дә очты гына ул. Яраткан вожатый апасы белән рәхәтләнеп аралашты, биеде, төрле конкурсларда катнашты. Бәйрәм тәмамланганны сизми дә калды, шуңа күрә шәһәргә кайтырга соңарды. Хәлне телефоннан шалтыратып, әти-әнисенә аңлатып бирергә туры килде. Бераз ачуландылар инде үзен, тик әтисе машина белән килеп алды аны. Малай вожатые Гөлнур апасының телефон номерын язып алды да әтисе белән кайтыр юлга кузгалды.

Көзләр җитеп, яңа уку елы да башланды. Самат тырышып укыды, Гөлнур апасына мәктәптәге уңышлары турында язды, спортта ирешкән уңышлары белән бүлеште. Ел буе аңа смслар сырлап, серләре белән уртаклашты, киңәшләште.

Җәй көне, яңадан лагерьга ял итәргә барырга җыенды. Бу юлы ул анда ике ай булды. Яраткан вожатые Гөлнур апасы отрядына язылды. Сезон ябылу уңаеннан уздырылган бәйрәмдә ул вожатыена мәхәббәте хакында сөйләде, аны үлеп яратуын белдерде.

Гөлнур апасы Саматны сабыр гына тыңлап торды да, үгет-нәсыйхәтләрен бирде. «Син әле бик яшь, Самат. Тормышта үзеңә тиң мәхәббәтеңне очратырсың. Мин синнән 11 яшькә олырак, ике арада мәхәббәт булуга өметләнмә, үзеңне юкка бимазалама. Сиңа мине онытырга тырышырга киңәш итәм. Хатлар да, смслар да язышмыйк, әйдә. Шулай эшләгәндә, онытырга җиңелрәк булыр. Мин сиңа бары тик яхшылыклар, тормышта үз урыныңны табып, бәхетле булуыңны телим. Вакыт барысын да дәваларга сәләтле, энем», – дип автобуска утыртып, озатып калды.

ҖАВАПСЫЗ МӘХӘББӘТ УТЫНДА…

Самат нишләргә дә белмәде, тормышта аның өчен яшәүнең мәгънәсе дә калмады. Өенә боегып, борчылып кайтып керде ул. Җавапсыз мәхәббәттән сулып калды, ябыкты. Малай үз эченә бикләнде, еш кына күзләре дымланып йокыга китте. Мәктәпне тәмамлауга, армиягә китәргә карар кылды. Чыгарылыш кичәсе узуга, үзе теләп хәрби комиссариатка килде. Әти-әнисе бердәнбер улларының бу адымын хупламады, әлбәттә. Алар мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган уллары хирург булыр дип хыялланып яшәде. Тик көз җитүгә, Самат армиягә китеп барды…

Режимлы тормыш кысаларында вакыт тиз узып китте. Армия хезмәте срогын тутырып, туган җиргә аяк басуга, бер-ике көн ял иткәннән соң, Гөлнур апасын эзләп табарга булды ул. Интернетка кереп, социаль челтәрләрдән эзләп караса да, таба алмады. Көтмәгәндә-уйламаганда очратты ул аны. Янына барып, кысып-кысып кочакларга бик теләсә дә, тыелып калды Самат. Күрер-күрмәс артыннан ияреп барырга булды, Гөлнур апасы яшәгән йортны бик беләсе килде аның. Тегесе подъезд ишегеннән кереп югалуга, үзе чәчәкләр кибетенә юл алды. Иң матур, иң купшы, иң күркәм чәчәк бәйләме сатып алды да, тәм-томнар кибетенә юнәлде. Конфетлар, төрле тәгамьнәрне бер зур сумкага туплап, яраткан вожатые яшәгән йортка таба юнәлде.

«МИН СИНЕ БИК-БИК ЯРАТАМ!»

…Ишекне ачкан Гөлнур апасы аны күргәч, сүзсез калды. Алай да, тиз генә тынычланып, егетне өенә уздырды. Сөйләшү-аралашу өстәл тирәсендә дәвам итте. Егет башта үзе, гаиләсе, армиядәге көннәре хакында сөйләде. Аннары сүз мәхәббәт, ярату темаларына күчте. Ул үзенең Гөлнур апасын үлеп яратуы, мәхәббәтенең сүрелмәве, аңа өйләнергә теләге барлыгын белдерде. Аны-моны әле юньләп аңларга да өлгермәгән Гөлнур апасын көчле куллары белән кысып кочаклап, сүз әйтергә дә ирек бирмичә, шашып үбәргә, назларга, иркәләргә кереште…

Бу төнне егет өенә кайтмады. Эшкә дә Гөлнур апасы яныннан китте. Шушы көннән башлап, бирегә бик еш килә башлады. Әлеге фатирны дус кызы белән икәү бергә арендалап яшәгәнлектән, алар үзләренә яңа торак эзләү хәстәренә кереште. Озак та үтмәде, яшьләр Азино бистәсендә бер бүлмәле «мәхәббәт» куышында аерым яши башладылар.

Ә бераздан Гөлнур, Саматка балага узуы хакында әйтте. Егет моңа бик шатланды, хатынны кулларына күтәреп әйләндерде, шатлыктан күккә сикерде. Беренче мәхәббәтенә, сөйгәненә язылышырга тәкъдим ясады. Тик Гөлнур гына моның белән килешергә теләмәде. Егетне бала аркасында үзенә бәйләп тотарга теләмәве турында әйтте. Декрет ялына чыгуга, туган ягына, әнисе яшәгән шәһәргә кайтып китәргә карар кылуы хакында сөйләде. Күптән түгел генә пенсиягә чыккан әти-әнисе кызларын үзләре янына бәби үстерешергә чакырган икән.

Күптән түгел танышым Гөлнурдан хат алдым. Дөньяга ир бала китерүе хакында язган ул, шатлыгы белән уртаклашкан. Әлегә Татарстандагы район үзәкләренең берсендә, әти-әнисе янында яши. Ә Самат атна саен кайтып, аларның хәлләрен белешеп тора икән. Яз көне туй ясамакчылар, шуннан соң Казанда, иренең әти-әнисе янына күченеп яшәргә планлаштырулары хакында бәян иткән.

ТАГЫН БЕР МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ

Шушы көннәрдә генә таныш укытучы шалтыратты. Сәрия ханымның мине туйга чакыруы икән. Мондый хәлләр тормышта һәркайсыбыз белән булып тора. Кеше туа, үсә, өйләнә, туйлар ясый. Тик бу очрак башкаларыннан аерылып тора. Моннан чирек гасыр элек үз укучысына кияүгә чыккан Сәрия ханымның язмышы гыйбрәтле.

Мин эшләгән мәктәптә тарих укытучысы иде Сәрия ханым. Аны укучысы Тәбрис белән кафе, кибет, базарларда еш очрата идем. Бераздан алар хакында анда-санда чыш-пышлар бик ешайды, «сарафан» радиосы укучы һәм укытучы арасындагы мәхәббәт хакында почмак саен гәпләшә башлады. Мәктәпкә егетнең әти-әнисе дә бик еш килгәләп йөрде. Инде бөтен мәктәп, тирә-як халкы укытучы ханымны сүгәргә, яшь егетне кызганып, гайбәт сатарга кереште. Тик әлеге пар, бернигә дә карамый, очрашуларын дәвам итте. Сәрия ханымны өскә – «келәм»гә чакырып битәрләгәннәр, кисәтү дә ясаганнар икән, дигән хәбәрләр дә таралды…

Бер көнне Сәрия ханым эшкә чыкмады. Башта моңа әллә ни игътибар да итмәделәр. Авырып китү очраклары булгалап тора бит тормышыбызда. Тагын шунысы да ачыкланды: мәктәпкә Тәбрис тә йөрми икән. Аларның икесен бергә очратып, егетнең туганнары тукмаган, дигән хәбәр тирә-юньгә яшен тизлеге белән таралды.

Тик бернинди кыйнаулар, кисәтү-орышуларның да нәтиҗәсе булмады, күрәсең. Яшьләр очрашуларын дәвам итте.

Берара, Тәбрис гаиләсе белән башка шәһәргә күченеп китә икән, дигән хәбәрләр дә таралды. Чыннан да, егет айга якын мәктәптә күренмәде. Ул вакытта Сәрия ханымны танырлык түгел иде: йөзе кайгыдан каралып киткән, күз төпләре күгәргән, күзләре кызарган, битеннән елмаю качкан… Соңыннан шул аңлашылды: туганнары Тәбрисне Казаннан алып китеп, башка шәһәрдә бикләп тотканнар икән. Тик егет дәү әнисенә үзен тоткынлыктан коткаруын үтенгән. Тегесе яраткан оныгын кызганган, күрәсең… Шул рәвешле егет Казанга качып кайткан. Шушы вакыйгадан соң Сәрия белән Тәбрис бер минутка да аерылмас булдылар. Мәктәп тирәсендәге фатирга вакытлыча күченеп, гел бергә булырга тырыштылар.

Мәктәпне тәмамлауга, Тәбрис башкала уку йортларының берсендә студент булу бәхетенә иреште. Укудан соң эшкә дә урнашты ул. Бераз мая туплагач, Сәрия белән Тәбрис өйләнешергә карар кылды. Ике як туганнарын чакырып, зурдан кубып туйлар уздырып, яшьләр уртак тормыш корып җибәрде. Вакыты җиткәч, Хәбибуллиннар гаиләсендә ир бала дөньяга килде.

Сәрия ханым мәктәптә балалар укытты, ире Тәбрис укуын тәмамлап, башкала предприятиеләренең берсенә эшкә урнашты. Моңарчы тиенен тиенгә ялгап яшәгән гаилә иркен сулыш алды. Медицина инструментлары җитештерү юнәлешендә эшләүче гаилә башлыгы үз эшен ачып җибәрде. Хатынын да үз янына кадрлар белән эшләүче белгеч итеп урнаштырды.

Берничә елдан Хәбибуллиннар фатирлы да булды. Яхшы йорт җиһазлары, зиннәтле кием-салымнар, машина да сатып алдылар. Шатландырып, уллары Васыйл да үсеп җитте. Мәктәпне тәмамлап, теш табибы һөнәрен үзләштерде егет. Үзе укыган мәктәп укытучыларына бушлай хезмәт күрсәтә икән, дигән хәбәре дә килеп иреште. Шушы көннәрдә генә Васыйл миңа үзе шалтыратты, туйга чакырып. Хәмерсез, мөселман туена.

Мәдинә НУРУЛЛА.

КИНОДАЙ ТОРМЫШ... , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии