- 24.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Дусларым арасында бүген кем кемне уздыра, үзара ярыш башланды. Начарлык буенча түгел инде үзе. Әмма баш вата торгач, тирәнгә дә керәбез бугай. Безнең проблема өйләнү, ә өйләнү алдыннан сөйгәнеңнең кулын ни рәвешле сорау. Үзем романтик мин. Күңелсез яшәүне өнәмим. Дусларым арасында да мөгез чыгарырга мин остарак. Нинди генә комедияләр, спектакльләр уйнамадык. Без инде өй каршындагы асфальтка, стеналарга язуларны бала-чага уены дип саныйбыз. Безнең спектакльләр үзләре зур тамаша, репетицияләр ясый-ясый җан чыга. Дусларым белән халык театры оештырып булыр иде… Безнең кәмитләрне сөйли башласаң, вакытны озак алыр. Бер иренмәгәндә язармын әле… Тик кешене өйрәтә торгач, үземә идеяләр дә бетте бугай.
Дус кызым белән инде елдан артык дуслашып йөрибез. Өйләнешергә дә вакыт җитте дип уйлыйм. Ә менә мәхәббәтемне ничек аңлатасы?! «Яратам»нарны әйтешәбез инде, анысы. Әмма рәсми белдерү, аның кулын сорау да кирәк бит әле. Әллә нинди оригиналь спектакльләр уйлап чыгара алмадым. Элеккеге рыцарьлар ысулын кулланырга булдым. Дусларым белән ул яшәгән йорт ишегалдында аның тәрәзәсе каршына басып җырларга керештек. Бер дустым гитарада уйный, ә мин сиренада суздым, калганнары миңа ара-тирә кушылып куя. Ярыйсы гына хор килеп чыкты. Тик уйланганны көчкә тәмамладык. Кызым минем 5нче катта яши. Бар тәрәзәләр ачылып, балконнар кеше белән тулды. 7нче каттагы балконда малай-шалай тулы иде. Алар исә пырхылдашып кына калмады, безгә ниләр генә кычкырмыйлар. Бу гына җитмәде, берсе күкәй алып тондырды. Икенче каттан бер әби балкон ишеген ачып:
– Нәрсә тавышланып йөрисез монда? Эчкәнсез икән, китегез, җүләр сатмагыз, хәзер полиция чакыртам, – дип акырды.
Бар тәрәзәләр дә ачылды, тик минем сөйгәнем тәрәзәсендә генә җанлылык сизелмәде. Юкса, мин аны шулай тәрәзәдән чакырып алып, бергә йөреп керергә һәм бар ниятемне җиткерергә теләгән идем. Әле бүлкәккә беләзек тә алган идем бит. Аны да тапшырасы…
Кыскасы, тизрәк табан ялтыратырга туры килде. Дусларым миннән көләргә, кайсы сүгәргә тотынды. Алдан шалтыратып кисәтмәгән идем шул. Сюрприз булсын дигән идем. Булды сюрприз…
Әниләрем безнең яшьлек, дип мактанырга ярата, безне күңелсез яшәүдә гаепли. Янәсе алар чорында мәхәббәтне дә кызык итеп аңлашканнар. Кичке уеннарга чыкканнар, бер-берсен биергә чакырганнар. Шунда ук танышканнар да. Аннан капка төпләрендә җырлашып утырганнар. Чәчәкләр бүләк итешкәннәр. Алай булса, ник мине беркем аңламады соң? Исерекләр дип кабул иттеләр бит. Үземне тәпәләнгән, мәсхәрәләнгән бер йолкыш итеп күз алдына китердем мин ул ишегалдында.
Ә сөйгәнем өйдә булмаган икән. Ул көнне зачетка әзерләнергә китапханәгә киткән булган. Ярый әле ул күрмәде бу хурлыкны. Икенче көнне очраштык, бүләгемне тапшырдым, сөенде. «Әле минем тагын бер сюрпризым бар», – дип аңа тын алырга да ирек бирми, кичәге сиренадамны суздым. Суздым, тагын «осечка». Ошамады бугай минем җырлавым. Болай үзе ярыйсы тавышланасың дип көләләр инде дуслар, җырлый белмим түгел, колагыма аю басмаган. Кайчан бетә инде бу җыр дигән сыман, мин киерткән беләзеккә карап, аны сыйпап, аңа сокланып утырды сөйгәнем җыр беткәнче.
Мин инде күңелем төшкәнне сиздермәскә тырыштым. Барып чыкмады миннән сюрприз. Әллә үзем булдыксыз булдым, әллә инде романтика чоры узган… Аптырап калдым әле. Дусларыма да идея бирүдән туктармын ахыры. Алар исә, һаман миннән көләләр. «Бродячий певец» кушаматлы да булып калдым.
Менә шундый хәлләр. Инде уйга да калдым, 2 айдан туй, минем сөйгәнем мине аңлар микән, аның белән тормыш күңелсез булмасмы? Мине бит соры тормыш канәгатьләндермәс, миңа күңелле яшәү кирәк. «Безнең гәҗит»не әниләр газетадан, ә мин сайттан гына укып барам. Җәлеп итә торган газета. Аны укучылар ни уйлый икән?
Радик. Чаллы.
РЕДАКЦИЯДӘН: укучыбыз кызыклы тема күтәрә. Кеше тормышында бер генә тапкыр булырга тиешле мәхәббәт аңлашу, тәкъдим ясау, никах кору истәлекле, матур булсын өчен нишләргә? Хәтеремдә, бер вакыт тәрәзәдән күзәтәм, йортыбызның уртадагы бер подъездында туй каршыларга җыеналар. Кызлар кияүне аптыратырга тозаклар корып мәш килә, аларны кунаклар сокланып күзәтә… Шунда баш капкадан ап-ак атка атланган, килешле костюм-чалбарлардан, кулына чәчәк бәйләме тоткан бер егет килеп керде. Ак атка атланган, әкиятләрдә генә сурәтләнгән чып-чын принц инде… Ул бераз үткәч кенә, артыннан сигналларын кычкыртып матур итеп бизәлгән машиналар колоннасы килеп керде. Ә принцыбыз кәләшенең йорт каршына туктады да, өскә карап, кызының исемен әйтеп (хәтерләмим инде), «Любимая, я тебя люблю!» – дип кычкырды. Ә өстә ап-ак киемнән кәләш башын тәрәзәдән сузды.
Беләсезме, бу күренешне бар да сокланып күзәтте, берәү дә җүләрләр җыелган, дип бәя бирмәгәндер. Күз тидермәгәнбездер, матур яшиләрдер, дип уйлыйм бу пар турында. Инде балалар үстерәләрдер, балалары да үзләре кебек романтик, матурлык яратучылар булыр, дип фараз итәм. Бирсен Ходай!
Инде бер очтан укучыларыбызга да мөрәҗәгать итәм. Сез ничек таныштыгыз? Авыр, ябык елларда романтика бар идеме ул? Тамак кайгысы булганда да мәхәббәт булгандыр. Ничек кавыштыгыз? Элек тәкъдимне ничек ясыйлар иде, кызның кулын сорау йоласы ничек булды? Сөйләшүгә яшьләр дә кушылыр дип өметләнәбез. Әйдәгез яңа сәхифә башлап җибәрик әле.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии