Чиләгенә күрә капкачы

Чиләгенә күрә капкачы

Алар өйләнеште. Матур, бик матур пар алар. Бер-берсенең күзләренә генә карап яшиләр, икесе дә бер үк җирдә: юллар идарәсендә эшли. Сәлихы – инженер, Фәниясе хисапчы хезмәтендә.

«Сәлих тыныч холыклы, йомышың төшеп эндәшмәсәң, күтәрелеп тә карамый, үз юлында булыр. Ә эштә ничектер. Җитәкче кеше бераз кырысрак, туры сүзле булырга тиештер инде ул, бу кадәр йомшак күңелле булгач, эшен башкара алырмы?» – дип тә куйдылар капка төбендә утыручы әбиләр.

Шомырттай кара күзләре елмаеп кына тора, соңгы араларда йөзендә дә елмаю чаткылары күренә башлады, янәсе, Сәлих хатынлы булган. Ярты еллап яшәгәч, чандыр йөзенә килешле итеп, мыек та җибәрде ул. Ә Фәниясе ут та хатын икән, күрше-тирәләр аны соңыннан гына ишеткәләп белә башладылар. Йомшак холыклы Сәлихны үз кулына төшергәнче, тирә-юньдәге егетләрне уч төбендә биеткән икән, берсе килгән, берсе киткән. Гөнаһысына кермим: бүген ут уйнаткан хатынның яшьлеге яшен камчысы булгандыр, хәер, үзе белә торгандыр инде.

Кечкенәрәк буйлы, коңгырт күзле, җайлап кына, эре адымнарын җиргә салып-салып, нык басып йөрүче хатын, бәби алып кайтырга уйлаган, дип сөенештеләр бар да.

Авыл җирендә яшәгәч, тавык-чебешен дә, каз-үрдәген дә асрарга тырыша алар. Ире дә бәхетеннән йөгереп кенә йөри, кош-кортлар арасында уңган хуҗабикәләрдәй кайнаша, Фәниясенә ярдәмен барысы да күреп тора, яратадыр, мөгаен.

Эре адымнарын тагын да салмаклаткан Фәния, беркөнне урамнан, күрше әбиләре утырган җирдән, бик тиз генә, йөгереп диярлек кайтып китте. Авылда һәр адымны тикшереп, бөтен яңалыкны белеп утыручы әбиләр аны жәлләп:

– Бәбие төшкән икән! – диделәр.

– Эх! Матур гына яшәгәндә, нинди гөнаһлары булды икән?! – дип сыкранышты алар. – Ә бәлки, яшьлектәге гөнаһларның йогынтысыдыр? – дигән сүзләр белән бер-берләрен юаттылар барысы да.

Бер-бер артлы еллар үтте, Фәния кабат бәбигә уза алмады, әллә шул кайгыдан Сәлихы эчүгә сабышты инде. Аны эштән әле бер машина белән алып кайтып аударалар, әле икенче машина белән. Күршедә яшәүче ике кулларыннан бер эш килмәүче хөрәсәннәр белән ныклап эчүгә сабышты ул. Хатын эштән кайтышлый, ирен өстерәп тә, җайлап-майлап та, ачуланып та өенә ташыды. Капка төбендәге бөтен хәлләрне белеп торучы әбиләр:

– Күпме түзәр икән мескен Фәниясе? – дип жәлләп утырдылар.

Биш-алты еллап шулай Фәниянең язмышы өчен борчылышып, тилмерешеп утыргач, шатлыклы хәбәр тараттылар:

– Фәния малай алып кайткан икән!

Бу чыннан да шулай булган, иренең егылып китеп эчүен дә, кеше сүзен дә искә дә алмыйча, башка шәһәрдәге балалар йортыннан бер ир баланы уллыкка алган да кайткан ул. Мансур дип исем дә куйдырды. Әллә йортка дога кергәнгәме, әллә өйләрендәге бала тавышыннанмы, Сәлихы кинәт кенә эчүдән арынды.

Яңа туган сабый мәшәкате белән чабышып, мәш килеп яшәделәр, тормышлары үз җаен алгач, гәп куертучыларның телендә шушы балага, ир белән хатынга бәхет юрау иде, сөенечләреннән хәтта күз яшьләрен дә сөртеп утырдылар.

Мансур, ай үсәсен көн үсеп, кап-кара күзле, чандыр йөзле, кара чәчле, әтисенә охшаган малай булып, тәпиләп, капка төбенә дә чыкты.

Фәниясе ут өертә: бала да әкрен генә үсә, каралты-куралар җитештереп, маллар да алып җибәрделәр. Ирен уч төбендә биеткәненә хәйран калып утырды яңалык сөйләүчеләр. Сәлихы да әле кер юа, әле су түгә, ипигә дә йөгереп кенә барып кайта, кыскасы, бик матур гомер итә алар. Сәлихны эшендә дә хөрмәтлиләр, ахры, галстукларын тагып, килгән машинага чыгып утыра да эшкә китә, ә кичкырын аны кайтарып та куялар.

Фәниясе тазарып, матурланып китте, эре адымнары тагын да авырая төшкәч:

– Әллә авырга узды микән? – диеп тикшерделәр аны.

Мансур балалар бакчасына да җәяү йөрми, әтисе илтеп куя, барып ала. Нинди генә уенчыклары юк аның. Әти-әнисен бик ярата ул, менә озакламый мәктәпкә дә барыр әле. Капка төбендәге сүзләр – әбиләрнең юравы буенча, тач әтисе инде, үзе тыныч, үзе тырыш, күз генә тимәсен.

– Әлифбаны укып арыды инде ул.

– Математиканың да ике урынлы саннарын күз дә йоммый чишә.

– Әтисе кампи дигән нәрсә дә алып бирә.

Әбиләрнең бу сүзләре, сөйләшә торгач, талашуга ук барып җитә, әллә көнләшүләре, әллә Мансурны шулай үзара бүлешүләре иде шунда.

– Шөкер, Фәния дөрес эшләде: баласы да бар, ирен дә үз урынына утыртты, бәхетләрен бирсен Ходай.

– Иншаллаһ, бәхетле алар, боерган булса, чиләгенә күрә капкачы бит, пар килгәннәр, – дип, сүзләрен дәвам итте әбиләр.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш шәһәре.

Комментарии