Кара күзләр ялгыштырды…

Кара күзләр ялгыштырды…

Синең кара кашларың,
Синең кара күзләрең,
Синең ягымлы сүзләрең…
Тагын шушы җыр. Дөньяда бүтән җыр юк диярсең. Радионы кабызуым була, гел шуңа эләгәм. Шунда ук сүндереп тә куям. Ирек ишетмәсен тагын. Юктан гына кәефләребез төшеп, әллә ничек бер-беребезгә үпкәләп йөрибез аннары. Ирек – минем . Аны бик хөрмәт итәм. Өйләнешүебезгә 5 ел инде. 4 яшьлек улыбыз үсеп килә. Нәкъ әтисе! Зәп-зәңгәр күзләр. Ярый әле кара түгел… Яратмыйм мин кара күзләрне, күрәлмыйм.
Яшь вакыт – җүләр вакыт, диләр. Дөрес икән. Мин дә яшьлегемдә бер җүләрлек эшләдем. Авылга үзен дип атаучы хатын килгәч, иптәш кызларга ияреп, мин дә булачак ирем турында белергә киттем. Чират торып кердек. Һәркем үзенә кирәк нәрсәне белеште. Минем чират җитте. Шул вакытта әллә ничек кире борылырга уйладым. Ләкин чиратта торганнар мине алга этте. Артымнан ишек ябылгач, кап-кара күзле хатын каршында бастым да калдым. Ул күзләремә төбәлде. Карашы шундый авыр иде. Мин аларга озак карап тора алмадым. Ул исә: «Егетең юк икән. Яшең бара. Шуңа борчыласың», – диде. Авызымны ачтым да калдым. Каян белгән?! 25нче яшемә барам шул инде. Егетләр белән йөргәнем дә юк. Үзем болай ямьсез дә түгел, шулай да, бик кыюсыз мин. Егет дигәннән, бар инде берәү. Йөри арттан, бер адым калмый. «Яратам», – ди. Исеме – Ирек. Көн дә артымнан йөгерә, чәчәк ташый. Үзе ямьсез дә түгел. Бергә уйнап үскәнгәме, булачак ирем итеп һич карый алмыйм мин аңа. Әниләр дә йөрергә үгетли. Ул да картая инде. Быел көзен 27 яшен тутыра. Авылда кызлар күп. Ник берәрсе янына китсен! Менә шул Иректән арынырга, булачак иремнең кем икәнен белергә килдем бүген. хатын: «Сине кап-кара чәчле, кап-кара күзле егет бәхетле итәчәк», – диде. Мин бу сүзләрдән очып диярлек чыгып киттем. Уч төбемдәге бар акчаны калдырып чыкканмын. Ярар, бу бәхет өчен бернәрсә дә жәл түгел…
Көттем мин ул бәхетне, ләкин хыялымдагы теге егетне очратмадым. Күз алдымда гел аның сурәте иде. Шулай хыялланып йөреп, 2 ел үтеп тә китте. Утызга җитәм инде. Әниләр генә түгел, үзем дә борчыла башладым. Иптәш кызларым бар да кияүдә, балалар үстерә. Ә мин күрәзәче сүзләренең хак булуына инанып, һаман хыял белән яши бирдем. Ирек тә мине көтте. Шулай да, беркөнне кичен капка төбенә чыгып утырдым. Йоклап булмый, борчылам. Тагын шул Ирек килеп чыкты. Шунда мин ялгыз булмавыма сөенеп куйдым. Үзем дә сизмәстән: «Ярый әле син бар, Ирек», – дидем. Үз кыргыйлыгымнан үзем туеп, төне буе аның белән утырдым. Аннары тагын чыктым, аннары тагын. Иреккә бик ияләндем. Килештек тә, өйләнешергә булдык. Карт кыз булып утырудан бик туйдым. Ирек – яхшы егет, кадалып китсен теге кара егет, дидем.
Туйны бар авыл бәйрәм итте. Иң сөенгәне әти-әниләр булгандыр. Күрше йортка килен булып төштем. Ирек бик акыллы ир булып чыкты. Эчү, тартуны белмәде, бар тапканы өйдә иде. Чит хатыннар белән чуалмады. Мин дә аңа тугры булдым. Мал карау, ашарга пешерү, җыештыру – барысын да эшләдем. Ирек тракторчы булганга, эштән бушый алмады, кайвакыт ачу да килә иде. Кичен арып, пычранып эштән кайта. Көн дә бер хәл. Ләкин минем тормышымда бер көтелмәгән борылыш булды. Өйләнешүебезгә бер ел була дигәндә, авылга сатучылар килде. Эштән кайтып, ашарга пешерү артыннан йөргәндә, капка шакыдылар. Чабып диярлек чыктым. Ирек өйдә булмаса, әллә ничек борчылам мин. Каршымда кап-кара чәчле, кап-кара күзле чибәр егет басып тора. Әллә нишләп киттем. Каушадым, хәтта кызардым да бугай. Йөрәгемнән ток үткәндәй булды. Менә бит минем язмышым, дип уйладым. Ирек тә, башкалар да онытылган иде. Менә кем турында әйткән күрәзәче. Ул белми әйтми шул. Бер әйбер алмыйча, кире борып чыгарсам да, күңелем аның белән китте. Алар безнең авылдагы бер ялгыз картта тукталган икән. Бездән ерак түгел. Арада – бер тыкрык. Әллә нишләдем мин. Ирек белән мөнәсәбәтләр көндәгечә дәвам итте. Әнә бүген дә арып кайтты. Йоклый. Каенаталар да күптән ятты. Ә мин күрше урамдагы картның тәрәзәсен күзлим. Ятмадылар микән, кайчан китәләр икән?! Берүзем җүләрләнәм дип торам. Шулчак кемдер сызгырды, ә мин исә, җилбәзәк хатыннардай, төн уртасында урамга чыгып йөгердем. Килгән. «Мин – Нияз», – диде ул, кара күзләрен ялтыратып. Миңа шул җитә калды. Менә минем бәхетем, ул мине бәхетле итәчәк, дип уйладым. Кеше күрер димәдем, ай яктысында терәлешеп тордык. Иректән качып, аңа ияреп китәргә уйладым хәтта. Ярый балабыз юк. Күрәзәче әйтте, ул – минем бәхетем. Тыкрык – һәр кич безнең очрашу почмагына әйләнде. Назлы сүзләр, иркәләүләр… Бер атна узды дигәндә, сизделәр, белделәр. Ирек беркөнне ярсып кайтып, үз гомеремдә беренче тапкыр сугып җибәрде. «Әйберләреңне җый да, чыгып кит», – дип кычкырды. Әйберләрне дә җыеп тормадым, чыгып йөгердем. Әниләргә дә кермәдем. Нияз белән китәм, китәм, дип кабатладым. Картның өенә кергәндә, Ниязлар чәй эчеп утыра иде. Ул мине ишегалдына алып чыкты. Иремнең куып чыгаруын, аның белән китәчәгемне әйттем. Ә ул, күзләрен акайтып: «Синең миңа кирәгең юк. Минем хатыным бар. Ике бала атасы мин. Алар мине өйдә көтә. Синең ишеләр һәр авылда бар. Сине беренче күрүгә себерке икәнеңне белдем һәм ялгышмадым», – диде. Мин бу сүзләрдән каттым да калдым. Үз гомеремдә беренче тапкыр шундый авыр сүзләр әйттеләр. Мин моңа чыдый алмыйча, аңа сугып җибәрдем. Үз чиратында ул да миңа сукты. Шешенгән күзләрем белән, авызымнан киткән канны йота-йота, чыгып йөгердем. Ул минутта минем тизрәк Ирек янына кайтып, аның нык куллары арасына керәсем килде. Мин ярдәмгә бик мохтаҗ идем. Кая барыйм инде хәзер дип, елап беттем. Ник шул күрәзәчегә ышандым?! Ник шул оятсыз иргә ияреп киттем?! Өемдә җанын бирердәй ирем бар, нәрсә кирәк иде миңа?! Шушымы бәхет?! Башымда нинди генә сорау юк иде. Үзем бу хәлдә кеше күрмәсен дип уйлыйм. Төннәрен тыкрыкта йөргәндә нигә оят турында уйламадым?! Хәзер бер генә юлым бар – әниләр. Йөгердем аларга. Нәрсә булса да, кире бормаслар! Әниләргә килеп кергәндә, алар абзар тирәсендә кайнаша иде. Мине бу хәлдә күргәч, аптырап киттеләр. Бернәрсә белмиләр икән. Хәтта хыянәтем турында да. Димәк, күршедәге әниләр белмәгәч, бүтәннәр дә белмидер. Ә Ирек ничек ишетте икән?! Мин дә әниләргә әйтеп тормадым. Елап ятуымны белдем. Алар шул арада Ирекләргә йөгергән. Ә ул йөгереп кереп тә җиткән. Бик курыккан иде ул. Соңыннан гына аңладым, мине куып чыгаргач, кире кайтмас дип курыккан. Мин еладым да еладым. Ул Нияз торган йортка йөгерде. Бер-берсен үтерерләр дип курыктым. Ходай саклады, киткән тегеләр. Ирек мине гафу итте. Җитәкләп, өенә алып чыгып китте. Ә мин мәңге Иреккә итмәскә дип үземә ант иттем. Артымнан йөргәндә дә шуның кадәр яратуын сизмәгән идем. Шулай көннәр үтте. Беркөнне йөкле булуымны аңладым. Бу миңа шатлык булмады. Иреккә әйтергә бик курыктым. Ләкин яшереп торып булмый, әйттем. Ә ул күтәреп алды. «Минем балам була», – дип шатланды. Иреккә, синеке микән соң ул бала, дип әйтергә курыктым. Ә ул моны бөтенләй уйламаган кебек иде. Ниязга охшап туса, нишләрмен?! Ирек сары, Нияз кара. Тугыз ай үтеп тә китте. Сап-сары, зәп-зәңгәр күзле сабый дөньяга килде. Бик куандык инде. Шуннан соң дүрт ел гомер үтте. Үткәнемдә кылган хатам, кайчак йөрәгемне ашый, ләкин Ирек аны бер дә исемә төшерми. Шул хәл исемә төшсә, Ирекне тагын да катырак яратам шикелле. Назларымны бер дә кызганмыйм. Шул кара күзләр турындагы җырлар гына бераз кәефне кыра. Күбрәк зәңгәр күзләр турында җырласыннар иде…
Гүзәл.
Казан шәһәре.

Комментарии