Мәхәббәт сынаусыз булмый

Мәхәббәтне берни дә эшләтеп булмый. Йөрәкнең ничек, кайда кагасын кем белсен?! Гашыйк кеше берни ишетми, күрми, аңламый бит ул. Бер хата, кечкенә генә ялгышлык та аларны аера ала, күңелдә тирән яра, үкенү калдыра.

Үземә 30 яшь кенә булса да, боларның барысы аша үттем дип саныйм. Мәхәббәтнең ачысын, төчесен татыдым. Әмма аны үземә караттым, җиңдем. Хатын-кызларга бер киңәшем бар: беркайчан да үзең яраткан кешегә кияүгә чыгарга кирәкми, ул яратсын сине. Ир кеше гашыйк булса, синең тормыш уңачак, бәхетле булачак.

Сөйгәнемне бик яшьли, 15 яшемдә очраттым. Ул безнең авыл егете. Бергә булырбыз, авылда калырмын, дип күз алдына да китермәгән идем. Яшьлек юләрлегедер инде.

Илдар – классташ кызымның абыйсының дусты. Классташ Алиягә барганда аны аларда һәрдаим диярлек күрә идем.

Менә бервакыт Алия белән уеннан уймак чыгардык; бер дискотекадан Илдар мине озата кайтсын әле дип, Алияне сөйләшергә җибәрдем. Барысы да мин дигәнчә килеп чыкты. Илдар, бәлки, миңа бала кебек карап, шаяртып кына озаткандыр. Әмма без шуннан соң очраша башладык.

Ул миннән 6 яшькә олы, армия сафларыннан кайткан егет.

Миңа 15 яшь кенә булганга, әти-әнием бик каршы килде. Әмма качып, алдап, барыбер очраштык. Илдар миңа хәтле булган кызын ташлады. Бер-беребезгә ияләштек, очрашкач сөйләшеп туя алмыйбыз. Олырак булса да тимәде. Кочаклашып үбешүдән ары узмадык. Үлеп гашыйк булдым Илдарга.

Аннары безнең өчен сынаулар башланды. Мине клубка чыгармыйлар. Очрашулар шундый сагындыра иде.

Илдар да хаталанды. Бер иптәшенә ияреп, төрмәгә эләкте. Аның гаебе булмаса да, туганнары тырышлыгы белән, күп акча түгеп, хөкем срогын ике елга калдырдылар. Моны Алиядән ишеттем. Күз алларым караңгыланды, шок хәлендә калдым.

Ике ел булырга туры килмәде, ел ярымнан кайтты ул. Җизнәсе тырышлыгы белән паспортына да утырган мөһерен суктырмадылар.

Мин аны көттем, башка егетләргә күңелем төшмәде. Илдар киткәндә: “Син яшь, көтмәссең инде, үпкәләмим”, – диде. Хат язмады, адресын белмәдем. Бары тик дустына хат килгәнен ишеткәч кенә, Алиягә абыйсыннан алып бирүен үтендем. Илдарга тиз генә хат яздым. Җавабын көттем. Ә хәбәр юк та юк. Әни генә берсендә моның өчен бик ачуланды. Хатның эчендә нәрсәләр язылган булгандыр, минем өчен сер булып калды. Әнидән соравы әллә ничек.

Менә шулай итеп, сагыну-сагыш белән ел ярым вакыт узып китте. Илдар кайтты. Безнең өчен тагын сынау башланды. Әти-әни, туганнар каршы.

Әмма Илдар начар юлга басмады. Эшкә урнашты, яңа тормыш башлады. Тик араларыбыз суынырга тора. Миңа суларга да ирек юк, безне аерырга телиләр. Югыйсә җылы очрашуларны көткән идем. Аны барып кысып кочаклыйсым килә, әмма мине клубка чыгармыйлар. Нишләргә? Алия уйлап тапты. Укудан кайткач, классташыма киттем. Алар Илдарны да чакырган. Кичен кабат аларда күрештек. Аңа аерылышырга кирәклеге турында әйттем. Өйдәгеләргә дә Илдар белән башка очрашмыйбыз дип тынычландырдым. Үземнең йөрәк ут кебек янды, җанымны кая куярга белмәдем.

Илдар, үч итеп, элек очрашкан кызы Гөлназны озата башлады. Бу вакытларда миңа бик авыр булды. Түземлегем җитмәде, аларны аердым. Яңадан очраша башладык. Тик Илдар инде үзгәргән иде.

Сынау арты сынау булды. Илдарны дуслары саткан кебек, мине дә иптәш кызларым сатты.

Өйдәгеләрне саташтырыр, Илдар белән яңадан очрашканны сиздермәс өчен, икенче буын туганнарыма кунакка барганда Айрат белән таныштым. Шулай итеп, ике фронтка йөрдем. Берсендә Илдарга эләктем бит. Айрат белән очрашуларым турында дус кызларым Гүзәл белән Эльвира аңа сөйләп барган. Ышанып йөргән Эльвирамның үзенең Илдар белән йөрисе килгән икән. Бу хакта соңыннан гына белдем.

Берсендә сөйләшү өчен Илдар су буена алып китте. Теге ике кыз да безгә иярде. Шунда алар егетемне читкә алып китеп, минем хакта сөйләде. Ул шул кичтә яңагыма сукты. Кайтып китәр идем, ара ерак. Өйгә керсәм дә тавыш чыгачак. Бер генә юл кала – Казанга. Туган апама килеп кердем. Эшнең нидә икәнен аңлаттым. Артык сүз әйтмәделәр, төпченмәделәр, кереп яттым. Апам белән Илдар минем арттан Казанга килгән. Ул гафу үтенде, тезләнде.

Күңелемнән яратам, әмма тыштан гафу итмәдем. Яныма көн саен килде. Нәтиҗәдә, араларыбыз тагын яхшырды.

Туганнар әрли торса да, без очраштык. 18 яшем тулгач, Илдар белән мәхәббәт белән шөгыльләндек. Ахыры авырлы булуым белән тәмамланды. Ә Илдар исә: “Минеке түгел, әнә Айратка бар”, – диде. Җанымның ничек бәргәләнгәнен белсәгез икән. Бер сөешүнең ничек кыйммәт торганын шунда гына аңладым. Баламны да юк итәсе килми, артка борылып карасам, бөтен тормышым челпәрәмә килә бит. Дуслардан, туганнардан акча юнәтеп, өйдәгеләрне алдап, Казанга чыгып киттем. Ул вакытта миңа бик авыр булды. Илдар белән бүтән аралашмаска булдым. Бурычны әкренләп түләп бетердем.

Әмма мәхәббәтебез угы каты кадалган иде. Без барыбер бергә булдык. Әти-әни, туганнары да ризалашты. Очраша торгач, яхшы яклары да күп икәнен ачты алар. Озакламый зур итеп туй уздырып өйләнештек. Миңа – 20, Илдарга 26 яшь иде.

Бүген ике улыбыз, зур йортыбыз, машинабыз, байлыгыбыз, бер-беребезгә булган мәхәббәтебез бар.

Мәхәббәт сынаусыз булмый икән. Аллага шөкер, әлегә бар да яхшы. Дустым Гүзәл белән Эльвираның гына тормышлары уңмый әле. Эльвира рус кешесенә чыгып озак тора алмады, аннан кызы бар. Гүзәл исә акчалы ирләрне яратты. Үзе яшь вакытында сөйгән егетенә чыкты. Тик тормышлары уңмады. Хәзер аерым яшиләр.

Илдарымны төрмәгә утырткан егет тә тормыш итә алмады. Хатыныннан аерылып, юкка чыкты.

Сөенеп сөйләвем түгел. Кешегә беркайчан да усаллык эшләргә кирәкми. Таякның икенче башы бар бит.

Аннары кешегә дә тулысынча ышанып бетәргә ярамый, югыйсә төп башына утыртулары бар. Дусларым гамәле – моның ачык мисалы.

Безнең бергә яшәвебезгә 10 ел булды. Очрашып йөргән елларны да санасаң – 15 ел. Хәзер үпкәләшсәк тә, соңыннан сөешеп туя алмыйбыз. Картлык көнебезгә кадәр шулай барсак, балаларга үрнәк ата-ана булыр идек. Мәхәббәт кенә мәңгелек булсын!

Айсинә

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Әллә язмыш, әллә ялгыш

(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде)

Хәлим белән Фәймәнең бер-берсенә булган җылы хисләре мәктәп бусагасыннан ук башланып китте. Дәрес тәмамланып, тәнәфес башлануын түземсезлек белән көтә иде алар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, киләчәккә матур планнар корылды.

Мәктәпне тәмамлагач, Хәлим трактор-машина йөртергә укырга керде. Ә Фәймә пешекче булырга ниятләде. Ял көннәре җитүен түземсезлек белән көтә иде ике яшь йөрәк. Әмма Хәлимгә армия хезмәтенә чакыру кәгазе килде. Әй, ул көннәрнең авырлыгын берничек тә җиңеләйтү мөмкин түгел. Бигрәк тә Фәймә өзгәләнде. Ничек итеп аннан башка 3 ел гомерен үткәрер ул. “Арабызда җылы хатлар йөрер, вакыт сизелми дә үтеп китәр”, – дип тынычландырды аны сөйгәне. Чыннан да диңгезче белән гел язышып торды алар. Ерактан килгән һәр сүз – йөрәккә дәва булды. Фәймә уенга да, клубка да чыкмады. Башка егетләргә күз дә салмады, Хәлимен көтте дә көтте. Санаулы вакыт үтеп китә икән ул. Көннәрдән беркөнне Хәлим кайткан дигән хәбәр авыл буенча таралды. Кызның йөрәге атылып чыгардай типте, тизрәк күрәсе килде аның сөйгәнен. Тик, нигәдер, Хәлим күренмәде. Кичне авырлык белән җиткергән Фәймә клубка ашыкты. Ишекне ачып үтү белән, егетне күреп алды… әмма ул бер кыз белән иде. Фәймәне әйтерсең лә күрмәде дә… Соңрак та коры гына исәнләште. Кызның башында мең төрле сорау кайнады: “Моны ничек аңларга?”, “Ни булды?”, “Чыннан да, шулай тиз башкага гашыйк булдымы?” Югыйсә сөю исе аңкыган хаты күптән түгел генә килгән иде бит”…

Берничә көннән соң гына Хәлим Фәймә янына килде. Кеше сүзенә – гайбәткә ышанып, үзен шулай тотуын әйтте. Бәхетләренә көнләшүче берәү кызны башка белән чуалды дип җиткергән икән. Фәймә бик рәнҗегән булып, саубуллашырга дип кенә чыккан булса да, сөйгәнеңнең күзләренә күтәрелеп карагач, аны ничаклы нык яратуын аңлады. Хәлим дә озакка сузмый өйләнешергә тәкъдим ясады. Бу кызның иң зур теләге булса да, күңелендә үпкә бетмәде. “Миңа ничек авыр булганын син дә тойсаң иде”, – дип теләде ул. Теләге тормышка ашты да. Икенче көнне бакча башында яшәүче Самат килеп керде. Ул олыгаеп баручы карт егет иде. “Фәймә, сине күптәннән яратам, чык миңа кияүгә”, – диде оялып кына. Кыз уеннан уймак чыгасын да уйлап тормыйча, ризалыгын бирде һәм шул ук кичне аларга күченде. Берничә кеше генә чакыртып, никах укытылды. Янәсе, шулай Хәлимгә үч итте ул. Аны онытыр өчен, Ирен район үзәгенә күченергә үгетләде. Әмма ярату булмаса, кайда яшәсәң дә юк икән ул. Фәймә Саматка ияләшә алмады. Хәтта яңа җан яралу да булышмады. Ул көн дә иреннән китү, баладан котылу уе белән яна башлады һәм озак та тормый шулай итте дә. Больницага барып, туачак нарасыеннан котылды. Аннан җыенып, авылга кайтып китте. Фәймәнең аерылып кайтуын ишеткән Хәлим шундук аның янына килеп җитте, бергә торырга үгетләде. “Авыл халкы ни дияр? Мин аерылган хатын. Син егет кеше. Юк, безгә бергә булырга язмагандыр”, – диде ул аңа җавап итеп.

Хәлим саубуллашмый гына китеп барды. Күп тә үтми, авылның юаш кына, кеше күзенә бик чалынмый торган Миңсылу исемле кызга өйләнде. Тик озак яшәмәде ул яшь хатын белән. Араларында ни булгандыр, Фәймәне оныта алмадымы, яратмыйча өйләнеп, Миңсылуга ияләшмәдеме – билгесез. Ул тагын Фәймә янына килде. Анысы да кабул итте, чөнки хәзер икесе дә аерылышкан кешеләр иде бит. Озакка сузмый өйләнешеп, бергә яши дә башладылар. Тупырдап торган малай – Фәнил туды. Әмма матур гына яшәп ятканда, тагын арага керүче табылды. Ир Миңсылуның гайбәт сүзләренә ышанды. Фәймәне башка белән чуалуда гаепләп, тавыш чыгарды. Хатын исә кабат нахакны күтәрә алмады. 3 яшьлек малаен әнисендә калдырды да җылы якка китеп барды.

Мәхәббәткә нигезләнгән гаилә таркалып, яңалары корылды. Хәлим кабат Миңсылуга өйләнеп, Түбән Камага китеп барды. Фәймә дә кияүгә чыгып, балалар үстерде.

Адресым редакция өчен генә.

Комментарии