ТАҢНАР БИК ИРТӘ АТА

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Инде өченче дистәне ваклап килсә дә, Нурисәнең диңгез буена беренче баруы иде әле бу. Ялга китсәм, көннең көн буена пляждан кайтып кермәм, дигән нияте дә бар иде. Ниһаять, татлы хыялы тормышка ашты! Исәнме, Кара диңгез! Чорлар, дәверләр буена үз исемен, үз йөзен саклап килгән легендар Кара диңгез! Ни хәлләрдә ятасың?…

Әллә кайлардан, ераклардан күрешергә дип йөгереп килгән шаян дулкыннар, аны сәламләп, үз кочагына алды. Кыз карышмады, салмак адымнар белән суга керде дә дулкыннар хозурына бирелде… Тәмам арып, хәлдән тайгач, аяк-куллар инде йөрмәс дәрәҗәгә җиткәч кенә, ярга чыгып, кайнар комга сузылып ятты. Һай, рәхәт тә соң!… Гомерең буе диңгез буенда яшәсәң икән!

– Сәлам, матурым! – дигән яңгыравык тавыш аны уйларыннан бүленергә мәҗбүр итте. Күтәрелеп караса, ни күрсен: чем-кара күзләр елмаеп, аңа текәлгән.

– Исәнмесез?

Нурисә тезләрен кочаклап торып утырды һәм әлеге таныш булмаган егеткә сораулы караш ташлады.

– Таныш булыйк, мин Игорь, – дип дәвам итте чая егет.

– Нурисә!

– Сезне инде баядан бирле күзәтәм. Шәп йөзәсез, Нурисә, – дип, энҗедәй тешләрен балкытып елмайды егет. – Үзем биредә йөзү буенча инструктор булып эшлим. Сезгә кызыклы тәкъдимем бар: дайвинг белән шөгыльләнергә теләмисезме?

– Нәрсә белән?

Әрсез әрекмән кебек ябышкан бу егеткә болай да бераз шикләнебрәк караган Нурисә тиз-тиз әйберләрен җыярга кереште.

– Чү! Тыңлап бетерегез! Дайвинг – йөзү спортының бер төре. Аның ярдәмендә диңгез төбенең моңарчы беркем дә ачмаган серләренә, могҗизаларына төшенергә була. Су төбендәге хозурлыкны бер генә күрсәгез иде Сез, Нурисә!…

Үзенең шундый уңайсыз хәлдә калуына үртәлепме, әллә әлеге чибәр егетнең үҗәтлеге тәэсиреннәнме, Нурисәнең күңелендә тизрәк бүлмәсенә кайтып бикләнү теләге көчәйде.

Ул:

– Ярый, уйлармын, – диде дә кызу адымнар белән ял йортына таба юнәлде.

– Җавап көтәм! – дип кычкырып калды Игорь.

…Кичке аштан чыгып барганда кемдер йомшак кына Нурисәнең беләгенә кагылды.

– Ай, Нурисә, сез нинди гүзәл! Бу комплимент түгел, ә чын дөреслек!

Игорьның үтәли карашыннан кызның бит алмалары кызарып китте.

– Ничек, уйладыгызмы?

Акваланг киеп, су асты мәгарәләрен айкаучы диңгезчеләргә Нурисә һәрвакыт кызыгып һәм сокланып карый иде. Телевизордан гына, билгеле… Ә монда менә үзенә шундый бәхет елмаерга тора. Инде көндез үк “Бәлки, ризалашыргадыр?” – дигән уй, бүлмәсенә кайтып, бераз хәл җыйгач, баш миендә көн буена җыелган барлык кичерешләрне тәртипкә салгач, тагын да көчәйде, куәтләнде, ныгыды.

– Әйе, мин риза, – диде Нурисә, елмаеп. – Ләкин миннән яхшы укучы чыгар дип өметләнмәгез…

– Өметләнү кирәкми, моңа иманым камил, – диде инструктор егет. – Каршы килмәсәгез, бәлки, бүгенге кичне бергә үткәрербез?

…Шәһәрдә Нурисәнең кичләре гел ялгыз үтә, я газета-журнал актарып утыра, телевизор караштыргалап ала да будильнигын гадәтләнгән вакытка шалтырарга куеп йокларга ята. Дөрес, ара-тирә дус кызлары белән кафега, ял паркларына баргалыйлар. Тик анда да кайсының көнче ире чылтыратып теңкәне корыта, кайсының баласы елый, кайсы “свидание”гә ашыга – иркенләп утырырга да өлгермиләр, таралышып та бетәләр… Кичләрнең ялгыз үтүе ара-тирә эчне пошыра анысы, авылга кайткан саен әнисе дә “башлы-күзле” булырга вакыт икәнлеген кат-кат тукып җибәрә. Тик ул “башлы-күз”не каян, ничегрәк эзләп табасын гына аңлатмый!

– Нурисә, нигә эндәшмисез? Сезне бер дә рәнҗетәсем килмәгән иде…

– Ә? Юк, юк, – диде Нурисә, уйларыннан арынып. – Ярый алайса, кичен очрашыйк…

Сөйләшенгәнчә, нәкъ кичке унда ишек шакыдылар… Ял йортындагы иң кәттә егетне үзенә каратуын Нурисә инде башка хатын-кызларның аңа көнләшеп, ачу белән карауларыннан ук аңлап алган иде… Шул кәттә егет бүген аның ишеген шакып басып тора! Хәер, Нурисә үзе дә төшеп калганнардан түгел! Табигать аңа буй-сынны әнисеннән күчергән: төз, сылу гәүдә, нәзек бил, тулы күкрәкләр, мәрмәр тәнгә бик тә килешеп торучы калын кара чәчләр… Ә төскә-биткә Нурисә каплаган да куйган әтисе инде: карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлар, озын керфекләр арасына яшеренгән шомырт кара күзләр, кечкенә генә борын, бер кашык су белән суырып йотарлык уймактай иреннәр… Ирен очына бөек сынчы нәни генә төртке-миң дә куярга онытмаган! Шундый “данный”лары белән бу көнгә кадәр ялгыз яшәвенә күпләр хәйран кала хәтта!

Кыз җете кызыл күлмәгенең билбавын тиз генә бәйләде дә, көзге алдында бер әйләнеш ясап, йөгереп барып ишекне ачты. Ишек артында, я Раббым, әлегәчә ничек игътибар итмәгән, тәненең һәрбер күзәнәгеннән ниндидер серлелек бөркеп, озын буйлы, мәһабәт гәүдәле Игорь шат елмаеп басып тора: көньяк халкына охшаган чибәр йөзенә алсу күлмәге тагын да ямь өсти кебек. Ышанычлы хәрәкәтләр белән Нурисәгә кып-кызыл роза чәчәкләре тоттырды егет. Аларны тиз генә суга утырттылар да урамга ашыктылар. Кичке һава саф, чиста, күкрәкне тутырып сулыйсы да сулыйсы килә. Ерактан ук ишетелеп торучы диңгез шавы үзенә дәшә, мәңге онытылмас мизгелләр, ләззәт вәгъдә итә…

Кулга-кул тотынышып, егет белән кыз көлешә-көлешә, диңгез буена йөгерделәр. Игорь бик ачык күңелле егет булып чыкты, бертуктамый сөйләде дә сөйләде. Әти-әнисе, балачак хатирәләре, мәктәп еллары – бөтенесе бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Дайвинг белән шөгыльләнә башлавына инде алты ел икән. Нурисә, үзе дә йөзүгә мөкиббән кеше буларак, күбрәк шул хакта сорашты. Төннең-төн буена тын да алмый сөйләшеп чыкты алар. “Сез”дән ничек “син”гә күчүләрен дә тоймадылар хәтта. Инде офыкта таң беленә башлагач (биредә таңнар бик иртә ата икән), Игорь бөтен нәзакатен, илтифатын туры китереп, Нурисәне бүлмәсенә озатып куйды…

Нурисә иртән күзләрен ачканда, кояш инде шактый югары күтәрелгән, шаян нурлары тәрәзә пәрдәләре аша үтеп кереп, бөтен бүлмәне ямьгә күмгән иде. Кара әле, бигрәк күркәм бүлмәдә яши икән бит ул! Тәрәздәге алсу пәрдәләр обойга туры китереп, бик килешле итеп тегелгән, сырлап-бизәкләп эшләнгән агач карават янына урнаштырылган кечкенә тумбалардагы лампалар да ал төстә, хәтта идәндәге түгәрәк келәм дә аллы-гөлле чәчкәләре белән балкып, елмаеп ята!

Ул атлас халатын иңнәренә генә элеп, йомшак чүәкләрен киде дә балконга чыкты. Я Хода! Моңарчы ничек игътибар ителмәгән! Якында гына зур төпсез көзгедәй диңгез җәйрәп ята… Ак пыяла валчыклары шикелле эре комга мәрҗән бөртекләре сибелгән… Куш йодрык зурлыгы алтын әфлисуннар пешеп утырган иркен бакчалар пальма урманына килеп тоташа… Җылымса диңгез бризы биттән иркәли… Кошлар сайрый… Күз явын алырлык матурлык, гаҗәеп хозурлык! Аяк астында ком сызгыруын, кошлар моңын, иртәнге җилнең пальма яфраклары белән серләшүен тыңлап, айлар, еллар буе биредә яшәр дә яшәр иде Нурисә! Җәннәт дисәң дә җәннәт инде, ичмаса! Әллә Аллаһы Тәгалә Коръәнне иңдергәндә оҗмахны шушы җирләрнең матурлыгына охшатып тасвирлады микән?!

Нурисә, бүлмәгә кереп, сәгатькә күз ташлады: иртәнге аш күптән узган, сәгать ун тулып бара, тиздән Игорь да килеп җитәр! Ул, суыткычтан алып, ни бар, шуның белән тамак ялгады да очрашуга әзерлек чараларына кереште.

Игорь озак көттермәде, билгеләнгән вакытка Нурисәне килеп тә алды. Дайвинг белән шөгыльләнергә теләүчеләр бер Нурисә генә түгел икән, аларга тагын ике кыз, бер егет кушылды. Көннең көн буена саклану чаралары, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Бары кич авышкач кына, инструктордан суга керергә рөхсәт алынды. Игорь бер генә мизгелгә дә Нурисәдән күзен алмады, туры китереп комплиментлар яудырды, игътибар күрсәтте. Кичне исә алар кабат бергә үткәрде. Бик тә рәхәт, бик тә җиңел иде Нурисәгә! Әйтерсең гомер буе көткән бәхете каршысына үзе йөгереп килеп чыкты.

Дайвинг серләре алай тиз генә ачылып китмәсә дә, янәшәсендә нык иңнәрне тою кызга канатлар үстерде, тора-бара әлеге спорт төренә Нурисә башы-аягы белән кереп чумды. Игорь белән бергәләп алар су асты патшалыгына кабат-кабат сәяхәт итте, нинди генә могҗизаларга юлыгып, нинди генә ачышлар ясамады. Кайткач, иптәш кызларына күрсәтергә дип, диңгез кабырчыкларыннан, төрле ташлардан тулы бер коллекция җыйды Нурисә! Гомеренең өч атналык мизгеле шулкадәр канәгатьлек, шатлык-сөенеч, бәхет китерер дип кем уйлаган?! Игорь белән алар көнен дә, төнен дә бергә – аерылмас “мәхәббәт кошчыкларына” әверелделәр. Тормыш юлында нык ихтыярлы, шат күңелле, җор телле, һәр каршылыкны җиңеп чыгарга сәләтле әлеге егетне очратуы белән бик бәхетле иде Нурисә!

Кыз бөтен барлыгы белән гашыйк булды! Аның һәркемгә бары тик яхшылык кына эшлисе, һәркемгә елмаю өләшәсе килде. Күрче, дөнья нинди гүзәл икән бит! Җиле дә назлы, йомшак, гөлләре дә хуш исле, нәфис, хәтта яңгыры да җылы, татлы икән бит! Киоск янында әвәрә килүче бала-чагага кочагы белән туңдырма таратты, баскычтан менеп килүче әбекәйнең сумкасын күтәреште, сукмакта елап утыручы песи баласын да игътибарсыз калдырмады… Әйе, бертөсле узучы көннәре белән эч пошырган соры шәһәрдә ул боларның берсен дә эшләмәс иде… Ә биредә? Биредә ул күлне-күкне, тау-ташларны күчерергә дә риза! Бары тик сөйгәне генә янында булсын! Беренче карашка бераз әрсезрәк күренгән көньяк егете Игорь шулай үзгәртте аны. Нурисә су асты дөньясына гына түгел, кайнар мәхәббәт дөньясына баш-аягы белән кереп чумды…

Кем белә, бәлки әнисе һәрчак тәкрарлап килгән “башлы күз” нәкъ менә шул Игорь атлы заттыр да әле? Ә нәрсә? “Мәңгегә бергә!” дип вәгъдә бирешмәсәләр дә, араларында киртә булырлык бер генә сәбәп тә юк. “Мөселман өммәтеннән түгел икән”, – дияр инде әнисе. И, соңыннан риза булыр әле… Яшең утызга җитеп килгәндә чыгып баскан, ди, юлыңа бар яктан да килгән мөселман өммәте! Кулын изәп, чакырып тора, ди…

Көн арты көн үтте, аерылышыр минутлар да якынайды. Нурисә иртәгә китәчәк төнне алар бер дә йокламады. Сезон ябылгач, Игорь Нурисә янына Казанга килергә сүз бирде. Кирәк бит, чыгышы буенча Игорьның әбисе Татарстаннан икән!

… Иртәнге диңгез җиле чәчне иркәли, саф һава үзеннән-үзе ургылып үпкәгә керә. Ләкин нишләптер йөрәк гадәттәгедән ешрак тибә. Тәндә җиңеллек катыш яшерен шом. Менә диктор Нурисә очачак рейсны атады. Игорь сылу кызны соңгы тапкыр киң күкрәгенә алды… Хуш, Кара диңгез! Сау бул, Игорь, мәңгелек мәхәббәт!

– Кайтып җитүгә үк шалтырат! – дип кычкырып калды Игорь. Ул да бүген, ничектер, боек һәм кәефсез тоелды Нурисәгә.

…Казанга кайтып төшкәч кенә айнып киткәндәй булды кыз. Гаҗәеп кичерешләр, ялкындай кайнар хисләр бары бер татлы булып кына тоелды аңа. Өн идеме соң бу, әллә кенәме? Игорьның бәрхет тавышын кабат колагында яңарту нияте белән телефонына үрелде.

– Алло! – Трубкада Игорь тавышы яңгырады. – Кем әле бу? Марина, гүзәлем, синме? Юк? Светамы?

– Игорь! Бу мин – Нурисә! Син мине ишетәсеңме?

– Нинди Нурисә? Сез ялгыштыгыз, ахры…

…Нурисә тамак төбендәге төерне көчкә йотып, калтыранган куллары белән, кабат шул ук номерны җыйды.

– Туташ, Сез ялгыштыгыз…

Трубкада өзек-өзек гудок тавышлары яңгырады… Әйе, ялгышкан иде Нурисә, бик тә нык ялгышкан иде шул…

Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Аксубай районы.

Комментарии