Назланып яшәргә хаклы булсак та…

Назланып яшәргә хаклы булсак та…

Автобуста кайтам. Эштән. Кырык биш, илле минутлык юл. Юл тыгыннарына очрасаң, сәгатьтән артык вакытыңны ала. Бу бер якка гына. Көненә уртача ике сәгать чамасы буладыр. Колакта наушниклар. Пауло Коэлионың «Мактуб» дигән китабын тынлыйм. Янәшәмдә өлкән яшьләрдәге бер күркәм генә агай утыра. Карашы кулымдагы газеталар төргәгендә. Елмая. Күренеп тора, сөйләшәсе, нидер әйтәсе килә.

Мин дә аңа карап елмайдым.

– Укырга яратмыйсыз, әйеме! Барыгызның да колакта даң-доң, – дигән була бу, матур, төз тешләрен ялтыратып. Гаепләп сөйләшүе, кемнеңдер бакчасына таш атуы түгел, сүз ялгар өчен генә.

– Мин укырга яратам, абый, ләкин юлда укуы уңайсыз. Шуңа күрә укыйсы килгән әсәремне тыңлап кайтам.

– Нәрсә тыңлыйсың?

– Пауло Коэлио «Мактуб».

– Ә бу гәҗитләр картларгадыр инде. Татарча. – Абзый көрсенеп куйды. Кинаяне аңладым, янәсе, без туган телебездән йөз чөерәбез, татарча укымыйбыз, сөйләшмибез.

– Юк. Кызганыч, безнең картлар юк инде. Урыннары оҗмахта булсын. Үзем укыйм. Таныш авторларның иҗатын күзәтәм, яңалыклар белән танышам, – дип җавап бирәм.

– Кайда эшлисең? Укытучымы?

– Миңа бу сорауны еш бирәләр. Ә мин банкта эшлим. (Көләбез.)

– Син хисапчыга бер дә охшамагансың шул, кызым. Хәер, исәп-хисап хатын-кыз эше түгел ул. Хатын-кыз үзен гаиләгә багышларга, балалар үстерергә, матурлык турында уйларга тиеш. Һич югында мәктәптә, бакчада, ашханәдә эшләргә.

Имәндә икән чикләвек! Абзыйга сынап карыйм. Карашыннан яз җылысы бөркелә. Фикере белән генә килешә алмыйм. Хәйләкәр фикер. Бер яктан карасаң, үзе сине яклый, кайгырта да кебек, ләкин асылда мөмкинлекләреңне чикли, бик тар кысаларга яба төсле.

– Әйе шул, килешәм сезнең белән, абый. Нәкъ менә балалар үстерү, гаилә, матурлык турында уйлау өчен дә хатын-кызга исәп-хисапка тотынырга, тормыш арбасына тулаем җигелергә туры килә, – дигән булам.

– Җигелмәгез! Сезнең мәнфәгатьләрне тәэмин итү – ир-ат эше ул!

– Бүгенге заман шартларында, безнең мәнфәгатьләрне тәэмин итәр өчен, бигрәк тә матурлык турында күбрәк кайгыртып җибәрсәк, бер хатынга, ким дигәндә, өч ир тиеш була бит. Кайлардан гына табып бетерербез икән?! – дим.

Абзый автобус салонын яңгыратып көлеп җибәрде.

Рәхмәт, үпкәләмәде. Уйнап әйткән сүздә дә хаклык бар.

Матурлык турында уйлау, аны булдыру бүгенге көндә уен эш түгел. Матур гаилә кору, матур балалар үстерү, матур табыннар ясау һәм хатын-кызга хас тагын бик күп гади генә матурлыклар турында уйлау да күп көч һәм күп чыгымнар таләп итә. Кешедән ким-хур булмас өчен матур киенергә, башлы-күзле, фатирлы, машиналы булырга омтыла кеше. Белем алу, балаларга сыйфатлы белем бирү дә һәркемнең теше үтәрлек гамәл түгел. Сәламәтлек тә базар икътисады шартларында алыш-биреш итү коралына әверелеп бара. Матурлык та, үзенең элекке әдәби мәгънәсен югалтып, мода, заман шаукымында башка төсмер алды. Шуңадыр аның бәясе дә, мәгънәсе дә бүтән.

«Мактуб» унөченче бүлегенә җиткән. Мин аны ишетмәдем дә, тыңламадым да кебек. Абзый да башка сүз катмады. Үзенең чордашы булырга тиешле кондукторны күзәтеп кайтты. Аның да хатыны, балалары бардыр. Эшләгән хезмәте аларны тиешенчә тәэмин итәргә җитәме икән?!

Безнең уйлар бер болында, бер тирәдә адашып калды. Мин чираттагы тукталышта автобустан төшәргә юнәлдем. Абзый моңсу гына елмаеп, баш кагып хушлашты. Аның фикере сабый баланыкыдай саф, чиста булган! Ул мине оныкларын, кызларын кайгырткан күк, матурлык турында уйлап, назланып яшәргә хакым булуын гына искәртмәкче булган, күрәсең. Бусы өчен аерым рәхмәт!

Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Әгерҗе районы, Кырынды авылы.

Комментарии