- 23.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Чаллыда татар телендә эшләүче радиода байтактан реклама бара: «Ноябрьдә әниләрегезне 20 процент ташлама белән нибары 400 сумга котлый аласыз». Үземне 20 процент ташлама булган өчен генә тәбрикләмәячәкләрен белсәм дә, мөхәррир шушы рекламаны укыган саен, күңелемдә ризасызлык туа. Олуг аналар исеме белән янәшә 20 процент, 400 генә саннарын йөрәк тә, аек акыл да кабул итми. «Акция бара, шалтыратып белешә аласыз», – дияр иде инде бик кирәксә, тәрбияле автор. Җиде-сигез ел элек шул ук радиодан өч-дүрт яшьлек сабыйның: «Әбием, мин сине беркайчан да ташламам», – дигән искиткеч матур яздырылган, ләкин урынсыз, өлкәннәр язып биргән сүзләре яңгырый иде инде. Сабыйга инде аңлаттылар: өлкәннәрне ташлап калдырсаң да була, алып барсаң да була.
– Әни, без сине ташламабыз, – кебек мәгънәсез сүзләрне түр башында утырган юбиляр әниләренә әйтүче чәчләре чалара башлаган балалар үзләренә атап әйтеп, читтән тыңлап карасалар, ни диярләр иде икән? Салам көлтәсе яисә утын пүләне түгел бит инде әти-әни ташлап калдырырга яки калдырмаска.
Бу уңайдан күпләргә сабак булырдай сабый сүзләрен гәҗит укучыларга да җиткерәсем килә. Инде бер ай хәтеремнән чыкмый бу вакыйга. Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда, танылган сәхнә остасы, шәһәребезнең Мактаулы гражданы Гөлзада ханым Рзаева, ел саен, озак еллар үзе белән бергә сәхнә тоткан җырчыларны, үзешчәннәрне һәм яшьләрне җыеп, инде киткәннәрне хөрмәт белән искә алып, матур бер хәтер-хатирә кичәсе үткәрә. Быел да шулай булды. Ул сәхнәдә булган кичләрдәгечә, дүрт яшен тутырып килүче бик якын күршем, дустым Сафия, гадәттәгечә, кунакка керде. Көн яңалыкларын сөйләшеп, тәмләп чәй эчкәннән соң, кичебезнең икенче өлешен билгеләргә керештек: бүген нишлибез?
– Әби рәсемен ясыйбыз, – диде.
– Әйдә, Сафия, туган көне белән котлап язып та куйыйк.
– Мин котладым инде аны.
– Син бит сүзләр белән генә котладың, ә бу открытканы ул син зу-у-у-р үскәч тә алып укыр, сиңа, синең кызыңа да күрсәтер.
– Кызыма түгел, малаема. Мин малайлар белән уйнарга яратам.
Килешми хәл юк. Портретына өстәп, Гөлзада ханымны эштәге кәнәфиенә «утыртып» та ясады. Китте язып… кулына күз иярми. Хәрефләрнең ниндилеге аңлашыладыр инде. Һәрбер теләк аерым юлда.
– Әбием Гөлзада Мухаметовна, мин сине бик яратам, мин сине хөрмәт итәм, мин сине беркайчан да ташламам, – диде дә, карандаш тоткан уң кулын «юк, дөрес түгел» дигәндәй селкеп: «Алай түгел», – дип, яңадан язып китте.
– Әбием, мин сине беркемгә дә бирмим.
Мондый матур теләкләрне Гөлзада ханым укырлык та итәсе килә бит инде.
– Әйдә, Сафия, мин татарча да язып куйыйм, әбиең сөенсен.
Сүзен-сүзгә әйтеп яздырды. Әмма «ташламам» сүзе юк иде. Сабый Сафиянең ихлас сүзләре «Безнең гәҗит»не укучылар өчен дә уйланырга, мәҗлес-табыннардан, котлаулардан «ташламам» сүзенең юкка чыгуына бер сәбәп булсын иде.
1. «Әти, әни, мин сезне ташламам».
2. «Әти, әни, исән-сау булыгыз, борчылмагыз, мин сезне үзем тәрбияләрмен».
Үзегезнең кайсысын ишетәсегез килә? Әллә сабый Сафия әйткәне күңелегезгә якынракмы?
Сайлау сезнең иректә.
Наилә ВИЛДАНОВА.
Чаллы шәһәре.
Комментарии