Беренче урында кем: ирме, баламы?

Ирина белән ире арасында мәктәп елларыннан ук мәхәббәт кабына. Озак вакыт бер-берсен сынап йөреп өйләнешә алар. Өч елдан соң уллары Тимофей туа. Бала туу шатлыгыннан очып йөргән ирне бер ай дигәндә алмаштырып куялармыни: өйгә соңга калып кайтулар ешая, Ирина белән аерым йоклый башлыйлар, ялларда чыгып китү ягын гына карап йөри… Беркөн ир әйберләрен җыя да бөтенләйгә чыгып китә. Китүенең сәбәбе: «Бала тугач, син үзгәрдең, миңа игътибар итми башладың. Миңа мондый хатын кирәкми!»

Хәзер ике балалы хатын белән яхшы гына яшәп ята ул.

Һәр гаиләдә бала тугач үзгәрешләр башлана. Өйдә генә түгел, мөнәсәбәтләрдә дә. Безнең табигатьтән бирелгән инстинкт шулай эшли: бөтен вакыт, бөтен наз, мәхәббәт шушы балага юнәлә. Ризык төрләндерергә, өй җыештырырга, иргә түгел, үзеңә көзгегә карарга вакыт юк. Барысына да бер аклану бар: «Мин бала карыйм бит, ул аңлар әле!» Ә ир аңлыймы? Ул сезгә баласын караган өчен рәхмәтле, тик сезнең арада булган хисләрне ул гына тотып тора аламы?!

Хатын-кызның төп вазифасы ана булуда, балалар тәрбияләүдә диярсез. Килешәм. Тик бу дөнья тоткасы – балаларда дигән сүз түгел. Балаларны тәрбияләүнең иң уңышлы юлы – үзеңне тәрбияләү ул. Ә балалар бар эшне дә бездән күреп кабатлый. Исегездәме, әнинең ашарга әтине көтүен – без дә шулай эшләдек, әти утырып ашый башламыйча без ашамадык, иң элек аның каршына ризык куелды. Мөһим карар кабул итәр алдыннан әтинең фикерен сорарга кирәк иде. Әниләр безгә гаиләдә ир кешене беренче урынга чыгарып күрсәтте. Күз алдына китерегез, завод хуҗасы урынын бер генә көнгә гади эшче хезмәткәр ала. Ул биредә тәртип урнаштыра алырмы? Бу заводта эш тиешле дәрәҗәдә барырмы? Юк әлбәттә. Тормышта да, гаиләдә дә гармония һәркем үз урынында, тиешле вазифаларын башкарганда гына барлыкка килә. Ирен беренче урынга куймаган хатынның балалары да әтиләрен беренче урынга куймый, гаиләдә бала теләгәнчә генә, аның кушканнары гына үтәлеп барса – тәртип булмый, буыннар арасында булырга тиешле дистанция бозыла.

Балалар безгә Аллаһ тарафыннан вакытлыча әманәт итеп бирелгән. Аларны ничек тәрбияләвебез, аларның нинди кеше буласы бездән тора. Вакыты җиткәч, алар бездән китәчәк. «Балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга серләрегезне сөйләмәгез» (Әнфәл, 28). Аллаһы Тәгалә Коръәндә балаларга тулаем ышанып бетәргә, аларга серләрне сөйләргә кушмый. Ә үзебезнең төп бурычны башкарырга – дини тәрбия бирергә куша.

Хатын-кыз ир кеше белән генә чын-чынлап бәхетнең нәрсә икәнен аңлый, аның белән генә чын-чынлап ачыла ала. Бу темага бер язма укыганда кызыклы бер чагыштыру китерелгән иде. «Гаиләдә урыннар машинада баргандагы кебек бүленергә тиеш», – ди автор. Рульдә – әти кеше, аның янында – әни, арткы утыргычта балалар утыра».

Иң ышанычлы, кыйммәтле белем – тормыш биргән тәҗрибә, тормышта алган үрнәк. Иң бәхетле балалар – әти-әнисе бер-берсен яраткан, хөрмәтләгән гаиләдә үскән балалар. Балаларга бәхетле әти-әни кирәк, ә алар өчен генә сакланып килүче гаилә түгел. Балалар барысына да бик сизгер. Һәм монда сорау аерылышырга, әллә балалар өчен генә гаиләне саклап калырга дип куелмый. Җавап шунда, беренче булып хатын-кыз бу кечкенә чакта уйнаган өйле уены түгел (хәтерләсәгез, анда без һәм курчаклар гына, ә әти кеше юк) икәнен аңларга тиеш. «Өйдә» чын ир-ат барлыкка килгән икән, безгә зирәк хатын-кыз булырга вакыт җитте дигән сүз.

Энҗе НОГМАНОВА.

Мәскәү шәһәре.

Комментарии