Синдә ана хисе юк!

Биектау районыннан исемен язмаган 27 яшьлек хатын, ана капиталына кызыгып, икенче баласын табуы һәм ул сабыйга нибары 6 ай гына булуы турында яза. Аның язуы буенча, ире вакыт-вакыт өйгә исереп кайта, хатынына кул күтәргән чаклары да була икән. 27 яшьлек ханым: «Икенче баланы яратмыйм, инде нишләргә белмим, яратмаган баланы кая куярга?» – дип зарлана.

Син, акылың булса, фәкать 6 айлык балаңны сөеп, тукландырып үстерергә тырыш. Яман хыялларга бирелмә. Син үзеңнең ана, адәм баласы икәнлегеңне онытма! Кайбер хатын-кызларның, ирләре булса да, гомер буе баласыз яшәвен ишеткәнең бардыр.

Тавык 15-20 чебешен ташламый, ана эт 5-6 баласын көн-төн йөгереп имезә. Синдә үз балаларыңа карата шул тавык, эттәге кадәр дә миһербанлык юкмы?! Теләгем шул: балаларыңны сукмый-какмый үстер, укыт. Иреңне дә, сине дә якламыйм. Эчү белән мавыккан кешегә эчү өчен сәбәпләр күп. Андый аталарда оят, намус юк. Балалары каршындагы бурычларын да уйламый андыйлар.

Якын туганнарың белән киңәш. Балаларыңны уйла, аларны ташлама, ятим итмә. Якты дөньяга килгән сабый балаларда нинди гаеп бар, 27 яшьлек ханым?..

Рәүф ГАБДЕРӘШИТОВ.

Алабуга шәһәре.

Бар да үтәр…

Бу язманы укыгач, күзләремнән яшь акты. Сеңелем, дөньяга яңа туган балага шундый начар мөнәсәбәтегездә, минемчә, эчкече ирегез гаепле, ә баланың гаебе юк. Сез аны акча өчен генә тудыргансыз – бу сүзегез өчен Ходайдан каргыш аласыз, балагызның күз яше төшәр. Әгәр дә ул баладан котылып, рәхәт күрәм дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул бала Ходай бүләге булып якты дөньяга килгән, ә сез кара күңелегез белән бөтен дөньяга аваз саласыз. Сездә ана хисе дә, кешелек хисе дә юк дисәм дә ялгышмам. Бәлки сез картлык көнендә шул бала кулына калып, рәхәт чигәрсез. Кешенең киләчәге ана карынында, балага җан иңгәндә үк Аллаһ тарафыннан мөһер сугып, билгеле була. Аллаһыбыз: «Әй бәндәм, син дигәнчә булмый, мин дигәнчә була», дигән. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Яман уйларыгыз белән шайтан юлына кермәгез!

… Мине дә әнием карынында вакытта ук төшерергә уйлаган. Моның өчен ул күп итеп «хине» таблеткалары эчкән. Шуннан агуланып үлә язган. Ходай рәхмәте белән әнине коткарганнар. Алладан вакыт җитмәгәч, мин исән-сау туганмын. Шулай да елак булганмын. Берсендә әти белән әни мине мунчага илтеп куйганнар. Димәк, чыннан да, артык бала булганмын инде. Үскәч мин 8 бала арасында иң яратканы идем. Үземнең хәзер 4 балам үз тормышлары белән яши. Инде 5 оныгым, 2 оныкчыгым бар. 36 яшемдә тол калдым. Шул 4 баланы ялгызым тәрбияләдем. Олысына 12 яшь, кечкенәсенә 9 ай гына иде әле. Ходай ярдәме белән барлык начарлыклар да узды. Сезнең дә узар, сабыр булыгыз.

З.ГЫЙМАТДИНОВА.

Югары Ослан.

Комментарии