Кызлардан оялам

Кызлардан оялам

Ике хатын белән яшәүче ир турында укыдым да язарга булдым. Ул ике хатынны зур проблема дип атый, ә мин әлегәчә өйләнә алмыйм. Миңа 28 яшь. Авылда яшим. Бер яктан әле миңа өйләнергә дә иртә кебек, ләкин авылдагы башка өйләнми калган ирләргә карыйм да куркып калам: мине дә шундый язмыш көтмиме?! Инде әти-әни дә өйләнү турында гел әйтеп тора башладылар. Мин эчмим, тартмыйм, колхозда эшләсәм дә, гади тракторчы гына түгелмен. Шулай булса да, авылга кайтырга атлыгып торучы кызлар юк. Бәлки, алар авылга кайтырга да ризалашыр иде, ләкин алар каенана белән яшәргә теләми. Ә мин, бердәнбер малай буларак, әти-әниемне дә ялгыз калдырырга теләмим.

Икенче проблемам шунда: мин кызларга якын килергә, алар белән танышырга, сүз башларга куркам. Мине ошатып йөрүче бер кыз бар-барын, ләкин ул миңа бөтенләй ошамый. Үземә ошамаган кеше белән гаилә дә корасым килми…

Айдар.

Әлмәт.

Бу хатка Казан шәһәренең «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

Кызлар авылга кайтырга теләми дисез дә, ләкин арада авылда яшәргә риза булган кызлар да бар, аларны таба белергә генә кирәк. Хәзер моны өйдән чыкмый да эшләргә мөмкин бит. Интернет дисеңме, радиода да СМС җибәреп танышырга мөмкин булган төрле тапшырулармы, газетада игълан бирүме…

Ә менә каенана белән яшәү проблемасына килгәндә, һәр гаиләнең үз почмагы булырга тиеш. Янәшәдә генә үз йортыңны салып куйсаң (шул ук авылның башка бер почмагында булса да ярый) яки шул йортны ике өлешкә бүлеп, бер ягын үзеңнең йортың итеп җиһазласаң, ул азмы-күпме аерым тормыш һәм шул ук вакытта әти-әниең янәшәсендә дә яшәү булыр иде. Син барыбер гел әни итәгенә генә ябышып ята алмыйсың, шуңа күрә мөстәкыйль рәвештә гаилә кору һәм киләчәктә килеп чыгасы проблемаларны булдыра алганча киметү өчен, үз почмагыңны булдырырга тырыш.

Кызлар белән сүз башларга куркуыңа килгәндә, без ничә яшьтә генә булсак та, характердагы үзенчәлекләр – бар да балачактан килә. Әгәр хатын-кыз тормышында беренче ир-ат – ул аның әтисе булса, ир бала тормышындагы беренче хатын-кыз – аның әнисе. Гадәттә, кызлар белән танышырга курка торган егетләрнең балачактан килә торган ниндидер психологик травмасы бар. Күпчелек очракта, аларның әниләре бик усал, гел барысын да контрольдә тотучы булып чыга.

Егетләрнең күбесе кызлар каршында болай да җебеп кала: уч төпләре тирли, каушый, кызара… Ә монда әле әни образы каядыр тирәндә, эчке аңда яшеренеп яткан да, ачуланып тора: «Алай эшләмә, тегеләй итмә, болай карама, моны сөйләмә…»

Мондый очракта психологка барып, индивидуаль эшләргә кирәк, чөнки белгеч сезнең балачагыгызга караучы сораулар биреп, проблеманы ачыкларга һәм ярдәм итәргә тиеш.

Ә болай дәвам итсә, кызлар белән танышуыгыз нәкъ менә актив һәм сүз сорап кесәгә керми торган кызны очратканда гына килеп чыгачак. Яки әниегез сезне үзе үк кызлар белән таныштырачак.

Миңа килеп ярдәм сораучы егетләрнең күбесе: кызлар белән аралашырга өйрәнергә, уртак тел табарга ярдәм итегез әле, диләр. Бу очракта, 100 процент уңыш бирердәй, ниндидер кагыйдәләр исемлеге юк ул. Андый танышулар гел отышлы була да алмый. Егетләргә бары тик шундый гына киңәш биреп була: бар кызларга да ошарга, бөтен яктан да идеаль булып күренергә тырышмагыз. Бар әйбер чамасын белеп эшләнергә тиеш. Кызларга кайчакта бүләкләр ясарга, аны кинога алып барырга кирәк, әлбәттә, ләкин аның өчен әкияттәге алтын балыкка әверелеп, бөтен теләкләрен канәгатьләндерергә кирәкми. Аны гел көлдерәм яки аңа гел кызык булсын дип, үзеңнән клоун ясау да яхшыга илтми.

Кайбер егетләр, кызлар белән аралаша белмәүләре аркасында, шунда ук мәхәббәт турында сөйли һәм төрле мәхәббәт тулы СМСлар яза башлый. Алар дуслашып йөрү, үзара аралашу дигән мөнәсәбәтләрне белми. Кызларга: «Миңа синең белән рәхәт, син миңа ошыйсың кебек», дуслык һәм мәхәббәт арасындагы сүзләрне дә әйтеп, үзара якынаеп, арадаш мөнәсәбәтләр кора белү кирәк. Ә турыдан-туры мәхәббәт турында сөйли башлау – бу кызлар өчен бик җитди әйбер һәм алар мәхәббәт сүзләрен эчке аң аша өйләнешү, гаилә кору кебек кабул итә башлый. Әгәр син аның белән бер ел сөйләшеп йөрисең, һаман мәхәббәт турында әйтәсең, ләкин әле дә гаилә кору турында сүз кузгатмагансың икән, кыз уйлана башлый: «Әһә, бу матур сүзләр генә сөйли белә икән, бу шуннан арыны булдыра алмый икән», – ди һәм… китеп бара.

Егетләр, гадәттә, тышкы кыяфәткә, акчага басым ясый һәм шул ягын кызларга күрсәтергә омтыла. Кызларга сезнең тәрбиягез, акылыгыз мөһим булуны да онытмагыз. Хәзер хатын-кызлар психологиясен өйрәнергә мөмкинлек бирүче китаплар бик күп бит. Укыгыз, өйрәнегез һәм авыр хәлдә калмассыз.

Шулай ук тагын бер момент: үзегезгә нинди кыз ошавын алдан ук анализлап, билгеләп куегыз. Әниегез кебек кызны кияүгә алыр идегезме? Сезгә үз гаиләгездәге мөнәсәбәтләр ошыймы, әллә аларның башкачарак булуын телисезме? Бәлки, әтиегез усал әни янәшәсендә «үкчә астында» яшәгәндер һәм сез алай булуын теләмисездер? Димәк, сезгә йомшаграк кыз кирәк булып чыга.

Усал әни янәшәсендә үскән егетләрнең күбесе киләчәктә хатынга буйсынып, аның сүзеннән чыкмыйча яши. Шуңа күрә хәзер үк булачак хатыныгызны күзалдына китереп, шул образга туры килердәй кызлар белән генә танышырга омтылыгыз. Ләкин андый очракта, сезгә үзегезгә кыю булырга һәм инициативаны кыз кулына бирмәскә өйрәнергә кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии