Бергә булырга язмаган!

Сәлим белән Хәлимә бер-берсен яратып озак йөрделәр. Аларның өйләнешү турындагы хәбәренә дә беркем аптырамады.

Менә ул таң атты. Сәлимнәр ягында да, Хәлимәләрдә дә туй шатлыгы иде. Хәлимә ак челтәрле күлмәгеннән күзен ала алмады, бигрәк гүзәл иде шул. Аның Сәлим белән корачак тормыш юлы да шундый матур булсын иде. Тик…

Сәлим кызны ак күлмәк кигән хәлендә ташлап калдырды, алырга килмәде. Авылда: «Сәлим Зифага өйләнгән», дигән хәбәр таралды. Бу сүз җил тизлеге белән Хәлимәләрнең өенә дә килде. Нәрсә дигән сүз бу? Кыз күңеле белән шулай ямьсез шаярырга кемнең башына килгән?

Ләкин бу хак иде. Кыз күктә ай калыкканчы өметен өзмәде, ә аннары, ак күлмәге эчендә, күз яшьләреннән буылып йоклап китте…

Бу хәл Хәлимәләрнең өен генә түгел, ә бар авыл халкын тетрәндерде. Сәлимнең нигә мондый карарга килүен беркем белмәде, үзе дә сөйләп йөрмәде. Берни дә булмагандай, Зифасы белән яши бирде. Зифаның да болай ябышып чыгуын беркем аңламады. Ләкин аларның тормышы матур гына үз көенә тәгәри башлады. Бер-бер артлы алма битле ике кызлары туды…

Хәлимә исә бүтән кияүгә чыгу түгел, егетләр ягына борылып та карамады. Сөеклесенең тормыш итүен читтән генә күзәтте. Сәлимне исерек хәлдә күрсә дә, эче поша иде. Бик ярата иде шул ул аны, хәтта аның башка берәү белән яшәвенә дә күнекте. Күнекми ни хәл итсен?! Һәрберсенең үз тормышы, үз язмышы… Ә бит барысы да ничек матур башланган иде. Уртак мәхәббәт, уй-хыяллар…

Тормыш алга таба дәвам итте. Ләкин беркөн: «Зифа үлгән», дигән хәбәр бар авылга таралды. Нәни кызларын, Сәлимен калдырып Зифа мәңгелеккә күзен йомды. Авыл халкы: «Сәлим бу балаларны ничек итеп аякка бастырыр инде?» дип торганда, Хәлимә бу йортка килен булып төште. Дөресрәге әни булып. Хәлимә Сәлимне шул балалар хакына кичергәндер, мөгаен. Ходай аңа үз баласын табарга насыйп итмәгән. Аңа бу сабыйлар да үзенеке кебек, ул бит Сәлим балалары. Кызлар аңа «әни» дип эндәшә башлады. Алар тапкан әниләрен хәтерләми дә иде инде. Бик бәләкәй иде шул алар, әниләрен югалтканда. Шулай да, Хәлимә аларга Зифа турында гел сөйләп торды. Моны ишетеп торган Сәлимнең Хәлимәгә хөрмәте тагын да арта иде…

Үлем бу йортка кабат аваз салды. Сәлим вафат булды. Хәлимәгә ике нәни кызын калдырып, ул да китеп барды. Шулай язгандыр инде, аларга бергә булырга язмагандыр. Сәлим белән уртак мәхәббәт җимешләре дә булмады, ичмасам. Авыл халкы: «Хәлимә бу балаларны карамас инде, үзенеке түгел бит, үгиләр», диеште. Кая ул, Хәлимә бу турыда уйларга да курыкты. Яшьлегенең чәчәк кебек вакытында иренең беренче хатыныннан калган балаларын аякка бастыру өчен тырышты. Аларны тормышлы иткәч, алардан игелек тә күрергә өлгермичә, үзе дә вафат булды. Балалары бик игелекле, гадел һәм кешелекле булып үскәннәр. Алар турында: «Хәлимә җимешләре» диләр. Алар әтисе һәм ике әнисе каберенә еш кайталар һәм Хәлимә әниләренә баш ияләр…

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА.

Саба районы, Сатыш авылы.

Комментарии