Игълан буенча очраган бәхет

«Безнең гәҗит»тә дә танышу белдерүләре чыга. Ул белдерүләр аша танышкан кеше бардырмы, юкмы – белмим. Ә менә минем очрак үзенчәлекле булуы белән игътибарга лаектыр. Мин бүген бәхетле, ә иремне белдерү аша таптыммы, очраклылыкмы, әйтә алмыйм. Минем вакыйга башкаларга да кызык булыр, дип, аны «БГ» укучыларына да сөйләргә булдым.

Беренче ирем белән озак яшәмәдем. Яшәрлекмени аның белән, өйләнешкәнче игътибарлы, кайгыртучан, әдәпле булган кеше, туйдан соң 1 ай да үтмәде, алыштырып куйдылармыни?! Бер урында да озаклап эшләми, куалар. Ялкау кемгә кирәк… Өйдә дә гел диван саклый, көн-төн телевизор каршында. Әле авызы да кыек. Эшләгәне ашарына түгел, аракыга, тәмәкегә дә җитми. Өйдә көн дә тавыш. Ялкау, хөрәсән булса да, миннән таләп итә белә. Куып чыгардым. Әнисенә кайтып ял итеп ятсын. Эшләп алган фатирым, ул миңа килеп яши генә башлады. Әле ярый балага узарга өлгермәдем.

Менә шулай ялгыз калдым. Инде нишләргә, белгән-күргәннәр арасында күңелгә ятышлы ирләр юк. Аннан инде яшьлек чаялыгы да җитми, ул миңа килешми дә. Башкалар кебек танышу сайтларына кереп утыра башладым. Бар да үз-үзен мактый. Идеаль кешеләр инде. Яман гадәтләре дә юк, шаяннар һ.б.лар. Менә шундый идеаль ир белән шактый аралашкач, очрашырга килештек. Җиңү паркында мәңгелек ут янында күрешәсе иттек. Мин бизәндем, чәчләремне ясаттым. Көзге каршында үзенә үзе сокланып чибәр ханым елмаеп басып тора. Мондый ханым кемгә ошамас икән, дим үз-үземә.

Барып бастым билгеләнгән урынга. Иртәрәк килгәнмен ахыры. Бер ир килеп чыкты да:

– Сез мине көтмисезме? – дип эндәште.

– Рамил булмасагыз, сезне түгел, – дим.

– Кызганыч, мине көтмәвегез. Мин Рамил булмавым өчен бик үкенәм, – дип ир читкәрәк китеп барды.

Мин дә үкендем, аның Рамил булмавына. Никтер, аңа баштан ук күзем төште: озын буйлы, әдәпле, интеллигент икәнлеге йөзенә чыккан.

Килде, мин көткән Рамил. Тик ул интернетта язышканча, үзен мактаганча түгел. Ямьсез дә түгел, тик төксе, тәрбия җитмәгәнгә охшаган. Сөйләшүе дә күңелгә ятмады. Ерак түгел кафега кереп утырдык. Саранлыгы да бар икән. Моннан ничек итеп җайлы гына котылырга дип, 2 сәгатьне көчкә түзеп үткәрдем. Аннан, миңа вакыт, дип ашыгып китеп бардым. Никтер аягым тагын шул парк ягына тартты. Фатирым юлның ул ягында булмаса да… Йә Хода…

– Мин сезне күрермен, дип өметләнмәгән дә идем инде, өстәвенә ялгызыгызны гына, – дигән тавышка борылып карасам, теге ир.

Мин дә елмаеп эндәштем. Сөйләшеп киттек. Ул мине йортыбызга кадәр озатып куйды. Менә аның белән булган вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Без инде ярты ел бергә яшибез. Тиздән балабыз булачак. Мин аның белән бик бәхетле. Баксаң, ул да белдерү буенча килгән танышырга. Тик сөйләшкән кешесе килмәгән. Ул да өйләнеп аерылган. Тормышлары барып чыкмаган. Гыйнвар башында танышуыбызга 1 ел була. Инсаф, мин сине яратам, безне Ходай үзе таныштырды. Һәркемгә бәхет шулай елмайсын иде.

Алсу.

Комментарии