- 22.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
(Чын хикәя)
Хәйдәр беренче курста ук бергә укучы Аня белән дуслашкан иде инде. Әтисе татар, әнисе урыс милләтеннән, яшь баласы белән өйдә утыра. Хәзерге заманда кырыктан узгач, җитмәсә Анядан башка тагын кияүдәге бер кызы була торып, бала табарга батырчылык итүенә беребез дә аптырамады анысы.
Аняны барыбыз да яраттык.
Яшерен-батырын түгел, яшьләр хәзер үбешеп кенә йөрмиләр инде. Аня да еш кына Хәйдәрләрдә кунып кала, дачаларында да була, гаиләнең үз кешесенә әверелеп, кыскасы, законсыз булса да ир белән хатын булып яшиләр. Дустым улын хәзердән үк законлы рәвештә үк өйләндереп тә куяр иде, гаиләсен түгел, үзен дә туйдырырлык акча эшләми бит әле ул.
– Аня, укып бетерегез, аннан соң мөнәсәбәтләрегезне законлаштырырсыз, хәзердән үк паспортыгызга мөһер сугылса, сине укыту да минем өскә төшәчәк, син болай да безнеке бит, түз инде, – дип кызны тынычландырып торды ул.
Хәйдәрнең бу вакытта әтисе үлеп, гаилә йөген тарту бер әнисе җилкәсенә төшкән чак иде шул.
Улының килгән ягын да, килмәгән ягын да белә дустым. Ә ир-атның иң әйбәт дигәне дә вакыт-вакыт мөгез чыгарып тәртәгә тибәргә ярата. Улы дуслары белән салып йөрергә ияләшмәсен өчен аңа унсигез яшеннән машина алып бирде. Ул машина белән күргәннәрен сөйләп йөрергә яратмаса да, ничә тапкыр юл һәлакәтенә эләккәнен, правасын алдырганын, акча түләп яңа права булдырганын, шул җилбәзәк малайдан ничек кеше ясарга тырышканын, шикле төркемнәрдән аерып алыр өчен мәктәпнең соңгы ике елын ерак районда укытып бетергәнен – барысын да белеп торам.
Улын чиксез яратса да, аның әнә шул борчу-мәшәкатьләреннән туйганга, башыннан уздырганга, дустым Аняга улына бик ышанмаска яраганын, хәтта аны ташларга да куша иде. Ә Аня андый чакларда:
– Яратам шул аны, – дип кенә куя торган иде.
Дустымның шулай диюе кызны гына түгел, үзен дә чираттагы борчу-хәсрәттән сакларга тырышуыннан иде. Әниләр түзә, хәзерге хатыннар ирләренең башбаштаклыгына түзәргә гадәтләнмәгән. Хәзергә ул аның бер начар ягын да күрми шул әле. Берзаман аның да күзе ачылачак бит. Ул чагында түзеп тора алырмы соң? Һәрвакыт лидер булып, бер башка өстен булып яшәргә күнеккән Хәйдәр хатынга баш иеп яши алыр микән? Гаиләдә йә ир, йә хатын баш була. Икең дә баш булырга тырышсаң, бетте инде ул. Аняда да лидерлык, башкалардан аерылып торырга тырышу кебек сыйфатларны башта ук күреп алды ул.
Кем инде яраткан кешесе турында начар сүз әйттеләр, дип, аңа ышана? Аня да ышанмады бугай. Ә дустым улының алга таба аңа өйләнер өчен түгел, вакыт үткәрер өчен генә йөрүен, аңа өйләнергә бөтенләй дә нияте югын сизенә иде. Бары тик аны турыдан-туры гына әйтә алмады.
Хәер, элек тә Хәйдәр:
– Мин утызга җитмичә өйләнмим, – дип әйткәли иде бит.
Ул чагында Аня аны көлемсерәп кенә тыңлап куя. Ничек инде өйләнмәсен. Күптән бергә яшиләр бит! Мөһернең монда әһәмияте юк. Укуын гына бетерсен, баласын да табачак, паспортына мөһере дә булачак!
Инде хыялның тормышка ашарына күп калмаган да кебек иде. Тик Хәйдәрнең уйнап кына әйткән шикелле тоелган сүзләре чынга аша башлагач, кыз уйга калды. Ул үзенең соңгы, иң көчле аргументын эшкә җикте. Ә андый вакытта ул аргумент – балага узу.
Хәйдәр, моны белгәч тә:
– Барыбер өйләнмим! – дип кырт кисте.
Дүртенче курсны тәмамлаган чаклары иде аларның.
– Ярар, өйләнмәссең дә инде, ул туасы баланы нишләтәсең? – диде әнисе.
– Мин бит аңа өйләнәм димәдем! Ул үзе миннән башка хәл итеп куйган.
Күршем акыллы хатын, кайнар мәхәббәтнең дә билгеле бер вакыттан соң сүрәнәеп, кайчагында бер-береңнән туеп киткән чаклар булуын да, артык яратышмый өйләнешүчеләрнең дә соңыннан менә дигән итеп яшәп китүләрен күргән дә, үз башыннан да кичергән кеше буларак, улын өйләнергә ризалаштырды. Кызның әти-әнисеннән барып сорады, ә алар биш куллап риза. Аллаһы Тәгалә каршында никахлы ир белән хатын булып яши башладылар, зур булмаса да, бик якыннар гына җыелышып туе да ясалды. Туй күлмәге кигән киленнең биш яшьләрендәге сеңлесе дә яныннан китмәде.
Дустым башта ук:
– Безнең гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәләр, син дә татарча өйрән, – дигәч, бик матур итеп татарча сөйләшә башлаган Аня никах вакытында мулла кушкан Әнисә исемен бик ошатты. Кызы тугач, аңа Әминә, дип куштырды.
Инде теләгенә ирешкәч, матур гына яшәргә иде дә соң… Тик улы һаман тәртәгә тибә, килен дә әти-әнисеннән аерылып китә алмый, юк сәбәпне бар итеп, баласын күтәрә дә шунда китә, еш кына кунып та кала башлады. Аня юкта Хәйдәр буш вакытын төнге клубларда, кафеларда үткәрә. Эшли башлагач, акчаны үзе таба, әнидән сорап торасы юк. Кайтмый да калгалый. Хатын юкта аулак калган ирләрне кулга ияләштерүчеләре дә була бит аның. Дустым киленгә төрлечә аңлатып та, әйтеп тә карый. Тик барыбер файдасы юк. Иренең маҗараларын ишеттерүче киң күңелле кешеләр дә табыла бит аның, андый чакларда кара тавыш куба кубуын. Көнләшми дә түгел. Аня өйдә чагында да кайтмаган чаклары ешайды.
Аптырый күршем. Аннан соң:
– Хәзер яшьләрнең тормышы безнеке кебек түгел шул, – дип аларны яклап та ала.
Тора-бара Әнисәнең китүләре тагын да ешайды, бер генә кичкә түгел, берничәшәр көн дә кайтмый башлады. Тормышларының рәте бөтенләй китте. Шулай да ун елдан артык яшәп интектеләр әле. Хәйдәрдән дә тиз генә аерыла алмады.
Тик барыбер һәр нәрсәнең ахыры була. Акылга утырып, очраклы хатын-кызлардан туеп, инде тотрыклы гаилә тормышында яшәргә тәмам өлгереп җиткән Хәйдәр үзе Аня-Әнисәне кире кайтарыр өчен берничә мәртәбә талпынып карады әле. Ә Аня әнисенең фатирын сатып, кредитка батса батты, ике катлы зур йорт сатып алды, кабат кияүгә чыгып барысы да бергә шунда яши башлады. Аңа карап элекке каенанасы белән арасы өзелмәде. Ул аңа, элеккечә яратып: «Әни», – дип эндәште, Әминә дә еш килеп йөрде, татар мәктәбендә укуын дәвам итте.
Аняның малае туганын белгән Хәйдәр дә бүтәнгә өйләнде. Начар кыз түгел, тик Аня белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Кайчагында Хәйдәр:
– Бигрәкләр дә надан инде, бер сүз сөйләшеп булмый, – дип әйткәли. Әнисе аңа:
– Акыллысының кадерен белмәдең, үзең сайладың, яшә, хатын белән өйдә сәясәт турында сөйләшеп утырмыйлар инде, – дип кенә куя. Хәйдәргә авыр сулаудан башка чара юк.
Кырык яшьлек Хәйдәрнең дүрт яшьлек улы бар. Бик ярата ул аны. Хатынының зур акча эшләрдәй белеме булмавы да, тәмле итеп ашарга пешерә белмәве дә ул хәтле әһәмиятле түгел хәзер. Бүтән начар гадәте юк бит. Аня кебек үк булмаса да, тәмле итеп пешерергә үзе дә өйрәнде, ул пешергән пылауларны, кәтлитләрне хатыны да, улы да бик яратып сыпырта. Гаиләсен җитәрлек тәэмин итәрлек акча да эшли. Бары тик Әминәсе дә, бу хатыныннан туган улы да исән генә булсын, мохтаҗлык кичермәсеннәр. Алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Дөрес, вакыт-вакыт бусы да, юктан гына үпкәләп, әнисе янына киткәли. Тик озакка түгел.
Бер көн дустым керде. Бик дулкынланган.
– Теге чагында без сеңлесе дип уйлаганыбыз Аняның кызы булган бит.
– Кемнең?
– Аняның. Үз кызы! Мәктәптә укыганда көчләгән булганнар аны. Шул сәбәпле дөньяга килгән бала икән ул. Тугач, әти-әнисе үз исеменә яздырып, үз кызлары итеп үстергәннәр. Менә ни өчен алардан аерыла алмаган ул!
– Каян белдең? – дим.
Дустым табибә минем.
– Яңарак кына бер авыруның өенә барырга туры килде. Карасам, Аняның рамга куелган зур фоторәсеме тора. Белмәгәнгә сабышып:
– Бу чибәр кыз кем? – дип сорадым.
– Улымның яшьтән үк яраткан кызы, – диде ул. – Бик авыр язмышлы бала булды. Уналтысы тулмас борын көчләделәр аны. Ничек итеп җүләрләнми калгандыр. Шуны онытыр өчен фатирларын алыштырып, бүтән җиргә күченеп тә карадылар. Онытырсың, бар!
–Улыгыз да бик кайгыргандыр.
– Булды инде. Аннан соң да артыннан күпме йөрде. Ә ул бер җилбәзәк егеткә гашыйк булды да шуннан башка күзенә беркем дә күренмәде. Ә тегесе барыбер кадерен белмәде. Улымны күпме кызлар белән таныштырып карадык, берсен дә ошатмады.
– Ә хәзер улыгыз ничек?
– Аллага шөкер. Хәзер инде җаны теләгәне белән бергә. Оныгыбызга биш яшь, дип сөйләделәр миңа, – ди дустым. – Тизрәк китү ягын карадым. Ул чагында белгән булсам, сәбәбен улыма әйтмичә, ничек тә гаиләсен саклап калырга тырышкан булыр идем. Хәер, кайсы килен каенана белән мондый хәл турында сөйләшсен? Аня-Әнисә акыллы кыз иде, бу хәл кайчан да бер беленсә, улым күңел җәрәхәтенә кагылмыйча калыр идеме микән? Үзенә әйтмичә балага узганы өчен дә озак кына теңкәсенә тиде әле. Башта ук яшермәгән булса, бәлки кем белә?..
Сәмига СӘҮБАНОВА.

Комментарии