Гомергә үкенечле мәхәббәт

Яшьли сөйгән яр да ятка калды анда Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.

…Йөрәге өзгәләнеп, эче пошып йөргән бер көнне Гөлгенәгә хат килеп төште. Ерактан – Урал якларыннан. Конвертта язылган исем-фамилиясе дә таныш…

…Күз яшьләренә буылып, тәрәзәдәге чуклы пәрдәләрне этәрде, тышка күз салды. Урамда ни көз, ни кыш дигәндәй – аңламассың. Анда-санда кар бөртекләре оча. Аларны куа-куа яфраклар тәгәри. Әллә кайдан гына килеп чыккан җиле дә, усалланып, яшь каеннарны бөгеп-бөгеп ала, җирдәге яфракларны, кар бөртекләрен, туфрак-балчыкны бергә тәгәрәтеп, каядыр алып китә. Гөлгенәнең күңеле дә әнә шул дулаган җил кебек үткән юллар сукмагыннан кирегә тәгәри…

Шәһәргә килеп, укырга кергән еллар. “Журналистика” өлкәсенең кереш өлешен кимереп йөргән чаклар. Әмма Гөлгенәнең күңеле бик үк тыныч түгел. Уку авыр бирелер, ахры. Никтер, күңел төшенкелеге дә җанны ашый…

Күрше өйдә күптән түгел генә танышып өлгергән дус кызы Зилә яши. Гөлгенә кичке якта шуның янына кереп чыгарга итте. Тик капкаларыннан атлауга туктап калды. Ишегалдында кемдер баянда өздереп-өздереп көйләрен уйный, шул тирәдә генә мәш килеп йөргән Зилә баянга кушылып җырларга маташа. Керүчене күрүгә, икесе дә туктап калды. Зилә Гөлгенәне кочаклап, баянчы егет янына алып килде:

– Менә таныш бул, туганыбыз Инсаф. Авиация институты студенты. Ә бу минем дус кызым Гөлгенә.

Гөлгенәгә ике шомырт кара күз томырылып карады. Маңгаена төшкән кара чәчләрен сыпырып, озын буйлы чибәр егет кыюсыз гына аңа таба атлады.

Менә шулай башланды инде аларның дуслыгы. Гөлгенәнең йөрәге урыныннан купты. Дөньялары да яктырып киткәндәй булды. Болай булгач, укулар да әллә ни авыр тоелмас әле.

Саф, керсез иде аларның дуслыгы. Гөлгенә җырларга, биергә ярата. Инсаф өздереп баян тарта. Яшел сукмаклардан кулга-кул тотынышып йөрүләр, “гомергә бергә булырга” дип бирелгән вәгъдәләр.

Китап-дәфтәрләр белән булышып йөри торгач, уку еллары ахырына якынлашты. Инсаф укуын алданрак төгәлләп, Гөлгенәсенә тиздән, бик тиздән күрешүләр вәгъдә итеп, еракка практикага китеп барды. Аерылу сагышына баткан Гөлгенәнең диплом яклыйсы бар иде әле.

Тиздән Инсафыннан хат та килеп төште: “Берәр җай табып, бирегә килеп китсәң икән, ошата калсаң, монда бөтенләйгә урнашып калырга җай чыгып тора. Уйла, сузма, көтәм!” – дигән.

Барын да аңлатырга тырышып, җавап хаты язды Гөлгенә. “Берәр елга булса да ашыкмыйк. Миңа эшкә китәргә үзебезнең районга юллама бирәләр. Качып китү булмасын иде инде”, – диде. Авылда ялгызы яшәп яткан әнисе турында да искәртте.

Хаты китүгә, җавап көтә башлады, ә ул килмәде. Тагын, аннан тагын язып карады. Минутлар – сәгать, алар исә тәүлек җыйды. Почта тартмасын ачкан саен, йөрәге урыныннан чыгардай булып типте. Никадәр генә ачыргаланса да, өзелеп көткән җавап хаты күренмәде. Күңеленә хыялый уйлар да килеп киткәләде. “Барына да кул селтәп, янына китәргә. Күз алдына шатлыклы очрашу мизгелләре дә килде. Тик аек акылы нык итеп итәгеннән тартты. Акылыңа кил, укуың, эшең, планнарың нишли? Яратуы чын булса, аңлар. Ашыгу ярамас…”

Укуларын тәмамлап, эшкә билгеләнгән юлламасын алып, үз районнарына юл тотты Гөлгенә. Үзе кәефсез, күңелдә буран. Инсафны өзелеп яратуын, аны беркайчан да оныта алмаячагына тәмам төшенеп җитте кыз. Шулай да тавык чүпләп бетерә алмаслык яңа хезмәте сагышларын бераз баса төште. Вакыт табып, дусты Зиләгә дә хат язды. Җавап тиз килде, тик хатның эчтәлеге генә шатландырырлык түгел иде.

“Инсаф шул якларда бөтенләй калырга чамалый, ахры. Хаты ахырында “Яңа танышым Альбинадан сәлам”, – дип тә куйган.

… Күңел учагы дөрләп-дөрләп янды да сүнде. Күз яшьләрен бетмәс-төкәнмәс эшләр киптерде. “Инсаф” сүзен гел кабатларга яраткан иреннәр үҗәтләнеп ябылды. Бар да бетте шикелле. Юк-юк, бетмәгән икән әле. Мөхәррир ярдәмчесе, буйдак Илһам Гөлгенәнең бер алдына, биш артына төште. Күктән йолдызлар чүпләп бирмәкче булды. Кызның алдына тезләнеп, гомерлек яр булуын сорады. Үзләре авылыннан зоотехник егет Фәһим дә ниләр генә вәгъдә итеп бетермәде. Гөлгенәнең әнисенә ярдәм итешергә дә, әнисенең йорт-җирен карашырга да сүз бирде. “Яратам, синнән башка яши алмыйм, әйдә, бергә булыйк”, – дип ялынды.

“Әйбәт егет ич”, – дип әнисе дә үгетләп карады үзен. Шушы тирәдә төпләнеп калсаң, начар булмас иде, балам”, – диде. Тик һаман да Инсафның чем кара күзләре күз алдыннан китмәде, елмаеп торган ягымлы йөзе төшләренә кереп йөдәтте. Шулай итеп, сагышларга төренеп, ничә еллар узды, күпме сулар акты…

Көннәрдән беркөнне шәһәрдән эш белән килгән Гадел дигән егет белән танышып китеп, язмышын бәйләде. Тиздән бер-бер артлы күз нурлары Илүзә белән Гөлүзә дөньяга килде. Начар яшәмәсләр дә, тормышлары гел җиңел генә узмады. Сикәлтәләр җитәрлек булды. Күп вакыт Гөлгенәне авыр сагыш баса, ә Гаделе еш кына: “Яратмыйсың син мине, Гөлгенә, әллә ничек кенә үзгәрәсең дә куясың”, – дия. Ә тегесе елмая гына. Нәрсә әйтә ала соң ул бу сүзләргә?

Менә хәзер бар да артта калган. Тормыш йомгагы инде сүтелеп беткән. Кызлары үсеп җитеп, үз ояларын корган. Күптән түгел тормыш юлдашы Гадел дә кинәт кенә авырып китеп, мәңгегә җир куенына күчкән.

Гөлгенә сискәнеп китеп, өстәл өстендәге хатны кулына алды. “Зилә аша хәлеңне белдем, – диелгән иде анда, – кайгыңны уртаклашам. Минем тормыш та барып чыкмады. Альбина белән араны өзәргә исәп. Гомерем буе күләгәм булып янымда йөрдең, Гөлгенә. Оныта алмадым мин сине. Рөхсәт итсәң, барын да калдырып, яныңа кайтыр идем. Синнән уңай җавап көтеп, Инсаф”.

Җыерчыклы иреннәр нык итеп кысылып алды. Сулкылдап типкән йөрәк авазы бер өзлексез кабатлады: “Соң инде, бик соңга калдың, дускай. Без җитәкләшеп йөргән сукмаклар күптән инде боз астында калды. Гомергә үкенечле булган мәхәббәтебез дә боз кисәгенә әйләнде”.

Гөлгенә тиз генә әнә шул уйларын кәгазьгә төшереп җавап хаты язу өчен, кәгазь-каләменә үрелде.

Ф.К.

.

Кайтаваз

18 яшемә бүләк

Эльвира Фатыйхованың “Салым дәресе” (20 май, 2009) дигән язмасын укыгач, яшь чактагы хәлләр искә төште.

Сугыш елларында 18 яше тулган кызлардан баласы булмаган өчен салым түләтәләр иде. Ир-егетләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмый торган чак. 15-16 яшьлекләрне Кемерево шахталарына мәҗбүри җибәрәләр, ә 17-18гә җиткән егетләр фронтка китте. Кемнең “акыллы” башы уйлап тапкандыр ул салымны. 18 яшем тулган көнне үк үземә дә мондый язуны китерделәр. Бүләк алуым шул булды. Икмәк үстереп ипи ашаган юк, колхоз бер тиен акча түләми. Кыш җиткәч, катык сатып түләдем. Безнең яшьлек шулай үтте. Соңрак исләренә төште, бугай. 18дән түгел, ә 20 яше тулган кызлардан түләтә башладылар. Ул вакытта миңа да 20 яшь тулган иде.

Дөньясына утлар капты,

Безгә тиде ялкыны, – дип җырлый идек.

Зәйтүнә ӘБРАРОВА.

Ютазы районы, Урыссу бистәсе.

Әйт син җылы сүз

Олыгайгач, хисләр нечкәрә,

Һәрбер сүздән күңел йомшара.

Уйлап әйт син миңа сүзләреңне

Сабыр бул син, тап бер чара.

Болай да бит минем күңел китек.

Яшим бит мин бары “сез” диеп.

Сабыр итәм сез булганга гына

Түз йөрәгем, бераз түз диеп.

Сабырлыгым җаныма көч бирә.

Хыялланып яшим мин бары.

Хыялымны җимермә син минем,

Әйт син миңа җылы сүз бары.

ШӘМСЕНУР САБИТОВА.

Яшел Үзән районы, Норлат авылы.

Бер мәхәббәт тарихы

Чын мәхәббәт суынмый, дип халык юкка гына әйтми. Танышларымның бер-берсенә булган хисе дә еллар үтү, зур сынаулар кичүгә карамастан, һич тә кимеми.

…Авылда Заһит атлы чибәр генә егет үсеп килә. Ул яшьтән үк әтисез, әнисе тәрбиясендә генә аякка баса. Бәлки шуңадыр, бик йомшак күңелле була. Әнисенең уң кулы, ярдәмчесе ул. Үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Билгеле, мондый егеткә кызлар да битараф түгел, тирәсендә бөтерелүчеләр шактый була. Заһит кына берсенә дә күз атмый, әйтерсең үз язмышын көтә.

Көннәрдән беркөнне авылыбызга Казаннан Дилбәр атлы кыз кайта һәм шул ук кичне бу ике яшь йөрәк очраша (әле Дилбәрнең мәктәптә укый торган чагы була) һәм араларында мәхәббәт уты кабына. Егет эшкә урнаша, ә кыз каникул саен кайта. Дилбәр дә укуын тәмамлап, директор сәркатибе булып эшкә урнаша. Чибәр кыз үз эшен яхшы башкарырга тырыша һәм шуның белән хуҗасы игътибарын җәлеп итә. Хуҗа кеше дә кызга игътибар итә башлый. Һәм җитәкче буларак кына түгел. Дилбәр дә үзе дә сизмәстән аңа тартыла. Ни дисәң дә, директорны авыл егете белән чагыштырып булмый инде. Дилбәр үзенең кармакка капканын сизми дә кала һәм балага уза. Бу хәл турында әйткәч, билгеле, хуҗаның җене котыра. Чөнки ул үз хатыны һәм баласы белән гомер итәргә җыена. Шул сәбәпле Дилбәргә эш урыныннан китәргә, аны тынычлыкта калдырырга боера. Ә кыз нишләсен? Буйсынырга туры килә.

Кайтып, әти-әнисенә бу хәлне аңлаткач, алар баланы табарга тәкъдим итә. Булышачакларын да әйтәләр.

Дилбәр, билгеле, Заһит белән аралашмый башлый. Ә егет сөйгәненнән хәбәр булмауга бик борчыла. Менә аның чираттагы ял вакыты җитә һәм ул, күп уйлап тормыйча, Казанга китә. Ни күрсен, Дилбәрнең кечкенә улы бар.

Дилбәр елап, Заһит кочагына ташлана, гафу үтенә. Ә Заһит – зур йөрәкле авыл егете – сөйгәнен кичерә. Бала бераз үскәч, өйләнешергә сүз куешып, аерылышалар.

Заһит кайтып, үз эшенә тотына. Дилбәр белән булган хәлләрне берәүгә дә сөйләми. Хәтта әнисенә дә. Сораучыларга: “Дилбәр югары уку йортына кергән, укуы тәмамлангач өйләнешәчәкбез”, – дип җавап бирә.

Арада җылы хатлар йөри башлый, хисләр яңара. Һәр икесе дә көннәрне санап үткәрә. Малайга 3 яшь тулу белән, килешү буенча баланы вакытлыча әбисендә калдырып, өйләнешеп авылга кайталар. Кеше сүзе арага кермәсен дип, алар Бөгелмәгә күченеп китә. Һәм баланы да үз яннарына алып килеп, матур гына яшәп китәләр.

Нәфис исемле бу малай хәзер әтисеннән бер генә адым да калмый. Буш вакытында гел аның белән. Ә күрше-тирә: “Булыр да икән соң шундый матур гаилә”, – дип сөенә.

К.СӨЛӘЙМАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Сине эзлим

1956 елны Ивановада юл эшендә эшләгәндә Казан якларыннан бер иптәш кызым бар иде. Ул – Роза Нуретдинова. Аның туган авылы исеме, үзгәрмәгән булса, Каратай иде. Ә районын белмим. Шуны миңа табарга булышыгыз әле, үтенеп сорыйм. Аның тормышы ничегрәк икән? Бик тә беләсем, күрәсем килә үзен.

Раушания ГАЗИМОВА.

Мари Иле республикасы, Бәрәңге Бистәсе.

Күз нурым

Күз нурым син!

Озак күрми торсам,

Күзләремнән сагыш түгелә.

Бер-береңнең кадерен белер өчен

Ходай шулай

Сагыну хисен сала күңелгә.

Роза САФИНА.

Нурлат шәһәре.

Комментарии